Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость
Открытый канал ID 68528705964564

Журнал Сююмбикэ | Сөембикә журналы

Россия
Открыть в MAX

Публикации за период

По реакциям

Поиск и вся лента — после бесплатной регистрации. Свои даты — по подписке; владелец канала видит их бесплатно. Сортировка по реакциям — по подписке. Зарегистрироваться

Загрузка…

Хәтерне яхшырту өчен йокы туйганчы йокларга, спорт белән шөгыльләнергә, кроссвордлар чишәргә кирәк дип беләбез. Ә иң мөһиме – дөрес тукланырга кирәк ди белгечләр. Безнең карточкаларда тәкъдим ителгән ризыклар сезгә хәтерне яхшыртырга булышыр.
Просмотры: 128
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
ВЛКСМ сафларында тәрбияләнгән миллионнарның бәйрәме бүген!

Коммунистик яшьләр союзының романтика, хыял, фидакарьлек, батырлык белән язылган биографиясен бүген дә горурлану катыш соклану белән искә төшерәбез. Данлы комсомол традицияләрен бүген дә сакларга тырышабыз. Патриотизм, батырлык, дуслык, энтузиазм, чын оештыру мәктәбе булган данлы оешмабыз әллә никадәр эшләргә илһамландырган, бөек башлангычларга юл ачкан!

Комсомоллар – Бөек Ватан сугышы геройлары, комсомоллар – чирәм җирләрне үзләштерүчеләр, комсомоллар – космонавтлар... Бөтенсоюз комсомол төзелешләре БАМ, КАМАЗлар, Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивальләре... Һәм, әлбәттә, җырларыбыз! «Комсомольцы-добровольцы», «Главное, ребята, сердцем не стареть!..», «Любовь, комсомол и весна», «Мой адрес – Советский Союз»лар...

Без бүген шулар турында сөйләштек.
Просмотры: 93
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Һава торышына сизгер кешеләр, әзер булыгыз: 🤕 ял көннәрендә Казанны магнит дулкыннары басып алыр.

Шимбә көнне бишенче дәрәҗәдәге уртача магнит дулкыны көн буе дәвам итәр, ә якшәмбе көнендә кичке сәгать алтыларга кадәр сакланыр, аннары басылыр.

Метеосизгер төркеменнән булсагыз – реакция калдырыгыз.
Просмотры: 99
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
СССРның беренче гүзәле таҗын кигәндә Ильмира Шәмсетдиновага әле 15 кенә яшь була. Һәм ул шулай СССРның соңгы матурлык алиһәсе буларак таныла! Әлеге конкурс 1991 елның сентябрендә уза, ә инде декабрь ахырына Советлар Союзы рәсми рәвештә таркала.
Бераздан Ильмира «Мисс Россия» конкурсының беренче алып баручысы буларак таныла, төрле илләргә матурлык конкурсларында катнаша. 1993 елда Япониядә «Вице-мисс International», 1995 елда Төркиядә «Вице-мисс Европа», ә бер елдан соң – АКШта «Вице-мисс Вселенная» исемнәрен яулый.
 
#татарны_дөньяга_танытканнар
Просмотры: 118
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности

Репост из «Интертат: иң популяр татарча медиа»

Россиядә кайбер категория гражданнар өчен автомобиль сатып алуга дәүләт ярдәме каралган. Кемнәр бу мөмкинлектән файдалана ала һәм ташлама күләме күпме: https://tatar-inform.tatar/news/2026-elda-taslamaly-avtokredit-buenca-avtomobil-alucylar-isemlege-bilgele-5931277

Интертат МАХта
Просмотры: 110
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Уфада Вәсилә Фәттахова исемендәге урам барлыкка киләчәк.

Вәсилә Фәттахова Башкортостанның һәм Татарстанның атказанган артисты исемнәренә лаек булды. Нәкъ менә «Туган як» җыры аңа киң танылу китерде. Артист 2016 елның 26 гыйнварында вафат булды — аның гомере бала тапканнан соң башланган өзлегүләр аркасында өзелде.
Просмотры: 128
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Гөлинә Шәйхи

* * *
Мин бу җиргә сине эзләп килдем,
Ышанам мин синең барлыкка.
Табармын күк меңнәр арасыннан!
Югалырга гына ашыкма.

Йөрәк белән йөрәк арасына
Күпер салсам – кулың бирерсең.
Назларыңа мохтаҗ чакларымда
Зинһар өчен, сулыш өрерсең.

Мәхәббәтне кемдер юктыр дисә,
Ышанма син аңа. Алдалый.
Минем кебек эзләп табалмаган,
Сөеп карамаган аңламый.

Һава кебек шундый кирәк чагың...
Кайдан сине эзләп табасы?
Балкып алчы якты бер нур булып,
Кая таба сукмак ярасы?!

#Хәерлеиртә
Просмотры: 137
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
ВКонтакте Телеграм Одноклассники
Избранное в datool.ru

Следите за каналом в личном кабинете

Зарегистрируйтесь в datool.ru, чтобы добавить канал «Журнал Сююмбикэ | Сөембикә журналы» в избранное и отслеживать его показатели.

Зарегистрироваться
Для владельцев каналов

Подтвердите свой канал

Войдите или зарегистрируйтесь в datool.ru, затем добавьте нашего бота в канал по инструкции в личном кабинете. После проверки владения замок исчезнет и вам станет доступно управление каналом.

Войти или зарегистрироваться

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти