Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость
Открытый канал ID 79681807629754

Кич утырыйк бергәләп.

Рецептлар, файдалы кинәшләр, матур булу серләре. Шулай ук ял вакытын файдалы үтсенгә хикәяләр, кул эшләре.

Россия
Открыть в MAX

Публикации за период

По реакциям

Поиск и вся лента — после бесплатной регистрации. Свои даты — по подписке; владелец канала видит их бесплатно. Сортировка по реакциям — по подписке. Зарегистрироваться

Загрузка…

Нурзидә әнисе каршысына утырды, кулына тоткан тастымалын тарткалады, үзе:
— Аллага шөкер әни, әйтәм бит, яллар алганымны белгәч мәш киләләр, монда аш бүлмәсеннән чыгарга да юк алар заказлары белән.
Бибинур апа кызының тастымалны әйләндергәләп утырганын күреп:
— Сине нәрсәдер борчый ахыры кызым, нәрсә булды?
— Белмим әни ничек әйтергә дә. Мин....мин бүген бик начар йокладым. Төшемдә әллә нәрсәләр күреп бетердем. Мин ничектер куркудан уянып киттем имеш, үзем тирләп чыкканмын, ә авызымда тешем төшкән. Җитмәсә ул вак кыйпылчыкларга әйләнгән. Мин башта аңламыйча аны йотып карадым, аннары төкереп чыгарырга теләдем. Тик ничек кенә булмасын , мин авызымдагы кыйпылчыкларны төкереп бетерә алмадым. Куркуымнан мин чыннан да тирләп пешеп уянып киттем. Әни нәрсә бу? Бигрәк тә куркыныч төш булды бу.
— Хәерлегә булсын дип әйт кызым, хәерлегә булсын дип әйт.
— Әйтүе генә җиңел әни, ә минем йөрәгем үз урынында түгел. Нәрсәдер була кебек.
— Кирәкмәгән нәрсә уйлап утырма әле. Бар нәрсәне дә яхшыга юра кызым. Алланың рәхмәте ишетер, борчылма. Ә Нәби кая соң?
— Теше сызлаган иде, Казанга китте, энесенең дусты теш табибы икән, шунда алып барам дигән. Кичкә кайтып җитәр инде.
— Менә бит, төне буе икәү теш сызлаган аркасында йоклый алмаган, вәт бүген син шуңа шундый төш күргән дә инде. Ярый кызым, китим әле, ә син борчылма.
— Әни бераз утыр инде.
— Юк кызым, бүген җомга, намазларым бар. Әйе, бүген җомга, теләкләреңне телә балам, ихластан телә, барысы да яхшы булыр.
Дәвамы бар.
Просмотры: 19
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
чыкты да инде укытучы апага. Шулай әкрен генә бергә укый башладык без аның белән. Контроль эшме, диктант дисеңме, мин дәфтәремне яшерә идем, ә ул гел карап күчерергә ниятли . Минем ачуым килә иде, хәттә кыйнар дәрәҗәгә җитә идем. Ә беркөнне ул мине коткарды. Дәрес бара, мин контроль эшкә яхшы әзерләндем, шпаргалка язып кесәмә тыктым. Нәкъ менә укытучы яныбыздан үткән вакытта шпаргалкам идәнгә төшкән бит. Укытучы күреп ачулана башлады, кайсыгызныкы дип. Ә кемнең әйтәсе килсен ди. Менә шунда Нәби урыныннан торып "- шпаргалка минеке апа, гафу итегез мин бүтән язмам "- дип укытучының күзенә туп туры карады. Әлбәттә инде минем исем китте, хәзер укытучы аны сүгә дип көттем. Тик укытучы апа киресенчә аны мактады" Үз гаебен таныган кеше - чиста күңелле, акыллы кеше булып үсә" - диде. Менә шул көннән без дуслаштык. Нәби гел артымнан йөрде, минем дә аңа булган хисләрем артканнан арта барды, әлбәттә инде башта балаларча дуслар гына идек. Мәктәпне тәмамлап Нәби армия сафларында хезмәт итте, ә мин көттем, сагынып көттем. Аңлавыгызча без авылдан ерак китмәдек, өйләнешеп колхозда эшләргә калдык. Аннары, аннары сез дөньяга аваз салдыгыз. Калганын үзегез беләсез.
— Әни сез шундый матурлар инде, ә без нинди булырбыз икән?
Нурия бер сеңлесенә, бер әнисенә карап:
— Минем дә сезнең кебек буласым килә.
Шунда Нурания пырхылдап көлеп җибәрде дә:
— Әнә Шамил чаба бит артыңнан, мәктәптән кайтканда да эт кебек ияреп йөри үзеңә, нәкъ менә әти белән әни кебек.
Нурия сеңлесенә усал итеп карады да:
— Эт дисең бит, мин эткә кияүгә чыгарга тиешме?— дип, сеңлесенең беләгеннән чеметеп алды.
— Әнииии, әйт инде апама, нигә миңа тия ул? Мин бит дөресен генә әйттем.
Нурзидә көлде генә, ә нәрсә әйтсен ул. Кызлар бер берсен төрткәләп аргач Нурзидә апа:
— Бетләрегезне койдыгызмы? Хәзер ун минут китап укырга һәм йокларга.
— Әни нигә гел китап укыйбыз соооң ? Укымыйча гына йокларга ярамыймы?— диде авызын суза төшеп Нурания.
— Беренчедән сүз байлыгыгыз ныгый, икенчедән, күп укыган саен сүзләр күз алдында тора, истә кала, ә диктант яза башлагач сез ул сүзне истә калдырасыз бит, укыган буласыз , менә шул сүзләр исегезгә төшә, язырга да җиңел була. Аннары, аннары йоклап китү өчен дә файдалы диләр, син моны белергә тиеш булачак табиб.
Нурзидә апа кызларның башларыннан сыйпап:
— Тыныч төннәр сезгә җимешләрем.
— Әнииии, без бит инде зурлар, нигә алай әйтәсең?
Нурания кабат үпкәләгән кыяфәтен чыгарып:
— Кызларым дип әйт.
— Шулаймы? Әтиегез җимешем дип әйткәч аңа каршы килмисез, ә миңа ярамыймы?
— Әти ....әти бит тәмле итеп әйтә.
Нураниянең йөзе балкый башлады, ул янә:
— Ул бит әти, аңа ярый.
— Менә әтиегез иртәгәдән сезне карар, коймагын да пешерер, пирогын да. Нинди, әти тәмле әйтә дип тора бит әле, ә тәмлеләр кирәк булгач әни кирәк, мин дә сезгә үпкәләдем, барыгыз йоклагыз.
Ике кыз әниләре янына килеп кочаклап алып, аның битеннән үбеп алдылар да тыныч йокы теләп караватларына яттылар.
— Сезгә дә тыныч йокы минем җимешләрем.
Бу юлы инде сүзләргә бәйләнүче булмады.
Көнгә караганда төн тизрәк үтә шул, күзеңне генә йомасың, инде уянырга вакыт та җиткән. Нурзидә кызларын сыйлап мәктәпкә озатты, алар кайткан төшкә тәмлеләр пешереп куярга сүз бирде, чөнки бүгенге көннән ул яллар алган иде. Әлбәттә инде кызлар бик шатланды, үзләре теләгән ризыкларга заказ да бирергә өлгерделәр. Кызлар китеп Нурзидә өстәл өстен җыярга да өлгермәде, тамакларын корып әнисе Бибинур әби килеп керде.
— Әни синме? Берәр нәрсә булмагандыр бит? Болай иртә килми идең әни.
— Ишектән кереп җитмәгән, ә син сораулар яудырың.
— Гафу ит әни, иртән килгәнгә бераз борчылуым иде.
— Зөмәрә апаң авырсынып тора бит, аның хәлен белдем, аннары синең өйдә икәнеңне беләм бит, сезнең урамнан үтеп, сезгә кермичә китмәдем.
— Керүең яхшы булган әни, Зөмәрә апаның хәле ничек?
— Ничек әйтим, көрәшә инде, озак тормас.
— Әни чәем кайнар, әйдә утыр, әнә иртән тәмлеләр дә пешерттеләр.
— Рәхмәт кызым, эчеп тормыйм, үзегез ничек, балалар укырга киттеме?
Просмотры: 16
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Гөлчирә Галимова. Буа.
Май. 2024.
Язмышлар языла күкләрдә.
Икенче бүлек.
Яшьлек еллары һәр кеше өчен дә үзенчәлекле һәм онытылмаслык хәтирәләр калдыра. Нурания яныннан өйгә кайтуга Нурия дә яшьлек елларына кире әйләнеп кайтты.
Нәни сеңлесе тууга ул аны тере курчак дип белде. Аннары курчак әкренләп кенә сөйләшә башлады, ә инде Нурания нәни пәпиләре белән йөреп киткәч, Нуриянең шатлыгы эченә сыймады. Ә сеңлесе берәр җирен авырттырып еласа, аның белән бергә елады. Үсә башлагач та ул аның фәрештәсе урынына иде, яклады, саклады, бик, бик яратты сеңлесен . Алар аерылмаслык, бер җан булып яшәде. Тик менә үсә төшкәндә булган бер хәл аның йөрәгенә һаман тыңгылык бирмәде.
Нуриягә 12 яшьләр тирәсе. Нурания әнисе белән кибеткә киттеләр, ә Нурия каз бәбкәләре саклап ишегалдында утырып калды. Бер заман капка ачылып китте дә, ишегалдына чегән хатыны кереп нәрсәдер сөйләнә башлады. Кечкенәдән әбисе "чегәннәр балаларны да урлый, алар белән сөйләшмәгез" дип торгач, Нурия башта куркып калды. Ә теге чегән һаман сөйләнә дә сөйләнә иде. Нурия бераз тыңлап торгач:
— Мин әнине чакырам хәзер - дип өйгә кереп китте. Өйдә сөйләшкән тавыш чыгарып, тиз генә кире чыгып:
— Әни идән юа, ул безгә бернәрсә дә кирәкми дип әйтте— дип ишек читенәрәк басты. Ә чегән хатыны Нуриягә карап торды да:
— Ә син алдый белмисең, тик белеп тор, синең язмышыңа сеңлеңнең бәхете язылган, сиңа аның өчен яшәргә өйрәнергә кирәк,- дип капканы шап итеп ябып чыгып китте. Әлбәттә инде кыз бу сүзләр нәрсәне аңлатканны аңлый алмады. Ул бу сүзләрне башында мең мәртәбә әйләндерде, ләкин барыбер җавабын таба алмады. Шулай көн артыннан көн үтте, бу сүзләр дә әкренләп арткы планга күчте.
Вакыт үтә барды, җәй бетеп, яңадан балаларны мәктәп үз эченә бетереп алып кереп китте. Нурия кечкенәдән үк табиб булырга хыялланса, Нурания исә укытучы булырга хыялланды. Кечкенәдән курчакларына дәрес укытты, хәтта укучылары арасында апасы да урын ала иде. Ә менә Нурия дәвалый башласа, киресенчә иң беренче эш итеп сеңлесен дәвалады.
Беркөнне сеңлесенә укол кадаган вакытта әтисе кайтып керде. Нәрсәдер сөйләнеп әнисенә зарлана башлады. Эшнең нәрсәдә икәнен белгәч Нурия аптырап тормады;
— Әтием, дару булмаса тозлы су белән авызыңны чайкат- дип авызыннан ычкындырганын сизми дә калды.
— Ә син каян беләсең нишләргә икәнен? — Әти кеше кызына сынау белән карап:
— Әллә син табипмы?
— Ишеткәнем бар, синең генә теш сызламый бит.
— Рәхмәт кызым, син генә мине дәвалый аласың.- дип, әти кеше кызының битеннән үбеп аш бүлмәсенә ашыкты.
Тик тозлы су гына коткара алмады әтисен, ул төне буе йокламыйча өй буйлап йөреп чыкты. Кыз да брргаланды, коридор идәненең бер тактасы ачу чыгарып, әтисе атлаган саен шыгырдады. Икенче көнне Нурия мәктәптә дәрестә дә йоклап киткән иде хәттә. Өйгә кайтуга , ашап, чәй әчүгә йокларга ятты. Кич белән әнисе ашарга чакыргач, Нурия әтисе юк икәнен аңлап:
— Әни, ә әти кая?
— Ул шәһәрдә кич куна бүген, тешен дәваларга китте, бик сызлады бит, әтиең Әнвәр абыйларыңда кич куна.
Нурия әнисенә сынаулы карашын ташлап:
— Әнииии, ә әти белән сез ничек таныштыгыз? Сез ничек бергә яши башладыгыз?
Үзеннән кечерәк Нурания апасының соравына үзе җавап бирергә ашыгып:
— Җитәкләп алып кайткан да, всё син минеке дигән.
Нурзидә апа Нураниянең башыннан сыйпап көлеп җибәрде һәм :
— Бераз син хаклы бит кызым, ә син каян беләсең?
— Дәү әни әйтте, ә нигә, дөрес түгелме?
— Дөресен дөрес, ә нигә сорарга булдыгыз шуны аңламыйм.
— Әни сөйлә инде, чыннан да беләсе килә бит.
Нурия әнисенә шундый итеп карады, Нурзидә апа түзмәде, әкрен генә сүзен башлады.
— Мин сөйлим, ә сез ашагыз. Ничек әйтим сезгә? Әтиегез белән безнең мәхәббәт мәктәп бусагасыннан ук башланды дисәм дә була. Әтиең әти, әнисе белән безнең авылга каяндыр күчеп кайттылар. Мин бишенче класста укый идем. Парта артында мин үзем генә утырырга ярата идем, тик, тик балалар күп сәбәпле, бәлки шулай насыйп булгангамы, бәлки башка буш урын булмагангамы, әтиеңне нәкъ менә минем яныма утыртып та куйдылар. Әй ачуым
Просмотры: 19
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
оч ягыннан нәкъ менә син яраткан кебек, шомырт кара болыт килә. Ә без, без йөгереп диярлек печән ташыйбыз. Мин шунда синнән зуррак булсам да елый башладым, печәнне ташып бетерә алмабыз дип курыктым. Әни бит шул вакыт ук авырый иде, син генә сизми идең. Ләкин куркуым юкка булып чыкты, тирә күршеләр сәнәкләрен күтәреп килеп, бер тамчы арада печәнне ташып та бетерделәр.
— Әйе, синең артыннан чапкан Марат та килеп җиткән иде, тик, тик син аны гел кире кага идең, ник?
— Белмим, йөрәгемә әмер биреп булмый бит, аннары ул гел минем нервамда уйнады бит.
— Бәлки яратып йөргәндер дип уйламадыңмы?
— Син нәрсә инде? Мин ул хакта уйларга да теләмәдем.
— Шуңа күрә башка егет өчен янып көеп йөрдем дип әйтергә теләмисеңме?
— Кирәкми сеңлем, кирәкми.
— Бу юлы мин хата ясадым, гафу ит. Син Сәйдәшне үлеп яратканыңны да беләм, ләкин гомере генә кыска булды шул. Әгәр шул авыруы булмаса, бәлки сез дә бәхетле гомер кичергән булыр идегез.
— Мин башка кешене аның урынына, йөрәгем түренә кертә алмадым сеңлем, кертә алмадым.
— Апам, килер бер көн, мин ышанам, әйе, килер бер көн һәм син яңадан үз парыңны табарсың, син моңа лаек.
— Белмим сеңлем, белмим.
Нурия белән Нурания тәмле итеп чәй эчте. Сөйләшер сүз беткәч апасына китәргә вакыт җитте. Нурания апасын озатып, ишек яңагына сөялеп яңадан яңгыр яуганны күзәтә башлады. Аның күккә карап торганын гына көткән кебек, янә салават күпере чыкты.
Дәвамы бар.
Просмотры: 26
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Балачак дөньясы, балачак мизгелләре искиткеч хыяллары, матур теләкләре, онытылмаслык хәтирәләр калдырып, әкренләп алга таба барды. Чыннан да балачак, яшьлек елларыннан да матур истәлек бар микән? Ул яланаяк чабып үскән урам буйлары, кечеткән ачысы, билтәләнеп беткән чәчләр, кутырланган, чебиләнә башлаган куллар, скакалка сикерүләр, болар барысыда йөрәккә якын, онытылмаслык хатирә. Әниләрнең "Балам, ардың бит инде өйгә керегез, йоклагыз" - дип чәчләрдән иркәләүләре, аларның йомшак куллары һәм дә инде уен уйнап ашарга да онытып велосипедта йөрүләр, әлбәттә бар да истә.
Урамда ишеп яңгыр ява, Нурания тәрәзә кырыена сөялеп яңгыр тамчыларын күзәтә. Әнә нинди матур салават күпере чыкты бит, ничек сокланмыйча карап торып була соң бу табигый күренешкә. Шунда , кисәк чәйнек кайнаган тавышка айнып киткән кебек була Нурания. Әйе, чәй кайнады, димәк озакламый апасы да килеп җитәчәк. Яше шактый алга таба барсада , әле дә кияүгә чыкмады бит Нурия. Арттыннан йөрүчеләр дә күп булды, ләкин никтер берсенә дә күңеле ятмады аның. Авылда фельдшер булып эшләү дәверендә ул үзен кирәкле кеше итеп санады. Авыл халкы да бик яратты аны, яратмаслык түгел шул апасы, яратмаслык түгел, ул һәркемгә хөрмәт итеп карады, көнме, төнме кеше чакыруга тизрәк ярдәмгә ашыкты, кеше өчен борчылды.
Ниһаять көтеп алган кунак та килеп җитте.
-— Апам ялындырып кына йөрисең инде.
— Нинди ялындыру , анда ишеп яңгыр ява, әле бераз кибеткә кереп тордым.
— Әйе, мин дә сине көтеп тәрәзәдән карап тордым.
— Синең яраткан салават күпере дә сине күзәтте.- Нурия пырхылдап көлеп җибәрде дә— Син гомерең буе салават күпере артыннан күзәттең бит.
— Әйе, нигәдер мин яңгырлы көннәрне күбрәк яратам.
— Нигәдееер? Соң син яңгыр ява башлауга әнине аптырата идең" Әни яңгыр ява, мәктәпкә бармыйм, бөтен чәчем югешләнә, аннары малайлар пумала баш дип көләләр" дия идең.
— Ә үзең? Син үзең дә оста файдалана идең бит, "Нурания бармагач нигә мин барырга тиеш"'- дип миннән алда караватыңа менем ята идең.
— Ә бәрәңге алганда нәрсә? Дуслар туганнар җыелышып ярты көндә алып бетерә идек. Хәтерлисеңме? Син өченче класста укыганда, синең классташың маймылланып , синең кечкенә чиләгеңне башына кигән иде— Нурия тагын көлә башлады, ул шул хәтле матур һәм ымсындырып көлде, Нурания түзмәде, аңа кушылып көлеп:
— Җүләр бит, башын тыкты тик ала алмады, чиләк төбе тар иде, башы кысылып калды.
— Әниләр дә башта безгә кушылып көлде ул вакытта, аннары гына Шамилнең башын көч хәл белән чиләктән алдылар.
Нурания тагын пырхылдап көлеп җибәрде дә:
— Ә колагы, ккккколааагы ишәк колагы кебек бер атналап торды, шеше бетмәде.
Кызлар хәзер икәүләп рәхәтләнеп көлде.
Нурия сеңлесенә карап:
— Әйе яшьлек, эх бер генә көнгә кире яшь чакка кайтасы иде.
Нурания әкрен генә корсагын сыйпап алып:
— Минем яшьлегем озакламый аваз салачак.
Нурия корсаклы сеңлесенә карап:
— Әй онытып торам, яңгырдан качып кибеткә кергән идем, күзем тузды, күпме матур бала әйберләре, менә кара әле.— дип сумкасыннан бала киемнәре чыгарып, үзе үк яңадан сокланып:
— Бигрәк матурлар, шулай бит?
Нурания әллә нишләп китте, ул апасына нәрсә әйтергә белми карап торды да:
— Апам син нигә алдың бала әйберләрен, әле иртә бит. Аннары үзең беләсең бит инде, беренче корсагым әни каты авырып яткан вакытта төште, мин бик борчылдым ,бөтен йөрәгем аша уздырдым иде әни авыруын, шуңа бу баланы да югалтырга теләмәс идем, аннары бала әйберен вакытыннан алда алырга ярамый дигәнгә дә шуннан бирле ышанам. Ул вакытта да бит әни синең кебек кызыгып бала әйберләре ала башлаган иде.
— Гафу ит мине, мин ул хакта уйламадым.
— Ярар, әйдә чәй эчәбез.
Нурания чәшкәләргә чәй ясады, ике туган бер берсенең каршысына утырды.
— Нурания ә син гел әни сыман чәй ясыйсың. Нигәдер нәкъ менә синдә мин әни ясаган чәй эчәм сыман, ниндидер хуш исе тарала. Хәтерлисеңме, әни һәрвакыт безгә җимешле, төрле үләнле чәй ясап куя иде, хәттә кызуда су эчәсе килүне баса иде. Әни, әни, әни һәрвакыт истә тора. Бервакыт әни тракторист белән сөйләшеп печән алып кайтты, хәтерлисеңме? Түбән
Просмотры: 26
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Гөлчирә Галимова. Буа.
Март. 2024.
Язмышлар языла күкләрдә.
Беренче бүлек.
Кеше язмышы нәкъ менә табигый кичерешләре белән бәйле яисә табигатькә охшаш дияр идем мин. Табигый күренешләре үзгәреп торган кебек, кеше язмышлары да үзгәрә. Алай гына да түгел, әллә каян килеп чыккан яңгыр сыман, кеше күңеле дә бер мизгел эчендә үзгәрергә, күз яшьләре түгелергә мөмкин. Табигать үзенең күренешләре белән кеше белән ярыша сыман. Вакыты белән искән салкын җилләре, күз ачып булмаслык кар бураннары, ишеп яуган яңгырлар , челтерәп аккан чишмә сулары, болар һәрберсе нидер хәтерләтә. Мәсьәлән ишеп яңгыр ява, кеше шул вакыт үксеп еларга мөмкин, кар бураннар улаганда кешенең күңеле каядыр ашкына, челтерәп чишмә сулары акканда кешенең кәефе күтәрелә, аның җырлыйсы килә башлый. Һәр нәрсә үз урынында һәм кешенең язмышы белән бәйләнгән.
Менә бүген дә кояш нурлары тәрәзә аша кереп, тәмләп йоклап яткан Нураниянең күзеннән иркәли иде. Тик кыз гына кояшка бер күтәрелеп карады да, башын юрган астына тыкты. Тик тынычлык озакка бармады, идәндә иснәнеп йөргән песи баласы Нураниянең аркасына менеп утырды да, аяклары белән массаж ясаган кебек, кызның аркасына нәни аяклары белән төрткәләде. Нурания ачуы чыгып:
— Кит әле бар, кит дим мин сиңа.
Песи баласының гына китәсе килмәде. Кызының тавышын ишетеп, бүлмәгә кергән әнисе:
— Йокы чүлмәге, әллә кайчан уянырга вакыт, әнә апаң күптән аяк өстендә йөри.
— Әни минем йокым килә.
— Әле дә песи баласы бар сине уятырга, кызым тор, мәктәпкә барып практика үтәсең бар.
— Минем барасым килми.
— Апаң белән тиз генә барып эшегезне бетерергә кирәк. Әнә әтиең аннары шәһәргә зоопаркка алып барам диде.
— Әниии, минем барасым килмииииии.
— Кая? Зоопарккамы?
— Анда да, монда да, минем йокым килә.
— Кемнең йокысы килә әле монда? Ә кем иң беренче эшне бетерәбез дип кичә мактанды?
— Бүлмәгә сеңлесенә елмаеп карап, үзеннән өч кенә яшькә зуррак апасы Нурия килеп керде.
— Кызлар әйдә сүзләрегез бетмәс сезнең, минем бүген кире фермага барасым бар, яңа таналар кайта икән, ә сез чәй эчеп мәктәпкә барырсыз. — дип, Нурзидә апа кызларының битләреннән үбеп бүлмәдән чыгып китте.
Әниләре пешереп калдырган коймак белән каймак тиз бетте. Кызлар сөйләшә, сөйләшә мәктәп бакчасына китте. Балалар белән эшләп, сүз куертып, шул ук арада уйнарга да өлгерде алар. Бер сәгатькә генә киткән кызларның эшләре өч сәгатькә сузылды, чөнки чүп үләне дә тик тормаган, тезгә җитәрлек булып үскән. Менә Нурия дә соңгы түтәленә керде. Апасы янына булышырга килгән Нурания апасы каршысына басып тиз, тиз эшли башлаган иде, кисәктән генә кычкырып җибәрде :
— Аааааааа, аягыыыыым.
Нурия кулындагы матигын җиргә бәреп сеңлесенең аягын карады. Тик аягы гына кызыл канга буялган һәм нәрсә булганы күренми иде. Якындарак эшләгән укытучы килеп Нуранияне күтәреп мәктәпкә алып кереп китте. Узыштан эшли башлаган классташ малай, үзе белән шәһәрдән кайткан туганын алып килгән булышырга һәм тегесе рәтләп матик белән эшли белмәү сәбәпле, үлән арасыннан кызның аягы да күренмәгәнме, матигы белән Нураниянең аягына бәргән булып чыкты. Нурия исә сеңлесенең ачыргаланып кычкыруын тыңлап, аның аягын авырттыручы малайдан уч алырга ниятләде. Бер мизгел эчендә малайны түтәлгә сузып салып кыйный ук башлады. Аны көчкә теге малайдан аерып алдылар , бары шуннан соң гына Нурия ашыгып мәктәпкә керде. Апасын күрүгә Нурания:
— Апаам, апааам, әйдә өйгә кайтабыз.— диде ул яшь аралаш. Әйе, ул апасына һәрвакытта да апа гына түгел, апам диде, аны яратып, аны кечкенәдән хөрмәт итәргә өйрәнеп үсте ул. Чөнки ул аның кечкенәдән дусты да, ярдәмчесе дә, яклаучысы да, сердәше дә иде.
Төрле мәшәкатьләр, караңгы кичкә кадәр уйнаулар, шуларга кушылган бакча эшләре белән җәй тиз үтеп тә китте. Яңа баштан мәктәп балалар өчен үз ишекләрен ачты.
Просмотры: 33
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
ВКонтакте Телеграм Одноклассники
Избранное в datool.ru

Следите за каналом в личном кабинете

Зарегистрируйтесь в datool.ru, чтобы добавить канал «Кич утырыйк бергәләп.» в избранное и отслеживать его показатели.

Зарегистрироваться
Для владельцев каналов

Подтвердите свой канал

Войдите или зарегистрируйтесь в datool.ru, затем добавьте нашего бота в канал по инструкции в личном кабинете. После проверки владения замок исчезнет и вам станет доступно управление каналом.

Войти или зарегистрироваться

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти