Гөлчирә Галимова. Буа.
Март. 2024.
Язмышлар языла күкләрдә.
Беренче бүлек.
Кеше язмышы нәкъ менә табигый кичерешләре белән бәйле яисә табигатькә охшаш дияр идем мин. Табигый күренешләре үзгәреп торган кебек, кеше язмышлары да үзгәрә. Алай гына да түгел, әллә каян килеп чыккан яңгыр сыман, кеше күңеле дә бер мизгел эчендә үзгәрергә, күз яшьләре түгелергә мөмкин. Табигать үзенең күренешләре белән кеше белән ярыша сыман. Вакыты белән искән салкын җилләре, күз ачып булмаслык кар бураннары, ишеп яуган яңгырлар , челтерәп аккан чишмә сулары, болар һәрберсе нидер хәтерләтә. Мәсьәлән ишеп яңгыр ява, кеше шул вакыт үксеп еларга мөмкин, кар бураннар улаганда кешенең күңеле каядыр ашкына, челтерәп чишмә сулары акканда кешенең кәефе күтәрелә, аның җырлыйсы килә башлый. Һәр нәрсә үз урынында һәм кешенең язмышы белән бәйләнгән.
Менә бүген дә кояш нурлары тәрәзә аша кереп, тәмләп йоклап яткан Нураниянең күзеннән иркәли иде. Тик кыз гына кояшка бер күтәрелеп карады да, башын юрган астына тыкты. Тик тынычлык озакка бармады, идәндә иснәнеп йөргән песи баласы Нураниянең аркасына менеп утырды да, аяклары белән массаж ясаган кебек, кызның аркасына нәни аяклары белән төрткәләде. Нурания ачуы чыгып:
— Кит әле бар, кит дим мин сиңа.
Песи баласының гына китәсе килмәде. Кызының тавышын ишетеп, бүлмәгә кергән әнисе:
— Йокы чүлмәге, әллә кайчан уянырга вакыт, әнә апаң күптән аяк өстендә йөри.
— Әни минем йокым килә.
— Әле дә песи баласы бар сине уятырга, кызым тор, мәктәпкә барып практика үтәсең бар.
— Минем барасым килми.
— Апаң белән тиз генә барып эшегезне бетерергә кирәк. Әнә әтиең аннары шәһәргә зоопаркка алып барам диде.
— Әниии, минем барасым килмииииии.
— Кая? Зоопарккамы?
— Анда да, монда да, минем йокым килә.
— Кемнең йокысы килә әле монда? Ә кем иң беренче эшне бетерәбез дип кичә мактанды?
— Бүлмәгә сеңлесенә елмаеп карап, үзеннән өч кенә яшькә зуррак апасы Нурия килеп керде.
— Кызлар әйдә сүзләрегез бетмәс сезнең, минем бүген кире фермага барасым бар, яңа таналар кайта икән, ә сез чәй эчеп мәктәпкә барырсыз. — дип, Нурзидә апа кызларының битләреннән үбеп бүлмәдән чыгып китте.
Әниләре пешереп калдырган коймак белән каймак тиз бетте. Кызлар сөйләшә, сөйләшә мәктәп бакчасына китте. Балалар белән эшләп, сүз куертып, шул ук арада уйнарга да өлгерде алар. Бер сәгатькә генә киткән кызларның эшләре өч сәгатькә сузылды, чөнки чүп үләне дә тик тормаган, тезгә җитәрлек булып үскән. Менә Нурия дә соңгы түтәленә керде. Апасы янына булышырга килгән Нурания апасы каршысына басып тиз, тиз эшли башлаган иде, кисәктән генә кычкырып җибәрде :
— Аааааааа, аягыыыыым.
Нурия кулындагы матигын җиргә бәреп сеңлесенең аягын карады. Тик аягы гына кызыл канга буялган һәм нәрсә булганы күренми иде. Якындарак эшләгән укытучы килеп Нуранияне күтәреп мәктәпкә алып кереп китте. Узыштан эшли башлаган классташ малай, үзе белән шәһәрдән кайткан туганын алып килгән булышырга һәм тегесе рәтләп матик белән эшли белмәү сәбәпле, үлән арасыннан кызның аягы да күренмәгәнме, матигы белән Нураниянең аягына бәргән булып чыкты. Нурия исә сеңлесенең ачыргаланып кычкыруын тыңлап, аның аягын авырттыручы малайдан уч алырга ниятләде. Бер мизгел эчендә малайны түтәлгә сузып салып кыйный ук башлады. Аны көчкә теге малайдан аерып алдылар , бары шуннан соң гына Нурия ашыгып мәктәпкә керде. Апасын күрүгә Нурания:
— Апаам, апааам, әйдә өйгә кайтабыз.— диде ул яшь аралаш. Әйе, ул апасына һәрвакытта да апа гына түгел, апам диде, аны яратып, аны кечкенәдән хөрмәт итәргә өйрәнеп үсте ул. Чөнки ул аның кечкенәдән дусты да, ярдәмчесе дә, яклаучысы да, сердәше дә иде.
Төрле мәшәкатьләр, караңгы кичкә кадәр уйнаулар, шуларга кушылган бакча эшләре белән җәй тиз үтеп тә китте. Яңа баштан мәктәп балалар өчен үз ишекләрен ачты.