Халисә МӨДӘРИСОВА.
Яр.
Повесть (1)
Халиковларның гаилә тормышы кыл өстендә иде. Тыштан ал да гөл, җылы һәм тыныч булып күренгән мөнәсәбәтләр астында күптән инде киеренкелек хөкем сөрә. Моны гомер буе вакыт җитмәү белән җәфаланган Радмир да, киресенчә, вакытын кая куярга белми интеккән Зөбәрҗәт тә аңлыйлар иде. Аларның тормышы рельслардагы поезд яки колеяга эләккән тормозсыз машина шикелле тәгәри дә тәгәри, тәгәри дә тәгәри.
– Алло, тыңлыйм, – дип йокы аралаш Радмир иртән иртүк шалтыраган телефон трубкасына дәште.
– Радмир Әмирович, хәерле иртә, Леон бу. Сөйләшүләр уңышлы үтте. Тагын өч көннән йөкне төйи башлыйбыз, килешүләр безнең файдага.
– Күпмегә?
– Сез әйткән бәянең күрсәткече безнең файдага ике шкала тарта.
– Молодец, Леон! Котлыйм, булдыргансың, егетләрчә бу. Товарны кабул итү каналларында яшел ут. Рәхим ит! Ничек, анда кызлар шәбрәкме әллә? Кара аны, теләсә нәрсә ияртеп кайта күрмә син.
– Что сез, Радмир Әмирович, мин бит суфый.
– Беләм, беләм синең суфыйлыгыңның нинди икәнен. Ярар, көтәм.
– Зөбәрҗәт Шәмсиевнага күп сәлам.
– Рәхмәт, җиткерермен.
Трубкада кыска гудоклар яңгырады. Радмирның кәефе күтәренке иде. Әгәр дә бу комбинация башлангандагы кебек уңышлы тәмамланса, бар булган чыгымнардан, түрәләргә бирелгән ришвәтләрдән соң да кесәдә шактый гына мул табыш кала иде.
Ә акча, акча ул – яшәү көче, җирдәге урыныңның билгесе, азатлык, бәйсезлек, хакимлек билгесе.
Яһүд – яһүд инде, эш майтара белә, дип уйлап куйды ул Леон хакында. Ходай акыл да, төс тә биргән үзенә, җитмәсә шулар өстенә нәзакәтле тәрбия һәм акча ярату да китереп өстәгән. Шулай да аңрак булу кирәк бу егет белән, артык акыллы, хәйләкәр һәм комсыз. Яхшы кәеф Радмирның бар булмышын биләп алды. Ул хатынының юрганы астына чумды. Аның тәне кайнар һәм тансык иде. Бар инстинктларны кузгатып, тыелгысыз тарту белән үзенә әйдәп, борынына татлы хатын исе килеп бәрелде.
Ул Зөбәрҗәтне ныграк кочты, кайнар тәне белән аңа елышты, чалкан әйләндерде.
– Уян, гүзәлем, сине сагынучылар бар, – диде ул мырлап кына.
Зөбәрҗәт күзен ачмый гына иренә буйсынды.
Нәрсә җитми бу хатынга, дип уйлады соңыннан душта коенганда Радмир Зөбәрҗәт турында. Бөтен нәрсә бар, «ашау байдан, үлем ходайдан», дигәндәй, кием-салым зиннәтле, гаража бер түгел, өч машина, өйдә хезмәтчеләр һәр теләген «баш өсте» дип үтәп кенә торалар. Үзе дә хатынына игътибарлы кебек, Зөбәрҗәт тә каршылашмый да, ризасызлыгын да белдерми, ләкин барыбер араларда мөнәсәбәтләр киеренкелеге, салкынлык, ә иң хәвефлесе – битарафлык сизелә.
«Бала кирәк, бала, –– дип ачынып уйлады Радмир, – туеп сикерде, күкәй эчендәге сары кебек кенә яши, дөньяның җил-давылы, кары-яңгыры тигәне юк. Шөгыль кирәк, өй тулы тренажерлар, теннис кортлары, аэробика, театр, концертлар гына җитми, бала кирәк».
Әйе, аларга бала кирәк иде. Җиде ел буена бергә яшәү нәтиҗәсе булып, диван-креслолардагы зур йомшак уенчыклардан, бүлмә саен урнашкан дүрт кеше сыярлык аквариумнардагы балыклардан һәм иң шәп чит ил йортларында гына күнектерелгән аз сүзле тыңлаучан хезмәтчеләрдән башка өйдә җан әсәре юк иде.
Иң яхшы белгечләргә күренеп, иң әйбәт шифаханәләрдә дәваланып карасалар да, табиблар кем гаебе аркасында бала юклыгын анык кына әйтә алмадылар.
«Шайтан алсын бу тормышны, әллә күпме дөнья байлыгын кешеләрение белән бергә сатып алырлык акча булса да, барыбер нәрсәдер җитми».
Радмир ап-ак йомшак халатка төренеп душтан чыкканда, Зөбәрҗәт йорт артындагы бассейнда су коена иде. Аның кояшта янган, манекенщицаларныкыдай озын, ныклы аяклары, тыгыз матур беләкләре, тар гына сары тасма белән капланган йомры күкрәкләре, сыгылмалы ныклы эч мускуллары чалкан йөзгән чакта бер калкып, бер батып, бассейнның зәңгәр суында ымсындыргыч тибрәлә иде. «Гүзәл хатын, чукынчык, һәм ул минеке», – дип зур канәгатьлек белән уйлап алды Радмир.