Кичке автобус булмый, апа, кунып кит дисә дә, әнкәй кайтырга була. Ул вакытта машиналар сирәк очрый, булса да йөк машиналары гына. Район башына чыгып баса. Элек башка өлкәләрдән ярдәмгә , чөгендер ташырга машиналар җибәрәләр иде. Шундыйракларга өметләнеп юлга чыга әнкәй. Бер машина туктап утырта, ләкин ярты юлда борылып икенче якка китә. Шоферы,, Акча кирәкми, бер ярты самагон бирсәң өеңә илтеп куям", ди.,, Андый нәрсә белән булышмыйбыз бит балам", дип төшеп кала. Күзгә төртсәң күренми, ник бер транспорт очрасын, 10 километрны җәяү атларга туры килә. Әткәй вообще эчми иде, но запас гел бит иде. Бөтен эш акча белән түгел, шул бер ярты йөри иде бит. Кайтып җиткәнче үзен сүгә. Менә күрше авылга да җитә, ике авыл арасында зыярат урнашкан. Зыяратка җитәрәк бер Белорус тракторы үтеп китә. Ут яктысында зыярат янында бер кеше торганын күреп,, Әй, мине көт, бергә кайтабыз", дик кычкыра. Килеп җитәрәк карыйм, бер кеше юк, күземә күренгәндер дип уйлый. Шул җирне үтүе була, гөрселдәп җиргә ава, күтәрелеп бер ике адым атлый, кемдер аяк чала, тагын егыла. Әйткәнемчә җир баткан, аяк атларлык түгел. Авылга ике километр мүкәләп атлый. Урамга кергәч кенә җибәрә теге. Әле исемдә, төнге беренче яртыда, муеннан пычракка чумып, сумкасын югалтып кайтып кергән иде. Елый, елый әткәйгә сөйли, безгә егылган дип кенә аңлаттылар. Бу хәлне әнкәй үләр алдыннан гына сөйләде, безне куркытасы килмәгәндер инде, мәрхүмкәем.
Шул ук юлда күрше әбисе дә адашкан. Кар яктысы да бар иде , ди. Кайтырга чыккан, каршыда үзебезнең урамның баганасына карап атлыйм. Күпме атласам да, килеп җитеп булмый, хәлдән таеп бер койма төбенә утырдым. Яктыра башлагач карасам, төне буе бер каберлекне урап, тапап бетергәнмен дип сөйли иде.
Булмас димә, дөнья бу