Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость
Открытый канал ID 71333563031688

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

✅ Йорт, абзар иясе
✅ Юлда очраган өрәкләр
✅ Рас килгән төшләр

Ссылка: max.ru/channel_bulmas
РКН № 8255353663
Связь со мной: ⤵️
https://max.ru/u/f9LHodD0cOJnivaEp3f4-aJUb9WG3820HXwKDQLs-adOxjwU32TEThyvfCk
⬆️
Язмаларыгызны шушы ссылкага басып шунда яза аласыз.

Менеджер: https://max.ru/u/f9LHodD0cOIcNSPTWvYB86WCJqq9GJyYnr5V8w7Q3c1mM0j4yA7U0QZzeQQ

Россия
Открыть в MAX

Публикации за период

По реакциям

Поиск и вся лента — после бесплатной регистрации. Свои даты — по подписке; владелец канала видит их бесплатно. Сортировка по реакциям — по подписке. Зарегистрироваться

Загрузка…

Хәерле көн, һәмәләрегезгә дә, мин дә сезнең төркемгә бер булган вакыйга турында язырга булдым әле... 1995ел, 20нче апрель, кояшлы, матур, салкынча көн, җирләр кипкән, тыныч, ләкин әле үләннәр дә яфраклар да юк..чебен, күбәләкләр дә уянып бетмәгән.. Мин бәләкәй бакчада тазартуда, янда яшәгән күрше килде, ул урамда, арада ихата-тимер сетка гына , миңа әйтә: нигә анау алмагачның өстәге корыган ботагын кисеп ташламыйсың, агачны ямсезләп тора бит, ди, мин кисәсе иде дә бит, мин аны кисәлмим шул, дим, бәй нигә миңә әйтмисең соң, ди,... Шулай кара -каршы сетка аша сөйләшеп торганда моны күбәләкләр сырды, алар беркаян очып килмәде, (гадигенә кычыткан күбәләкләре),мин әйтәм син чәчәк ме әллә күбәләккә төрелдең, дим. Ала шул кадәр күп, гәүдәсендә бер буш урын калмады кефекләренә кадәр күбәләк!!!, әйдә арабызга күбәләк күпере салыйк, бир кулыңны, мә сиңә дә кунсыннар, дип, миңә күбәләк куя, алар миндә әз генә торалар да кире аңа күчеп бетәләр, мин әйтәм:аалар мине яратмый, син кайчандыр күбәләк ашаган идеңме әллә, алар бит беркаян очып та килмәде, әллә эчендә яшиләрме, дим.. И шулай ул күбәләкләр ничек бар булды, шулай ук юк та булдылар, очып та китмәделәр, син тагын йоттың әллә теге күбәләкләрне, кая булды соң шул кадәр күбәләк тиз арада, ит аптырадык, ул өстенә суккалап та сикергәләп тә карады, яңадан чыкмадылар... Менә шундый могҗиза булды..... Ул шул елның1995,10 июле көнне буада батып үлде.. Бик оста баянист, җырчы иде.......

Бары 36 яшь иде суга батып үлгән .күршегә😥

Булмас димә, дөнья бу
Просмотры: 2 015
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Дуслар, сезне үзенчәлекле канал белән таныштырам!

Йөрәк ишеткән сүзләр

Монда:
📝 Яңа караш тудыручы уйлар

📝 Хикмәтле фикерләр

📝 Җанны тынычландыручы сүзләр


Каналның сылтамасын калдырам. Сез дә язылып куегыз 🩵

https://max.ru/channel_tatarcha_uylar
Просмотры: 2 640
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Минем бн дэ булды андый хэл. Йокы булмэбез икенче этажда. Кроватебез бик кин. Тонлэ уянып киттем дэ, иремне янымда юк икэн, кысталып аскы этажга, туалетка тошеп киткэндер, дип уйлап, анын артыннан ашыктым ( тонлэ берузем никтер куркыта анда тошэргэ). Йокы булмэсеннэн баскычка бару юлы зур зал аша безнен. Шул залда идэндэ, тэрэз буендарак, иремнен намазлыгы жэелгэн кое тора. Курэм, тэрэздэн тошкэн ай яктылыгында ирем намаз укып утыра. Иртэнге намазга вакыт житте дэ микэнни, ник утны кабызмады икэн дип уйлап, тыныч кына утеп киттем. Кире эйлэнеп менгэндэ ирем инде бу булмэдэ юк, йокы булмэсенэ керсэм, кроватнен икенче читендэ берни булмагандай йоклап ята. Аптырадым инде. Шулай да сорадым, син эле генэ намаз укып кереп яттынмы, дип. Юк, тормадым, диде... Байрак вакыт узгач, бер аш уздырганда, абыстайга сойлэгэн идем, йорт иясе булган ул, диде...

Булмас димә, дөнья бу
Просмотры: 2 785
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Этинен азрак салыштырып йоргэн чагы.Ул спальный да,без эни белэн залда.Тонге 11 лэр идеме,иии сугэ эни этине.Йоклап булмый гына бит эни тавышына 🤭Прихожий ягы мина ачык куренэ,шунда эти кухня ягына кереп китте.Эни,кычкырма инде,энэ эти кухняга кереп китте,дим.Кая керсен,утны да яндырмыйча,ди эни.Утте,утте дим.Шунда мин торып чыктым.Эти юк.Булмэсенэ кердем,йоклый рэхэтлэнеп.Минемчэ,ул вакыт ой иясе куренгэндер,тавышны яратмагандыр дигэн уйга килдем.Чип чиста эти сыман куренде бит!

Булмас димә, дөнья бу
Просмотры: 2 905
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Ассаляму алейкум ва рахматуллахи ва баракятуху. Меня эле геня кызым звонить итеп ята. Эни, мин буген тоне буе йокламадым, ди. Ире эшкя китте вахтага. Кызым сули: Утны сундереп менеп яттым, арткы якка юрганны асып , (прямь юрганны кутяреп асты реально,) кемдер килеп ятты ди,догалар белми. Аптырагас бисмиллахи, бисмиллахи дип эйттем ди. Аны эйткяс теге нямя тибешя тибешя торып китте ди. Тонем тыныс булмады ди, могештян могешкя кемдер йорегян кебек булды, Нык курктым, ди. Былай ойляре элегя кадяр тыныс иде, узем дя йоклаганы бар.

Булмас димә, дөнья бу
Просмотры: 3 392
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Исәнмесез, группадашлар!
Йорт иясе күземә күренде дигэч минемдэ исемә төште бер хэл)

Гайлэм бн минем эбиемэ куннакка баргач булды бу хэл.

Эби намазны залның бер почмагында укый гел. Шул почмакта тәбәнәк кенә урындыгы тора һәм намазлыгы.
Без килгәч,төнлә укыла торган намазларын икенче булмэгэ чыгып укый (балаларны уятырмын дип борчыла инде)

Яттык йокларга. Ничектер тонлэ уянып киттем, тәрәзәдән ай яктысы төшә инде. Эз генэ кузне ачтымда ,малайнын остенэ яттым и карыйм шул почмакта эби намаз укый.
Иртәнге намаз вакыты икэн инде дидемдэ, кире йоклап киттем.

Торгач әбигә әйтәм: буген теге якта укымадын ахыры, залда укып басып тора иден дим.
- юк,алып чыгып киттем бит кич бн әйберләрне,- ди эби
- ай яктысы төшә иде,шунда халатынны киеп басып тора иден дим.
- йорт иясе син уянгач куркытмас өчен, шулай күренгәндер ди.

Саташтым дияр идем, юк саташмадым. Уяндым, улымнын өстенә юрганын яптым, аннан сон гына шул почмакка күзем төште. Нәкъ әбием кебек басып тора иде.

Булмас димә, дөнья бу
Просмотры: 3 324
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности

Репост из «ТАТАР ТУДЕЙ - МЕДИА | ТАТАРЫ | КАЗАНЬ | Татарстан | новости»

💢😍 Ришат Фазлыйәхмәтовның «Бик күрәсем килә!» концертына 2 кешегә (2 шәр урын) чакыру уйнатабыз 🤩

🥳 Отар өчен әлеге каналларга языласы ⬇️

1. https://max.ru/afishatatar
2. https://max.ru/tatartoday
3. https://max.ru/soylisem
4. https://iimax.ru/NasYar
5. https://max.ru/channel_min_hatinkiz
6. http://max.ru/channel_bakcha
7. https://max.ru/channel_bulmas
8. https://clck.ru/3WMC5Y
9. https://clck.ru/3WMC7e
10. https://max.ru/join/9gMX0f2_BXVSkL5-GQTjh3jBf0sFOWIEe-teQe6GxFo

🎁 Җиңүчеләрне (2 кеше) 31 октябрь 19:30 да «Татар Тудей» Макс каналында рандомайзер сайлый 🤖

✅ Каналларга язылабыз + постны 2–3 кешегә җибәрәбез. Җиңүчедән скриншот ☝️


📍 1 ноябрь, Казан, «Пирамида», 18:00


🎫 Билетлар: https://pyramida-afisha.ru/#event/2781914



⏯️ «УЧАСТВОВАТЬ!» дип басып, МОНДА КАТНАШ ➡️ https://max.ru/tatartoday/AaGEwboaRKg

❗️Разыгрываем пригласительные на концерт Ришата Фазлыйахметова «Бик күрәсем килә!» — 2 человека (по 2 места) 🤩

🥳 Чтобы участвовать, подпишитесь на каналы ☝️

🎁 Победителей (2 человека) выберет рандомайзер 31 октября в 19:30 в канале «Татар Тудей» 🤖

✅ Подписываемся + отправляем пост 2–3 людям. У победителя попросим скриншот ☝️



🎫 Билеты:
https://kzn.kassir.ru/koncert/rishat-fazliahmetov-30-yash
https://pyramida-afisha.ru/#event/2781914

📍 1 ноябрь, Казан, «Пирамида», 18:00



⏯️ Нажми «УЧАСТВОВАТЬ!» и участвуй ➡️ https://max.ru/tatartoday/AaGEwboaRKg
Просмотры: 2 924
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Төркемдәшләр, минем язмаларны укып, яхшы эмоцияләр куйганыгыз, язганыгыз өчен рәхмәт.
Мин язманы дәвам итәм.

3 нче бүлек
Йортыбызда пожар булды дип яздым (2024, апрель)
Ул вакытта өйдә ирем, бианай- әни (93 яшьлек) иде. (Әни постельдә, аягын сындыргач, аягына баса алмады, 4 ел бездә яшәде.)
Әнине тәрәзәдән алып чыкканнар.
Бездә ремонт вакытында өч ай килендәштә яшәде.
"Үз бүлмәмә кайтам",- дип түземсезләнгәч, ремонт бетмәгән көенчә, аның бүлмәсен беренче чиратта ремонтлап, июльдә алып кайттык. Менә шунда башланды, "ышансаң, ышан, ышанмасаң юк" дигән сериал😇
Бер "бала" яфалый башлады моны. "Алып чык балаңны" ди. Мин күрмим аны, синең янда беркем юк, дигәч ачулана иде. "Ничек шуны күрмәскә була" дия иде. Ул "бала" аңа үлгәнче күренде.
Сентябрь башында әбиебез бакыйлыкка күчте. Үлгәненә өч көн дигәндә бакча ягына күгәрчен килде. Куып та китми, хәтта веранда тәрәзә төбенә утырып улымны күзәтә. Ул оныгын бигрәк нык ярата иде бианай.
Бездә яши бу күгәрчен. Бакчага ир яки малай чыкса, вертолет кебек өсләрендә оча. Мин эндәшсәм, читкә китеп куна (килен бит, нәрсә дисәң дә)
Октябрь уртасы җитте, күгәрчен һаман бездә. Песиләр моңа кызыга, тегесе шустрый, тоттырмый. Әнинең 40ы җитте.
Өйдә сөйләшәбез, 40ы булгач, бу күгәрчен китәр инде дибез.
Олылап үзебезнең өйдә 40ын үткәрдек.
Кунакларны озатып, мулланы да озатып кергәндә, улым әйтә: "Әни, күгәрченне песи тотып ашаган",- ди. Мәңге песидән тоттырмый иде.. Әнинең җаны чыгып киткәндер, күгәрчен шуңа хәлсезләнгәндер, дип уйладык.
Без күгәрчендә әнинең җаны бар икәненә шикләнми идек инде. 40 көн буена кызык та, уйланырлык хәлләр дә булды.
Бу йортыбызда 20 ел яшәп, бер күгәрчен дә килмәгән иде, хәзер әни үлгәнгә 2 ел булды, бер күгәрчен дә килми.
Бу хәлне сөйләп, берничә мулла белән дә киңәшләштем. Һәрберсенең үз фикере...
Без гаилә белән (хәтта күршеләрем дә) күгәрченне әнинең җаны дип кабул иттек.
Күп яздым, рәхмәт укып чыкканыгыз өчен.

Булмас димә, дөнья бу
Просмотры: 3 682
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Хәерле көн, барчагызга да. 70 нче еллардагы бер хәлне языйм әле. Әнкәй район үзәгенә, апаларның хәлен белергә, каймак, сөт илтергә китте. Көз көне, юллар бик пычрак. Авыллар арасында асфальт дигән нәрсәнең эзе дә юк.
Кичке автобус булмый, апа, кунып кит дисә дә, әнкәй кайтырга була. Ул вакытта машиналар сирәк очрый, булса да йөк машиналары гына. Район башына чыгып баса. Элек башка өлкәләрдән ярдәмгә , чөгендер ташырга машиналар җибәрәләр иде. Шундыйракларга өметләнеп юлга чыга әнкәй. Бер машина туктап утырта, ләкин ярты юлда борылып икенче якка китә. Шоферы,, Акча кирәкми, бер ярты самагон бирсәң өеңә илтеп куям", ди.,, Андый нәрсә белән булышмыйбыз бит балам", дип төшеп кала. Күзгә төртсәң күренми, ник бер транспорт очрасын, 10 километрны җәяү атларга туры килә. Әткәй вообще эчми иде, но запас гел бит иде. Бөтен эш акча белән түгел, шул бер ярты йөри иде бит. Кайтып җиткәнче үзен сүгә. Менә күрше авылга да җитә, ике авыл арасында зыярат урнашкан. Зыяратка җитәрәк бер Белорус тракторы үтеп китә. Ут яктысында зыярат янында бер кеше торганын күреп,, Әй, мине көт, бергә кайтабыз", дик кычкыра. Килеп җитәрәк карыйм, бер кеше юк, күземә күренгәндер дип уйлый. Шул җирне үтүе була, гөрселдәп җиргә ава, күтәрелеп бер ике адым атлый, кемдер аяк чала, тагын егыла. Әйткәнемчә җир баткан, аяк атларлык түгел. Авылга ике километр мүкәләп атлый. Урамга кергәч кенә җибәрә теге. Әле исемдә, төнге беренче яртыда, муеннан пычракка чумып, сумкасын югалтып кайтып кергән иде. Елый, елый әткәйгә сөйли, безгә егылган дип кенә аңлаттылар. Бу хәлне әнкәй үләр алдыннан гына сөйләде, безне куркытасы килмәгәндер инде, мәрхүмкәем.

Шул ук юлда күрше әбисе дә адашкан. Кар яктысы да бар иде , ди. Кайтырга чыккан, каршыда үзебезнең урамның баганасына карап атлыйм. Күпме атласам да, килеп җитеп булмый, хәлдән таеп бер койма төбенә утырдым. Яктыра башлагач карасам, төне буе бер каберлекне урап, тапап бетергәнмен дип сөйли иде.

Булмас димә, дөнья бу
Просмотры: 4 196
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Исэнмесез, миндэ женнэр турында языйм эле. Соцработница булып эшлэдем, ялгыз эбилэрне карадым. Бер эбием сэйлэгэн иде. Йокларга яттым ди, кровать астында бака кычкыра инде ди, язгы вакыт. Тордымда кучарка бн баканы тартып чыгардымда, урамга чыгарып бэрдем, оршына оршына ди. Бераз яткач ди, эстемэ нэрсэдер менэ башлады, куллары бн тэннэремне тоткалый, мине кэчлэргэ жыена ди, хазер балта бн башынны сугып ярам дип сугенеп кычкырдым да тэшеп китте экрен генэ ди. Анын кровать астында кечкенэ балта тора иде. Баканы бэргэч ишекне бисмиллэ эйтеп япмаган идем ди.Эбилэр эйтэ иде, тонге сэгать 12 лэрдэ женнэрнен туйлары була, тонлэ йэрмэгез диялэр иде.

Булмас димә, дөнья бу
Просмотры: 4 049
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Вся лента — после бесплатной регистрации
ВКонтакте Телеграм Одноклассники
Избранное в datool.ru

Следите за каналом в личном кабинете

Зарегистрируйтесь в datool.ru, чтобы добавить канал «Булмас димә, дөнья бу (Мистика)» в избранное и отслеживать его показатели.

Зарегистрироваться
Для владельцев каналов

Подтвердите свой канал

Войдите или зарегистрируйтесь в datool.ru, затем добавьте нашего бота в канал по инструкции в личном кабинете. После проверки владения замок исчезнет и вам станет доступно управление каналом.

Войти или зарегистрироваться

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти