Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

Хәерле көн, һәмәләрегезгә дә, мин дә сезнең төркемгә бер булган…

Хәерле көн, һәмәләрегезгә дә, мин дә сезнең төркемгә бер булган вакыйга турында язырга булдым әле... 1995ел, 20нче апрель, кояшлы, матур, салкынча көн, җирләр кипкән, тыныч, ләкин әле үләннәр дә яфраклар да юк..чебен, күбәләкләр дә уянып бетмәгән.. Мин бәләкәй бакчада тазартуда, янда яшәгән күрше килде, ул урамда, арада ихата-тимер сетка гына , миңа әйтә: нигә анау алмагачның өстәге корыган ботагын кисеп ташламыйсың, агачны ямсезләп тора бит, ди, мин кисәсе иде дә бит, мин аны кисәлмим шул, дим, бәй нигә миңә әйтмисең соң, ди,... Шулай кара -каршы сетка аша сөйләшеп торганда моны күбәләкләр сырды, алар беркаян очып килмәде, (гадигенә кычыткан күбәләкләре),мин әйтәм син чәчәк ме әллә күбәләккә төрелдең, дим. Ала шул кадәр күп, гәүдәсендә бер буш урын калмады кефекләренә кадәр күбәләк!!!, әйдә арабызга күбәләк күпере салыйк, бир кулыңны, мә сиңә дә кунсыннар, дип, миңә күбәләк куя, алар миндә әз генә торалар да кире аңа күчеп бетәләр, мин әйтәм:аалар мине яратмый, син кайчандыр күбәләк ашаган идеңме әллә, алар бит беркаян очып та килмәде, әллә эчендә яшиләрме, дим.. И шулай ул күбәләкләр ничек бар булды, шулай ук юк та булдылар, очып та китмәделәр, син тагын йоттың әллә теге күбәләкләрне, кая булды соң шул кадәр күбәләк тиз арада, ит аптырадык, ул өстенә суккалап та сикергәләп тә карады, яңадан чыкмадылар... Менә шундый могҗиза булды..... Ул шул елның1995,10 июле көнне буада батып үлде.. Бик оста баянист, җырчы иде.......

Бары 36 яшь иде суга батып үлгән .күршегә😥

Булмас димә, дөнья бу
Просмотры: 2 015
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти