Төркемдәшләр, минем язмаларны укып, яхшы эмоцияләр куйганыгыз, язганыгыз өчен рәхмәт.
Мин язманы дәвам итәм.
3 нче бүлек
Йортыбызда пожар булды дип яздым (2024, апрель)
Ул вакытта өйдә ирем, бианай- әни (93 яшьлек) иде. (Әни постельдә, аягын сындыргач, аягына баса алмады, 4 ел бездә яшәде.)
Әнине тәрәзәдән алып чыкканнар.
Бездә ремонт вакытында өч ай килендәштә яшәде.
"Үз бүлмәмә кайтам",- дип түземсезләнгәч, ремонт бетмәгән көенчә, аның бүлмәсен беренче чиратта ремонтлап, июльдә алып кайттык. Менә шунда башланды, "ышансаң, ышан, ышанмасаң юк" дигән сериал😇
Бер "бала" яфалый башлады моны. "Алып чык балаңны" ди. Мин күрмим аны, синең янда беркем юк, дигәч ачулана иде. "Ничек шуны күрмәскә була" дия иде. Ул "бала" аңа үлгәнче күренде.
Сентябрь башында әбиебез бакыйлыкка күчте. Үлгәненә өч көн дигәндә бакча ягына күгәрчен килде. Куып та китми, хәтта веранда тәрәзә төбенә утырып улымны күзәтә. Ул оныгын бигрәк нык ярата иде бианай.
Бездә яши бу күгәрчен. Бакчага ир яки малай чыкса, вертолет кебек өсләрендә оча. Мин эндәшсәм, читкә китеп куна (килен бит, нәрсә дисәң дә)
Октябрь уртасы җитте, күгәрчен һаман бездә. Песиләр моңа кызыга, тегесе шустрый, тоттырмый. Әнинең 40ы җитте.
Өйдә сөйләшәбез, 40ы булгач, бу күгәрчен китәр инде дибез.
Олылап үзебезнең өйдә 40ын үткәрдек.
Кунакларны озатып, мулланы да озатып кергәндә, улым әйтә: "Әни, күгәрченне песи тотып ашаган",- ди. Мәңге песидән тоттырмый иде.. Әнинең җаны чыгып киткәндер, күгәрчен шуңа хәлсезләнгәндер, дип уйладык.
Без күгәрчендә әнинең җаны бар икәненә шикләнми идек инде. 40 көн буена кызык та, уйланырлык хәлләр дә булды.
Бу йортыбызда 20 ел яшәп, бер күгәрчен дә килмәгән иде, хәзер әни үлгәнгә 2 ел булды, бер күгәрчен дә килми.
Бу хәлне сөйләп, берничә мулла белән дә киңәшләштем. Һәрберсенең үз фикере...
Без гаилә белән (хәтта күршеләрем дә) күгәрченне әнинең җаны дип кабул иттек.
Күп яздым, рәхмәт укып чыкканыгыз өчен.
Булмас димә, дөнья бу