Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

Хәерле көн барыбызга да. Бу төркемдә күптән утырам. Сез язганнарны шаккатып та, "чыннан да шулай бит" дип тә укып барам. Үзем дә язарга булдым.


Язмам берничә бүлектән булачак.
1 бүлек*
1995 нче елда яңа төзелә башлаган домнан 2 бүлмәле квартира алдык. Улым белән кызым кечкенә вакытлары. Кызым песи баласы сорады. Кечкенә песи баласы алып, баланы сөендердек. Бик шаян песи булды. Чабып йөргән җирдән стенадагы коверга менеп китә иде ( ул вакытта стенага ковер элү гадәте иде бит). Шулай чабып йөргән җирдән тормозить иткән кебек прихожийның почмагына карап туктый иде дә, сыртын кабарта иде. Домовой песи баласын яратмады булса кирәк, матур гына үскән җирдән песи балабыз үлде.
Квартирада домовой бар икәнен сизә идем. Йоклап калсам, звонокка басып яки ирнең тавышы белән уята иде. Безгә зыяны тимәде.
2004 нче елда бу квартираны сатып, шәһәр читеннән кирпечтән салынган ( ни өчен кирпеч сүзен язганны алдагы язмада әйтермен) дом сатып алдык. Күченгәндә "теләсәң, безнең белән күчен, мебель эченә кереп утыр",- дидем.
Язманың дәвамы булачак, укыйбыз дисәгез язармын.

Булмас димә, дөнья бу
Просмотры: 4 468
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти