Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

2 бүлек*


Сатып алган домда ремонтлаө ясап яши башладык. Балалар үсә, өченче балабызга 4 яшь иде ьез күчкәндә. Уртанчы кызым (песи сораган кызым) музыкальная школала укый. Пианино аның бүлмәсендә тора.
Олы улыбыз күрше шәһәрләрдә төрек лицеенда укый, ялларда гына кайта.
Көз көне шимбә көнне кайтып кергән бу балабыз өйгә. Спальняда апаем пианино уйный ди. Керсәм... бүлмәдә беркем дә юк ди. Тәрәзәдән карасам, сез барыгыз да бакчада эшлисез,-ди. Өйдән ничек чыгып чапканны сизмәдем дә ди.
Домовой аулагый ясап, пианино уйный дип көлештек инде.
Кечкенә кызым (4, 5 яшьләрдә) аны күрәм дия иде. "Әнә прихожийдан үтте, икенче этажның баскычына китте"- дия иде. "Акыллы ул, безне саклый, курыкма,- дия идем.
2024 нче елда бәхетсезлек булды... йортыбызның яртысы янды, яртысын суга батырдылар.
Күпме күз яше, күпме кайгы икәнен аңлыйсыз инде.
Пожар сауна ( мунча) ягыннан башланып, (бөтенесе өй белән бер түбә астында) 4 бүлмәне, баскыч якларын ялмап кына алган. Мин өйдә түгел идем. Өйнең стеналары исән калды, чөнки кирпеч өй безнең.
Пожарны сүндереп бетергәч, күршеләр кунарга алып керделәр. Өйнең тәрәзә, ишекләре юк. Капкага таяк терәдем дә күршеләргә кердем инде. Төнге 11 ләрдә мин өйгә керәм, берәр җирдә пыскып ятмый микән дим. Күршем әйтә " үзеңне ненә кертмим,- ди. Ьергә кеөеп киттек. Ут юк бит инде, әле пожарны сүндергәнгә 2 сәгать кенә. Аяк асты тулы янган пластик, күмер, мебель...
Курыкмыйча пожар башланнан җиренә кердек. Сөйләшеп, елап торам инде. Күршем әйтә, тагын кемнәр йөри анда?,- ди. Янган пластикларны шыгырдатып, мыдыр- мыдыр сөйләшеп чыгып киттеләр. Безнең домовойлар инде, кем йөрсен төнге 12 дә дидем инде.
Хәзер уйлыйм да, курку хисем булмаган икән дим. Шок хәлендә булганмындыр инде.
... Йортыбызны 4 айда аякка бастырдык, Аллаһының ярдәме белән.
Ирең кайда иде дип сораучылар булса, язып куям. Пожарда 2 степень ожог алды. 1 айлап улымның квартирасында яшәде.
Ә мин өч көн күршеләрдә кундым да, өемнең исән калган бүлмәсендә яшәдем.
3 нче бүлектә пожардан исән калган бианай әни турында язармын.

Булмас димә, дөнья бу
Просмотры: 4 561
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти