Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость
Открытый канал ID 80018173151368

Шигъри дөнья "Айсылуның айлы кичләре"

Татарча шигырьләр
Заказга татар телендә котлаулар язам

Открыть в MAX

Публикации за период

По реакциям

Поиск и вся лента — после бесплатной регистрации. Свои даты — по подписке; владелец канала видит их бесплатно. Сортировка по реакциям — по подписке. Зарегистрироваться

Загрузка…

Нәрсә ул бәхет? Кайсыгыз белә?
Бәхет кояшы елмая кемгә?
Кемнәрнең эше гел алга бара?
Ямь һәм тәм табып кем яши ала?

Шушы сорауны кабатлый күпләр.
Бәхет серенә төшенгән кемнәр?
Кем була соң ул бәхетле кеше?
Бәхеттә яшәү өнме ул төшме?

Уянгач иртән кояш нурлары
Иркәләп-назлап битеңнән үпсә,
Йөрәгең әгәр яшим дип типсә,
Шул үзе бәхет була түгелме?

Яратам диярлек үз парың булса,
Күңелең сөю хисенә тулса,
Мәхәббәт әгәр җаваплы булса,
Шул үзе бәхет була түгелме?

Яныңда булса дуслар-туганнар,
Өеңдә тулы көткән кунаклар,
Елмаеп торса бала-чагалар,
Шул үзе бәхет була түгелме?

Эшләргә эшең, яшәргә көчең,
Сау һәм сәләмәт булганда үзең,
Дөньяң түгәрәк, яшәве рәхәт,
Шул үзе бәхет була түгелме?

Нәрсә ул бәхет? Кайсыгыз белә?
Бәхет кояшы елмая кемгә?
Бәхет ул, дуслар, күңел хәләте,
Һәркемгә ачык дөнья рәхәте...
Просмотры: 3
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Мин яратам сине сүзсез генә,
Сүзсез генә назлыйм, иркәлим.
Сөям сине күз карашым белән,
Сүзләр артык, сүзләр кирәкми...

Мин яратам сине сүзсез генә,
Сүзсез генә барсын аңлатам.
Нәрсә ул сүз? Бары аваз гына,
Күңелем белән сине яратам...

Мин яратам сине сүзсез генә,
Бик сак гына сиңа кагылам.
Нәрсә ул сүз? Мәхәббәтем минем
Йөрәгемә уеп язылган...
Просмотры: 3
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Бүген яшик, иртәгәсе аның,
Кызганычка каршы, билгесез.
Тормыш юлы кайчан борыласын
Мин дә белмим, сез дә белмисез...

Менә бүген әйтик сөям диеп
Җанга якын газиз ярларга.
Мәхәббәтне бүген тоеп яшик,
Калдырмыйча аны ятларга...

Бүген кайтыйк әле туган йортка
Әти-әни исән чагында,
Бүген менә капка әле ачык
Белеп булмый алдан барын да.

Әйдә бүген гафу үтенәбез
Үпкәләткән булсак берәрсен.
Ачу саклап яшәү кирәк түгел,
Мин үзем дә гафу итәмен...

Бүген менә утырып ашыйм әле
Җан теләгән азык, барын да,
Киемен дә бүген киям әле,
Бәйрәм итәм әле тагы да...

Бүген яшик, алдагысы аның,
Кызганычка каршы, билгесез.
Иртәгәдән, бәлки, тормыш дәвам итәр,
Дәвам итәр синсез һәм минсез...
Просмотры: 2
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Кабул ит мине ничек бар шулай,
Мине нәкъ шулай яралткан Ходай.
Ярат син мине ничек бар шулай,
Мин башка төсле булалмам бугай.

Гафу ит мине ничек бар шулай,
Инде башкача үзгәрмәм бугай.
Яратсаң әгәр, кабул итәрсең,
Артыгын миннән бәлки көтмәссең?!

Кабул ит мине ничек бар шулай,
Мине нәкъ шулай яралткан Ходай.
Үзгәртсәң әгәр - үзем булалмам,
Канатым сынса, башка очалмам...
Просмотры: 3
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Матурлыкны ничек бәяләргә?
Нинди үлчәү белән үлчәргә?
Әллә бармы махсус бер кагыйдә,
Вәт, ичмасам, чибәр дияргә?!

Матурлык бит йөздән генә тормый,
Гәүдәдән дә тормый матурлык.
Кем өчендер син гап-гади,
Ә кемгәдер хәйран калырлык!

Матурлык ул назлы, йомшак куллар,
Җылы караш, сихри күзләрдә.
Авыр чакта сиңа терәк булып
Җан эретә торган сүзләрдә...

Матурлык ул синең эчке хәләт,
Күңелеңнең аклык-сафлыгы.
Матурлык ул горур, батыр йөрәк
Һәм эчкерсез, ихлас шатлыгың...

Матурлыкны ничек аңлатырга?
Нинди үлчәү белән үлчәргә?
Бу сорауга ничек җавап бирим?
Матурлык ул синең күзләрдә...
Просмотры: 43
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Авыр чакта, йөрәк ярсыганда,
Сызлаганда әрнеп күңелең.
Көн белән төн кушыладыр кебек,
Тормыш туктап кала шикелле.

Күз яшьләрен тыеп булмый һич тә,
Хисләрне дә булмый туктатып.
Ләкин үтәр, бар да үтә, диләр,
Кемдер әйтә, кирәк тик вакыт.

Ә син сора, тик үзеңнән сора,
"- Мин үзем соң нишли алам?" - дип,
"- Ничек ярдәм итим үз-үземә?
Нинди адым ясыйм башлап?" - дип.

Йөрәгеңнән сора, күңелеңнән,
Үз җаныңны тыңла иң элек.
Ялгышулар барсында да була,
Кем туган соң дөньяны белеп?

Авыр чакта, йөрәк ярсыганда,
Сызлаганда әрнеп күңелең.
Туктатырга була бу газапны,
Тик ярдәмче булсаң син үзең...
Просмотры: 25
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Кайчакта сине аңларлык түгел,
Көненә ничә үзгәрәсең гел?
Шулай дисең дә көтәсең җавап,
Аңлау кирәкми, бары син ярат...

Үземне кайчак үзем аңламыйм,
Сораулар бик күп, җавап табалмыйм...
Җитеп бетмидер бәлки сүзләр дә,
Ярат син мине, җавап эзләмэ...

Кайчакта сине аңларлык түгел,
Чиксез дәрьядыр ул синең күңел?
Шулай дисең дә көтәсең җавап,
Җавабым гел бер - аңлама, ярат...
Просмотры: 30
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
ВКонтакте Телеграм Одноклассники
Избранное в datool.ru

Следите за каналом в личном кабинете

Зарегистрируйтесь в datool.ru, чтобы добавить канал «Шигъри дөнья "Айсылуның айлы кичләре"» в избранное и отслеживать его показатели.

Зарегистрироваться
Для владельцев каналов

Подтвердите свой канал

Войдите или зарегистрируйтесь в datool.ru, затем добавьте нашего бота в канал по инструкции в личном кабинете. После проверки владения замок исчезнет и вам станет доступно управление каналом.

Войти или зарегистрироваться

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти