Бүген яшик, иртәгәсе аның,
Кызганычка каршы, билгесез.
Тормыш юлы кайчан борыласын
Мин дә белмим, сез дә белмисез...
Менә бүген әйтик сөям диеп
Җанга якын газиз ярларга.
Мәхәббәтне бүген тоеп яшик,
Калдырмыйча аны ятларга...
Бүген кайтыйк әле туган йортка
Әти-әни исән чагында,
Бүген менә капка әле ачык
Белеп булмый алдан барын да.
Әйдә бүген гафу үтенәбез
Үпкәләткән булсак берәрсен.
Ачу саклап яшәү кирәк түгел,
Мин үзем дә гафу итәмен...
Бүген менә утырып ашыйм әле
Җан теләгән азык, барын да,
Киемен дә бүген киям әле,
Бәйрәм итәм әле тагы да...
Бүген яшик, алдагысы аның,
Кызганычка каршы, билгесез.
Иртәгәдән, бәлки, тормыш дәвам итәр,
Дәвам итәр синсез һәм минсез...
Просмотры: 2