Авыр чакта, йөрәк ярсыганда,
Сызлаганда әрнеп күңелең.
Көн белән төн кушыладыр кебек,
Тормыш туктап кала шикелле.
Күз яшьләрен тыеп булмый һич тә,
Хисләрне дә булмый туктатып.
Ләкин үтәр, бар да үтә, диләр,
Кемдер әйтә, кирәк тик вакыт.
Ә син сора, тик үзеңнән сора,
"- Мин үзем соң нишли алам?" - дип,
"- Ничек ярдәм итим үз-үземә?
Нинди адым ясыйм башлап?" - дип.
Йөрәгеңнән сора, күңелеңнән,
Үз җаныңны тыңла иң элек.
Ялгышулар барсында да була,
Кем туган соң дөньяны белеп?
Авыр чакта, йөрәк ярсыганда,
Сызлаганда әрнеп күңелең.
Туктатырга була бу газапны,
Тик ярдәмче булсаң син үзең...