Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

Нәрсә ул бәхет? Кайсыгыз белә?


Бәхет кояшы елмая кемгә?
Кемнәрнең эше гел алга бара?
Ямь һәм тәм табып кем яши ала?

Шушы сорауны кабатлый күпләр.
Бәхет серенә төшенгән кемнәр?
Кем була соң ул бәхетле кеше?
Бәхеттә яшәү өнме ул төшме?

Уянгач иртән кояш нурлары
Иркәләп-назлап битеңнән үпсә,
Йөрәгең әгәр яшим дип типсә,
Шул үзе бәхет була түгелме?

Яратам диярлек үз парың булса,
Күңелең сөю хисенә тулса,
Мәхәббәт әгәр җаваплы булса,
Шул үзе бәхет була түгелме?

Яныңда булса дуслар-туганнар,
Өеңдә тулы көткән кунаклар,
Елмаеп торса бала-чагалар,
Шул үзе бәхет була түгелме?

Эшләргә эшең, яшәргә көчең,
Сау һәм сәләмәт булганда үзең,
Дөньяң түгәрәк, яшәве рәхәт,
Шул үзе бәхет була түгелме?

Нәрсә ул бәхет? Кайсыгыз белә?
Бәхет кояшы елмая кемгә?
Бәхет ул, дуслар, күңел хәләте,
Һәркемгә ачык дөнья рәхәте...
Просмотры: 3
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти