Матурлыкны ничек бәяләргә?
Нинди үлчәү белән үлчәргә?
Әллә бармы махсус бер кагыйдә,
Вәт, ичмасам, чибәр дияргә?!
Матурлык бит йөздән генә тормый,
Гәүдәдән дә тормый матурлык.
Кем өчендер син гап-гади,
Ә кемгәдер хәйран калырлык!
Матурлык ул назлы, йомшак куллар,
Җылы караш, сихри күзләрдә.
Авыр чакта сиңа терәк булып
Җан эретә торган сүзләрдә...
Матурлык ул синең эчке хәләт,
Күңелеңнең аклык-сафлыгы.
Матурлык ул горур, батыр йөрәк
Һәм эчкерсез, ихлас шатлыгың...
Матурлыкны ничек аңлатырга?
Нинди үлчәү белән үлчәргә?
Бу сорауга ничек җавап бирим?
Матурлык ул синең күзләрдә...
Просмотры: 43