New We are sorting MAX channels into categories and territories. Read the news
Public channel ID 68445430030394

«Өмет» | «Омет»

✅ Башкортстанда татар телендә чыгучы «Өмет» газетасы каналы. Безгә кушылыгыз! 👍
Бөтен сораулар буенча Ләйсән Каспрановага языгыз: https://max.ru/u/f9LHodD0cOJUbwcENQiVE-T6eSE-26FGojVqCw38d-M_-K_V67wH1DPWnjk

Open in MAX

Posts for the period

By reactions

Search and the whole feed — after free registration. Custom dates — with a subscription; the channel owner sees them for free. Sorting by reactions — with a subscription. Sign up

Loading…

Уфада яшәүче элеккеге американлы һәм UFC көрәшчесе 🥊Джефф Монсон карьерасын туктата.

✅25 октябрьдә Брест шәһәрендә катнаш көрәш буенча IBA турнирында җиңелгәч, ул шундый карар кабул иткән.✊

Джефф Монсон:

"Булды, җитте! Карьерамны тәмамлыйм һәм спортка кире кайтмаячакмын! Мин инде хәзер карт, минем тәнем спорттан һәм көрәшләрдән арыды. 30 елга якын чыгыш ясадым, минем өчен бик яхшы вакыт булды ул. Һәм мин үземнең җанатарларыма рәхмәт әйтеп, хушлашам»,


—дигән.

Монсон спорт карьерасында барлыгы 60 җиңү яулаган, 26 тапкыр җиңелгән һәм 1 көрәшне тигез исәп белән тәмамлаган.

Исегезгә төшерәбез: 55 яшьлек Джефф Монсон 2018 елда Русия гражданлыгын алды. Уфага күченеп килгәч, Башкортстан Дәүләт Җыелышы–Корылтай депутаты булды.

Джефф Монсонның АКШ гражданлыгыннан баш тартканы турында сайтка кереп укый аласыз.

❓Ә сез Монсон турында ишеткәнегез бар идеме һәм аның Уфада яшәгәнен беләсезме?😉
👍 - Әйе
😂 - Юк
Views: 1 907
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Остеопорозны ничек туктатырга?🧐

✅ Соңгы елларда остеопороз проблемалары белән табибларга мөрәҗәгать итүчеләр саны арта бара. Замана афәте статусын алган остеопорозны ничек иярләргә, сөякләрне ничек сакларга һәм картлыкта да ничек итеп төз гәүдәле, хәрәкәтчән булып калырга? 🔥

  Бу сорауларга "Уфа Эксперт клиникасы"ның югары категорияле травматолог-ортопеды,
медицина фәннәре кандидаты, БРның атказанган табибы Радик Нурлыгаянов җавап бирә.


   – Чир шунысы белән хәвефле: бу чир еллар буена бернинди авыртуларсыз һәм ачык билгеләрсез тамыр җәя. Кеше үзендә остеопороз булуын очраклы рәвештә — гади генә егылудан сөяге сынгач кына белеп ала.
Тәүге билгеләр:
   Авыру яшерен рәвештә үсешә дидек, әмма организм барыбер дә кечкенә сигналлар биреп тора. Мәсәлән, әгәр дә түбәндәге билгеләр күзәтелсә:
🔹Гәүдә зурлыгы – буй кечерәюе. Әгәр дә буегыз яшь чактагы белән чагыштырганда 3-4 сантиметрга кыскарса;
🔹 Гәүдә бөкрәйсә, умырткалык формасы үзгәрсә;
🔹Төнлә балтыр мускуллары тартышса;
🔹Тез һәм бил буыннары даими сызласа;
🔹Тырнакларның тиз сынучанга әверелсә һәм чәчләр ныклап коелса, тизрәк табибка барырга ашыгыгыз.

  – Сөякләрне ныгыту өчен нишләргә була?

   – Нигездә, искәртү максатында түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк булачак:
1⃣. Кальцийга бай булган табигый ризыклар белән туклану. 

2⃣D3 витамины — мөһим элемент.
3⃣.....
Макста зур текстлар сыймау сәбәпле, дәвамын сайтка урнаштырдык:
🔜Укырга
Views: 3 000
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Нык кайнар чәй эчмәгез!

☕Күпләр тирләп-пешеп кайнар чәй эчәргә ярата. Ә ул организмга зур зыян китерергә мөмкин.

✅ Белгечләр үткәргән тикшеренүләр буенча, температурасы 60 градустан югарырак булган эчемлек кайнар санала. Көн саен артык кайнар чәй эчү тамак яман шеше белән авыру куркынычын – 2 тапкырга, ә ашказаны яман шеше белән авыру куркынычын 8 тапкырга арттыра икән.🧐

 ✅ Гел кайнар чәй эчү хроник пешүгә китерә. Тәм рецепторлары бозыла һәм ашаганда ризыктан ләззәт алмый башлыйсың.

✅ Югары температура тешнең эмален какшата, кариес барлыкка китерә.


Сез кайнар чәй эчәсезме?
❤ - Әйе
👍 - Юк
Views: 3 755
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Иркә — video, channel “«Өмет» | «Омет»” ▶ video
🎤Иркә -
"Сыналган мәхәббәтем"❤
Зифа Нагаева сүзләре һәм көе.

🌸🌸🌸🌸🌸🌸🌸🌸

Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Иркә турында 9 кызыклы факт.

1. Чын исеме – Айгөл Миншакирова.
2. Татарстанның мишәр диалектында сөйләшүче Аксубай районы Яңа Ибрай авылында туып-үскән.
3. Гаиләдә өч абыйсы янында – бердәнбер кыз.
4. 16 яшендә авылдан чыгып китә һәм Чаллы музыка лицеенда укый башлый.
5. Популяр группаларда бэк-вокалистка булып җырлап йөри.
6. 18 яшьтә кияүгә чыга, кызы Айсылу туа. Беренче ире белән ел ярымнан аерылыша.
7. «Татар җыры»нда продюсерлар кабатланмас тавышына игътибар итә, һәм Айгөл сәхнә өчен Иркә исемен сайлап, хезмәттәшлек контрактына кул куя.
8. Икенче ире – Артур Шабакаев, билгеле архитектор, СВОда яраланып кайтып, әлеге вакытта Иркә төркемендә эшли.
9. Гаиләдә өч кыз үсә: Айсылу, Әминә, Сөембикә.

Сез Иркә турында тагын нинди кызыклы фактлар беләсез? 😉
Views: 4 273
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
🔔"ОЗЫН ТОЛЫМ" фотоконкурсына тавыш бирү башланды!🔥
Ул 30нчы октябрьгә кадәр дәвам итәчәк❗

✅ Җиңүче 30 октябрьдә 20:00 сәг. (Уфа вакыты белән) билгеле булачак.🥳

Иң күп тавыш җыйган кеше "ОЗЫН ТОЛЫМ" Конкурсы җиңүчесе 👍 исеменә лаек булачак!!!🎊

✅ Якыннарыгыз дусларыгыз, якташларыгыз өчен "ТАВЫШ БИР" төймәсенә басып кереп, тавыш бирегез!!
(Комментарий язу мөһим түгел)
Views: 5 806
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Башың әйләнмәсен бәхеттән — video, channel “«Өмет» | «Омет»” ▶ video
Башың әйләнмәсен бәхеттән😇

Көннәр, төннәр буе тыңласа да,
чыпчык былбыл телен оталмый.
Яхшылыкны бик тиз оныта кеше,
Начарлыкны гына оныталмый.

Дус-ишләрем минем бик күп дисең,
Сынап кара берәр аның көчен.
Акча яки ярдәм сорап кара,
Дуслыгыңа бәя белер өчен.

Бераз биеккәрәк менә калсаң,
Дус-туганнар арта тагын да.
Бертуктаусыз сөйли башлый алар,
Сине яратуы хакында.

Бүрәнә дип уйлый һәркем үзен,
Юкса һәрбер кеше — тик йомычка,
Ярдәм итәм дигән кешеләр дә,
Яхшылыкны эшли тик бурычка.

Син үзеңә читтән карап кара–
Нинди икәнлегең күрерсең,
Бер тиенсез, дәрәҗәсез калгач,
Чын бәяңне шундук белерсең.

Чын бәхетне күрә белер өчен,
Бик бәхетсез булып карау кирәк.
Бәхет — сәламәтлек дияр өчен,
Бик куркыныч чирләп карау кирәк.

Акча — бәхет түгел дияр идем,
Әгәр миллионнарым ташып торса,
Башкалардан көнләшмәскә була,
Һәр хыялың чынга ашып торса.

Кирәк диеп түгел, күрсәтим дип
әйбер җыеп кеше шашына,
Авыр эшләр түгел, көнләшу һәм
нәфсе җитә адәм башына.

Өйдә шундый рәхәт булсын өчен,
Ни барысы якты йөз кирәк.
Хәзер һәм кешенең бөтен нәрсәсе бар,
Күңел тынычлыгы бик сирәк.

Бик яратам диеп өзгәләнмә,
Ашыкма күз яшең кояр өчен.
Сине яратканга карау кирәк,
Мәхәббәттә бәхет тояр өчен.

Яраталар дип тә бик мактанма,
Синең арттан килә башка ярлар.
Яз җитүгә башка чәчәк чыга,
Кыш җитүгә ява яңа карлар.

Бик баедым диеп шапырынма,
Кереп карыйк бергә мунчага.
Синең пычракларны юар өчен,
Кирәк бик күп сабын, мунчала.

Мин — хәерче диеп мескенләнмә,
Йөреп торган чакта аяк-кулың.
Әти нишләр диеп карап тора
Сине кабатлаучы кызың, улың.

Хатын начар диеп әйтмә, абзый,
Син бит аны үзең алган сайлап!
Я аерым, я яхшылап яшә,
Баш булырга өйрән үзең җайлап.

Ялгыз калсаң әгәр бик кайгырма,
Сөйгән ярың булса, булсын шатлык,
Елый-елый парлап яшәгәнче,
Үзең генә булу — мең кат артык.

Кеше ни әйтер дип бик кайгырма,
Ул сөйли дә, китә, син каласың,
Үз фикерең булмаган да гына,
Кеше сүзен чынга ала аласың.

Кайгы килде диеп бик кайгырма,
Ул үтмәс күк кенә тоела,
Кояш чыгар алдыннан да башта
Җиргә шаулап яңгыр коела.

Шатлык килде диеп бик шатланма,
Башың әйләнмәсен бәхеттән.
Биек менгән чакта онытма син,
төшәсеңне бер көн тәхеттән...

Ләйлә Дәүләтова.

Шигырь ошаса, ❤куегыз, дуслар!
________________
Монда тагын бер ШИГЫРЬ бар.
Икенче ШИГЫРЬ.
Өченче ШИГЫРЬ
Views: 3 862
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Башкортстанда бүген «төнге диспансеризация» үтәкәрәләр👩‍🔬

✊Көне буена эштә булып, табибка күренә алмыйча, сәламәтлеге турында кайгырта алмаучылар күп.

🔥Шундыйлар өчен
бүген 20.00 сәгатьтән 24.00 сәгатькә кадәр Уфа, Мәсәгуть, Бөре, Белорет, Нефтекама, Сибай, Октябрьский, Күмертау, Стәрлетамак, Салават, Бәләбәй, Ишембай, Баймак, Учалы, Туймазы, Мәләүез, Дәүләкән, Дүртөйле, Благовещенск, Яңавыл һәм Чишмә халкы кич эштән соң поликлиналарына медосмотр үтәргә бара ала. 🔥🔥🔥

Чирнең баш калкытканын көтеп тормагыз, барып тикшеренегез. Сәламәт булыгыз! 🌹

Текстның дәвамы:
https://omet-rb.com/articles/-mgyyat/2026-10-28/bashkortstanda-b-gen-t-nge-dispanserizatsiya-t-k-r-l-r-4857787
Views: 3 418
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Җырчы Әлфинә Әзһәмованы хәзер дискотекаларга ешрак чакыралар — video 1 of 2, channel “«Өмет» | «Омет»” ▶ video
Җырчы Әлфинә Әзһәмованы хәзер дискотекаларга ешрак чакыралар — video 2 of 2, channel “«Өмет» | «Омет»” ▶ video
🎤Җырчы Әлфинә Әзһәмованы хәзер дискотекаларга ешрак чакыралар🔥🔥

🌏Аңардан ни өчен концертлар белән районнарга йөрмәве турында кызыксынганнар.

Баксаң, башка артистлар кебек, аның концертлар куеп йөрергә вакыты юк икән.🙄

🎤Атнаның дүрт көнендә эшли, дискотекаларда чыгыш ясый, мәҗлесләрдә җырларга да еш чакыралар икән. “Ирек мәйданы” басмасына ул:  

–Әле менә Магнитогорскидан кайттым, Ырынбурга чыгып китәм. Гел юлда арыта, әмма эшемне бик яраткач, анысы онытыла. Яшьләр шулай чакырып торгач, ничек инде бармыйсың!💃

👙🌴 Таиландка юллама алдык, декабрьдә бер айга китәргә исәп. Ике атна гына аз миңа. Ничектер, җәйне озайтасы килә,
– дип сөйләгән ул.
Views: 3 345
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
🔔"Озын толым" конкурсын бүген кич башлыйбыз, дуслар. Ә әлегә сез салган фотолар белән танышып үтик 👏

19нчы фотода –Есения Кулясова. 5 яшь. Уфа шәһәре.🌺

20нче фотода – Регина Солтанова. Аскын районы, Аскын авылы.🌻
21нче фотода – Гүзәлия Сибәгатуллина. Кушнаренко районы, Мәмәк авылы.🌷

22нче фотода –Гөлия Яруллина. 25 яшь. Татарстан, Апас районы Дәүләки авылы.🌹

23нче фотода –Арина Хәйруллина. 5 яшь. Дүртөйле районы, Семилетка авылы.🌼

24нче фотода – Сафина Берхеева. 5 яшь. Ульяновск шәһәре.🌸

25нче фотода – Лариса Алиманова. Ханты-Мансийск шәһәре. 🌷

26нчы фотода
Аделина Ибраһимова. Аскын районы, Олы Елга авылы.🌹

27нче фотода – Гөлүсә
Әхмәтшина
. Уфа шәһәре. 🌺

28нче фотода Кадрия Хөснуллина.
Татарстан, Әлмәт районы, Яңа Кәшер авылы. 🌷

29нче фото Алина Хафизова. 17 яшь. Югары Пышма шәһәре.

😉Әгәр бу конкурста сезнең дә катнашырга теләгегез бар икән, бүген 18:00 сәг. кадәр фотогызны 📸
📲админга җибәреп өлгерегез.🔥

✅Исем-фамилиягезне, кайда яшәгәнегезне языгыз.
✅Бер генә фото кабул ителә!! 😉
✅ Яшь чикләүләре юк!
Views: 3 410
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
The full feed — after free sign-up
VKontakte Telegram Odnoklassniki
Favorites at datool.ru

Follow the channel in your account

Sign up at datool.ru to add the channel “«Өмет» | «Омет»” to favorites and track its metrics.

Sign up
For channel owners

Verify your channel

Sign in or sign up at datool.ru, then add our bot to the channel following the instructions in your account. Once ownership is verified, the lock disappears and channel management becomes available.

Sign in or sign up

Report an inaccuracy

Describe what needs fixing. If you have a source, add a link.

You are leaving datool.ru

The link leads to an external website. datool.ru is not responsible for its content — check the address before entering passwords or payment details.

Redirecting in 10 s

Go