Әбдуллаһ ибн Гамр ибн әл-Ас әйткән: «Аллаһның Рәсүле ﷺ: “Исән чагымда төннәрен намаз укырмын һәм көндезен ураза тотармын!” — дип әйтәсең, чынлыкта, син моңа чыдый алмассың! (Кайбер көннәрдә) ураза тот, (башка көннәрдә) тотма; (кайчак) йокла, (кайчак) төнге намазга бас. Ай саен өч көн ураза тот, чөнки һәр изге гамәл өчен унлата әҗер биреләчәк, һәм бу өзлексез уразага тиң булыр». «Мин моннан күбрәккә сәләтле!» — дидем. Ул әйтте: «Алайса, өч көнгә бер көн ураза тот». «Мин моннан күбрәккә сәләтле!» — дидем. Ул әйтте: «Алайса, бер көн ураза тотып, бер көн тотмыйча яшә, чөнки бу — Дауд галәйһис-сәләмнең уразасы, һәм ул (үз җаныңа һәм тәнеңә) иң гадел (туры килә торган) ураза».
➡️Якыннарыңа җибәр!
🕌Әниләр мәчете.
Языл:
ВК https://vk.ru/club236052240
МАХ https://max.ru/mechet_eniler
ТГ https://t.me/mechet_eniler