New We are sorting MAX channels into categories and territories. Read the news
Public channel ID 72064666277267

Шәрык клубы/ Клуб Шарык

Russia
Open in MAX

Posts for the period

By reactions

Search and the whole feed — after free registration. Custom dates — with a subscription; the channel owner sees them for free. Sorting by reactions — with a subscription. Sign up

Loading…

ВИДЕОСПЕКТАКЛЬ
"МУЛЛА"

Автор:
Туфан Миңнуллин
Режиссер: Фәрит Бикчәнтәев

Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның соңгы әсәрләреннән берсе булган “Мулла” пьесасы 2006 елда узган “Яңа татар пьесасы” конкурсында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә лаек булган иде.

Бетү алдында торган татар авылына имансызлык куркынычы да яный. Катлаулы язмышка ия булган, шәһәрдән кайткан яшь кенә мулла авылны бу һаләкәттән коткарып калырмы? Авылдашларын туры юлга бастырып, иманга китерә алырмы? Спектакль бу сорауны бик катгый куйса да, бер яклы гына җавап бирми һәм тамашачының үзен дә уйланырга мәҗбүр итә.

Пьеса “Мулла” - одно из последних творений выдающегося драматурга Туфана Миннуллина. Пьеса удостоена Специальной премии Министерства культуры Республики Татарстан на конкурсе “Новая татарская пьеса” (2006).

Татарской деревне грозит вымирание и, что еще страшнее, кризис бездуховности. Сможет ли городской мулла, несмотря на свою молодость, человек сложной судьбы, предотвратить катастрофу? Спасет ли хоть одну живую душу, направит ли сельчан на путь истинный? Спектакль не дает однозначного ответа, но ставит вопрос ребром, зарождает сомнения в душе зрителя.

・7 ноябрь 15:00
・Шәрык клубы (Татарстан, 8)
・Билет
Views: 42
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Татар халык җырларына багышланган «МОҢЛЫ ТАРИХ» концертына рәхим… — video, channel “Шәрык клубы/ Клуб Шарык” ▶ video
Татар халык җырларына багышланган «МОҢЛЫ ТАРИХ» концертына рәхим итегез! 🎶✨

・29 октябрь, 19:00
・Шәрык клубында (Татарстан,8)
・Билетларны Г.Камал исемендәге ТДАТ сайтында сатып алырга мөмкин

Сезне көтеп калабыз! 🩵

Приглашаем на концерт «МЕЛОДИЯ ДУШИ»! ✨

・29 октября, 19:00
・ Восточный клуб (Татарстан,8)
• Билеты можно приобрести на сайте ТГАТ им Г. Камала

Будем рады видеть вас! 🩵
Views: 428
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
ТАРИХ БИТЛӘРЕ...📜

Ибраһим Вәлиулла улы Терегулов: белем юлындагы олы хезмәт һәм «Шәрык клубы»


Ибраһим Терегулов — татар мәгарифе тарихында тирән эз калдырган күпкырлы шәхес. Аның гомере белем таратуга, фәнни фикерне халык арасына җибәрүгә багышланган, ә «Шәрык клубы» шул юлда аның иң мөһим мәйданнарының берсе булды.
Терегулов 1852 елның 29 маенда Уфа шәһәрендә туа. Бала чактан ук белемгә омтылышы аерылып тора: биш яшьтә икән, әтисе хезмәт урынына күчеп киткәч, Ибраһимне туган авылыннан алып Уфага китерәләр һәм башлангыч белемне Госман Еникиевтә ала башлый. Аннан соң ул алты ел дәвамында тырышып укый, рус, француз һәм алман телләрен өйрәнә, 1855 елда Уфа гимназиясенә керә. Белем алу юлын тәмамлап, педагогик эшчәнлеген Казанда ветеринария институтында башлый: шунда ук шәкертләргә рус теле, табигать белеме, ботаника, зоология дәресләре бирә. 1878 елда институтны тәмамлагач, аны Татар укытучылар мәктәбенә табигать фәннәре укытучысы итеп чакыралар. Ул морабби (надзиратель) булып та эшли, укучыларына үрнәк булырга тырыша — үзе дә гербарийлар җыя, уку-укыту материалларын әзерли.
Аның нәшрият эшендәге роле аерым игътибарга лаек: утыздан артык китап бастыра. Тематикасы киң — малчылык, гигиена, бакчачылык, игенчелек, филология, педагогика, матур әдәбият. Ул заманда яңа китап язучыларның басылуы авыр булган шартларда Ибраһим мирза бастыручыларны табып, авторларны коткарып килгән. Шулай итеп, ул татар укучысына фәнни белемне җиңелрәк һәм кирәкле формада җиткерүгә зур өлеш кертә. Бу эшчәнлек аның «Шәрык клубы» белән тыгыз элемтәсен ныгыта: клуб аша ул чыгарган басмалар, уку программалары, фәнни-популяр мәгълүматлар халыкка тизрәк тарала.
«Шәрык клубы» милли мәдәниятне үстерү, фән һәм сәнгатьне халыкка якынлаштыру юлында зур адым булды, ә Терегулов шундый үсештә алып баручы шәхесләрнең берсе иде. Аның китаплары, дәресләре, уку материаллары клубның агарту миссиясен башкарды, укучылар һәм тыңлаучылар өчен белемне аңлаешлырак итте. Шул уңайдан 1920 елда Оренбург профсоюз комитеты тарафыннан аңа «Хезмәт батыры» мактаулы исеме бирелә.
Татар тарихы һәм мәгарифе өчен аның эшчәнлеге бәһәсез кыйммәткә ия: ул гомер буе белемгә, фәнгә, мәдәнияткә бирелгән шәхес буларак, «Шәрык клубы» мәйданында милли горурлык һәм фәнни үсешнең символы булып кала.

*Әлеге мәгълүмат Җәүдәт Миңнуллинның "Шәрык клубы. Тарихи очерк" китабыннан алынды.
Views: 97
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
ТЕЛ АЧКЫЧЫ — клуб изучения татарского языка✨

Хотите понимать татарскую речь, уверенно говорить на родном языке и ближе познакомиться с татарской культурой, историей и народным фольклором? Приглашаем вас в клуб изучения татарского языка «Тел ачкычы» — «Ключ к языку».

На встречах клуба вас ждёт:
• изучение татарского языка с нуля и для продолжающих;
• разговорная практика в дружеской атмосфере;
• знакомство с татарской культурой, историей, песнями, фольклором;
• живое общение и новые знакомства.

Клуб открыт для всех, кто интересуется татарским языком и культурой.

• Занятия ведёт Рамис Латыпов.
• Дата и время:
4, 11, 18, 25 ноября, 19:00
• Место: клуб «Шарык»
• Места ограничены!
• 16+
• Приобрести билеты можно на сайте ТГАТ им. Г. Камала

Откройте для себя язык, который хранит память народа.
«Тел ачкычы» — ключ к татарскому миру.
🌟

ТЕЛ АЧКЫЧЫ — татар телен өйрәнү клубы 💫

Татар телен өйрәнергә, татарча иркен сөйләшергә, татар мәдәниятен, тарихын һәм фольклорын яхшырак аңларга телисезме? Сезне «Тел ачкычы» — татар телен өйрәнү клубына чакырабыз.

Безнең очрашуларда:
• татар телен өйрәнү;
• сөйләшү практикасы;
• татар мәдәнияте, тарихы, җырлары, фольклоры белән танышу;
• җылы һәм дусларча аралашу.

Клуб татар теле һәм мәдәнияте белән кызыксынучыларның барысы өчен дә ачык.

• Дәресләрне Рәмис Латыйпов алып бара.
• Даталар:
4, 11, 18, 25 ноябрь 19:00
• Урыны: «Шәрык» клубы
• 16+
• Урыннар чикле! Татар телен яхшы белүчеләрдән кызык өчен генә дәресләргә язылмауларын сорыйбыз
・Билетларны Г. Камал исемендәге ТДАТ сайтында алырга мөмкин

«Тел ачкычы» — татар дөньясына ачкыч✨
Views: 100
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
VKontakte Telegram Odnoklassniki
Favorites at datool.ru

Follow the channel in your account

Sign up at datool.ru to add the channel “Шәрык клубы/ Клуб Шарык” to favorites and track its metrics.

Sign up
For channel owners

Verify your channel

Sign in or sign up at datool.ru, then add our bot to the channel following the instructions in your account. Once ownership is verified, the lock disappears and channel management becomes available.

Sign in or sign up

Report an inaccuracy

Describe what needs fixing. If you have a source, add a link.

You are leaving datool.ru

The link leads to an external website. datool.ru is not responsible for its content — check the address before entering passwords or payment details.

Redirecting in 10 s

Go