New We are sorting MAX channels into categories and territories. Read the news
Public channel ID 77008659527086

Рамиль Нутфуллин

Глава Балтасинского района РТ

https://max.ru/join/4t-bI9KpSdalP3ysXQ-SQUqQJWQLEigv2ZQE73nEseU

Channels in category
3 468
This channel's rank
№ 1 080
Open category →
Republic of TatarstanRussia

Posts for the period

By reactions

Search and the whole feed — after free registration. Custom dates — with a subscription; the channel owner sees them for free. Sorting by reactions — with a subscription. Sign up

Loading…

Чишмә ачу — зур шатлык! Куныр авылы бүген сөенечле мизгелләр кичерде.

Туган як табигатенә, аның саф чишмәләренә сакчыл караш — безнең халыкта буыннан-буынга күчеп килгән күркәм гадәт. Чишмәләрне барлау, чистарту, төзекләндерү — изге гамәл.

Бүген «Якты юл» хуҗалыгы, авыл халкы һәм читтә яшәсәләр дә, туган нигезен онытмаган егет-кызларыбыз тырышлыгы белән Кәби чишмәсе торгызылып бүген авылдашларын һәм башкала кунакларын үзе янына җыйды.Кунырлыларның яраткан чишмәсе сокланырлык итеп, зәвык белән эшләнгән!

Бәйрәмгә башкалабыздан да кадерле кунаклар кайткан иде. Җыр-моң, бер-береңә изге теләкләр, саф чишмә суыннан авыз итү...

Куныр авылы халкына, бу эшне башлап йөрүчеләргә зур рәхмәт! Кәби чишмәсе сулары беркайчан да саекмасын, авылга иминлек һәм бәрәкәт кенә алып килсен!
Views: 117
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Хәерле иртә, хөрмәтле райондашлар!

Казанлыларны, яраткан сатып алучыларыбызны Агросәнәгать паркына балтачлылар әзерләп алып килгән ярминкәгә чакырам.

Ассортиментыбыз бай.Балтач сөте, сыер мае, сыр, бәрәңге һәм мөгезле эре терлек итен казанлылар бүген дә бик яратып ала. Шәхси эшмәкәрләр, фермерлар җитештергән товарларга да сорау зур, сатып алучылар көтеп алалар,чагыштыралар, рәхмәтләрен ирештереп китәләр.

Ярминкәләрдә башкалада яшәүчеләр белән аралашып, элемтәләребез тагын да ныгый. Сатып алучыларны якты йөз белән каршы алган ярминкәне оештыручыларга, җирлек башлыкларына, авыл хуҗалыгы оешмалары белгечләренә, рухи матурлык өләшүче мәдәният хезмәткәрләренә зур рәхмәт!

Ярминкәнең эшчәнлеге белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Сәлим улы Баязитов та танышып чыкты һәм яхшы бәя бирде.

Бәйрәмнәрдә табыннарыгызны Балтач җитештерүчеләренең дә ризыклары бизәсен. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан районыбыз сатып алучыларын да читтә калдырмыйбыз. 4 ноябрь көнне Балтач бистәсендә һәм Чепья авылында бик бай ярминкә гөрләячәк. Көтеп калабыз!
Views: 508
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Бүген райондагы төзелеш объектларында булдым. Балтач сәнгать мәктәбе, программа нигезендә салынучы 10 йортта һәм Балтач, Норма мәктәпләрендәге төзелеш, төзекләндерү эшләре белән таныштык. Яңа объектларда яңалыклар көннән-көн арта. Юлларны тәртипләү, матурлау, коммуникация эшләре башкарыла.

Объектларда эш темпы яхшы, төзүчеләргә тел-теш тидерерлек түгел. Шулай да көзге матур көннәрнең кадерен белеп
төзелеш, төзекләндерү эшләрен үз вакытында тәмамларга кирәк.

Шушма яр буе паркын да карап чыктык. Паркыбыз тагын да ямьлерәк булсын өчен, анда да көзге төзекләндерү чаралары күрелә.
Views: 303
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана.

Бүгенге көндә районыбызда нигезсез рәвештә репрессиягә дучар ителгән биш кеше яши. Гөнаһсызга рәнҗетелеп яшәешләрендә бик күп авырлыклар күргән райондашларыбызның хәлләрен белдек, җылы теләкләребезне әйтеп һәркайсына районыбызның күчтәнәч-бүләкләрен тапшырдык. Алар барысы да тормышта үз урыннарын табып, гаилә корып , балалар үстергәннәр, әмма һәрвакыт курку хисе белән яшәгәннәр,йөрәкләрендәге яра гомер буе әрнетеп торган. Йөзләрендә аларның якыннарына карата ягылган яланы әле бүген дә күрергә мөмкин.

Тарихта мондый аяныч вакыйгалар башка кабатланмасын.Әрнү-газаплы елларның шаһиты булган райондашларыбызга сәламәтлек,җан тынычлыгы телим! Илебез тыныч, күкләребез аяз булсын!
Views: 535
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Бүген, 29 октябрьдә, ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

38 ел дәвамында Балтач районы ведомстводан тыш сак бүлеге гражданнарыбызның тынычлыгын һәм милкен саклау сагында тора. Сезнең бүгенге казанышларыгыз — югары профессионализм нәтиҗәсе. 235 тән артык объектның, шул исәптән тарихи мирас һәм социаль учреждениеләрнең иминлеген тәэмин итү, заманча технологияләрне уңышлы куллану һәм урлау очракларының булмавы — болар барысы да сезнең зур осталыгыгыз турында сөйли.

Хәзер сакчылык бүлеге вазыйфасына физик һәм юридик затларның милкен шартнамәләр буенча саклау, тормыш-көнкүрешне тәэмин итү объектларының һәм гражданнар күп була торган урыннарда террорчылыкка каршы тору кебек мөһим бурычлар да өстәлде.

Хөрмәтле ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Хезмәтегез өчен рәхмәт! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм хезмәт юлыгызда уңышлар телим. Һәрвакыт уяу һәм сак булыгыз!
Views: 322
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Бүген — истәлекле дата. ВЛКСМга 108 ел! Бу оешманың идеологиясе тарихта калса да, аның рухы, беренче төзелешләрнең дәрт-дәрманы һәм яшьлекнең кайнарлыгы күңелләребездә мәңгегә саклана.

Комсомол — ул безнең яшьлек, зур максатлар һәм һәрберебезнең ил язмышында катнашы булуын тою. Ул чорның иң матур традицияләре — хезмәткә тугрылык, бердәмлек, җаваплылык һәм туган якка мәхәббәт — бүген дә югалмады. Алар районның ирекле хәрәкәтләрендә, яшьләр советларында, волонтерлык отрядларында дәвам итә. Бу — буыннарның өзлексез бәйләнеше.

Районыбызда яшьләр сәясәте һәрвакыт өстенлектә. Без яшьләребезнең актив, сәләтле һәм максатчан булулары белән горурланабыз. Комсомолның күркәм традицияләре һичшиксез яшәячәк!

Гасырдан артык тарихлы оешманың туган көне һәркемгә яшьлек дәрте өстәсен! Ә өлкән буын вәкилләре — элекке комсомоллар — балаларының һәм оныкларының киләчәге өчен һәрвакыт тыныч булсын!
Views: 467
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Бүген V чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Балтач шәһәр җирлеге советының утырышы уздырдык.

Көн тәртибендә Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Габдрахманов Илдар Дамир улы 2026 елда үзара салым акчасына башкарылган һәм 2027 елда башкарылачак эшләр белән таныштырды. Депутатларның фикерләре тыңланды, тиешле карарлар кабул ителде.
Views: 351
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Отличная возможность представить наш район на всю страну: открыт прием заявок на IV Всероссийскую муниципальную премию «Служение»

Эта премия — главная награда для тех, кто каждый день решает задачи нашего района и всей России, делая жизнь земляков лучше. Она проводится по поручению Президента России Владимира Путина

Подать заявку на премию могут главы муниципальных образований, депутаты, муниципальные служащие, старосты и председатели ТОСов.

Главное условие — ваш проект должен быть реальным, работающим и приносить пользу людям. Заявки принимаются до 29 ноября 2026 года через личный кабинет на портале https://премияслужение.рф/

🏆 Уверен, что среди наших специалистов есть те, чей труд и преданность делу заслуживают высокой оценки. Давайте покажем всей стране, как работает наша малая родина!
Views: 296
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Оныгым бар — егет минем, көчле терәгем,
Онык кызым — гүзәл кызым, җан бәйрәмем.
Икесе ике якта тормышның нуры,
Аларга багышланган бабайның җыры.
Берсе — уңган, берсе — сылу, бәхет кошкаем,
Сез барда мин дөньяда иң бай бабаем.
Сау-сәламәт, шатлык белән үсегез тизрәк,
Сез — бабайның йөрәгенә иң олы бүләк!

Бүген Россиядә Әби-бабайлар көне билгеләп үтелә – бу җылы гаилә бәйрәме кайгырту, игътибар һәм якыннар белән үткәрелгән вакытның никадәр мөһим булуын искә төшерә.
Мин бәхетле бабай, дәү әти! Барыгызны да матур бәйрәм белән, хөрмәтле райондашларым! Әби-бабайлар көне – якыннарыбызны кочаклау өчен сәбәп! Һәркемгә бәхет, балалар, оныклар игелеге телим!

День бабушек и дедушек — повод обнять родных!
Пусть у старшего поколения будет больше поводов для улыбок, душевных встреч и радостных моментов в кругу семьи. Желаем всем крепкого здоровья, благополучия и любви родных.
Views: 375
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
The full feed — after free sign-up
VKontakte Telegram Odnoklassniki
Favorites at datool.ru

Follow the channel in your account

Sign up at datool.ru to add the channel “Рамиль Нутфуллин” to favorites and track its metrics.

Sign up
For channel owners

Verify your channel

Sign in or sign up at datool.ru, then add our bot to the channel following the instructions in your account. Once ownership is verified, the lock disappears and channel management becomes available.

Sign in or sign up

Report an inaccuracy

Describe what needs fixing. If you have a source, add a link.

You are leaving datool.ru

The link leads to an external website. datool.ru is not responsible for its content — check the address before entering passwords or payment details.

Redirecting in 10 s

Go