New We are sorting MAX channels into categories and territories. Read the news 
Public channel ID 73561894016463

Чирмешән мәдәният йорты

Russia

Posts for the period

By reactions

Search and the whole feed — after free registration. Custom dates — with a subscription; the channel owner sees them for free. Sorting by reactions — with a subscription. Sign up

Loading…

Бүген әтиләр көне — video, channel “Чирмешән мәдәният йорты” ▶ video
Бүген әтиләр көне ❤️
Әти… Бу кечкенә генә сүз эченә никадәр зур мәгънә, күпме мәхәббәт, җылылык һәм сагыну сыйган…
Әтиләр — безнең күзгә күренмәс таянычыбыз. Безне егылудан саклап торган, үзләре дәшмичә генә күңелебезне аңлаган, борчуларын эчләренә йотып, безгә көч биргән иң кадерле кешеләребез.
Аларның мәхәббәте һәрвакыт сүзләрдә чагылмый. Кайчак ул: «Туңып йөрмә», «Сак бул», «Өйгә кайтып җиттеңме?» дигән гади генә сүзләрдә яшеренә. Кайчак бер карашта, бер җылы кочакта, дәшмичә генә янәшәңдә булуда чагыла…
Әти яратуын һәрвакыт әйтеп тормаска мөмкин. Ләкин аның йөрәгендә безнең өчен һәрвакыт урын бар. Ул үзенең арыганын сиздермәскә, борчуларын күрсәтмәскә, тормышның авырлыкларын үзе күтәрергә тырыша. Чөнки аның өчен безнең бәхетебез — үз бәхетеннән дә кадерлерәк.
Без үскән саен аңлыйбыз: әти булу — гаилә башлыгы булу гына түгел. Ул — сиздермичә генә терәк булу, эндәшмичә генә ярату, үзеңә авыр булса да, балаларың өчен нык булып калу.
Кайвакыт без әтиләребезнең кадерен соңрак аңлыйбыз. Аларның һәр киңәшендә кайгырту, һәр кисәтүендә курку, һәр тынып калуында әйтелмәгән меңләгән хис ятканын еллар узгач кына төшенәбез…
Бүген һәр әтигә шуны әйтәсе килә: сезнең булуыгыз үзе зур бәхет. Сезнең барлыгыгыз безгә көч бирә, җаныбызга тынычлык өсти. Дөньяда кайда гына булсак та, ничә яшькә җитсәк тә, күңелебезнең бер почмагында без һәрвакыт әти назына мохтаҗ балалар булып калабыз.
Әтиләре янәшәдә булганнар — аларны кочаклагыз, җылы сүзләрегезне кызганмагыз. Чөнки кайчак иң зур бәхет — әти дип дәшә алу, аның тавышын ишетү, кулларын тоту.
Барлык әтиләргә дә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер телим. Балаларыгызның бәхетен күреп, аларның мәхәббәтенә төренеп яшәргә язсын.
Һәр әти үзенең никадәр кирәкле, никадәр кадерле икәнен белсен иде.
Әти — ул безнең күренмәс канатыбыз, дәшмичә генә саклаучы фәрештәбез, тормыш юлында таянычыбыз.
Әтиләребез барында кадерләрен белик. Аларга яратуыбызны әйтик. Чөнки бер көнне без иң гади генә сүзләрне дә әйтергә тилмерергә мөмкинбез…
Әтиләр көне белән!
Аллаһ һәр әтигә саулык, бәрәкәт, сабырлык бирсен. Балаларының йөрәк җылысын тоеп, кадер-хөрмәттә яшәргә насыйп итсен сезгә 🤍🙏
Views: 47
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Loading image…
Loading image…
Loading image…
Бүген, 14 октябрь көнне, Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, колхозда эшләп ялга чыккан өлкәннәргә күчтәнәчләр тараттык. Сау-сәламәт булып, тынычлыкта, иминлектә, куанып яшәргә язсын сезгә, кадерле өлкәннәребез!
#Өлкәннәрункөнлеге
#ХәрбиБатырлыкһәмХезмәтФидакарьлегеЕлы
Views: 60
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Loading image…
Loading image…
20 август көнне Чирмешән мәдәният йортында яшүсмерләр белән "Наркотиклар яки спорт? Без спортны сайлыйбыз!" дип аталган чара үтте.
#НаркотикиИлиСпорт
#МыВыбираемСпорт
#Апастовоинформ
#ЧИРМЕШӘНМӘДӘНИЯТЙОРТЫ
Views: 46
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy

Repost from “Апастово-информ 📲”

Loading image…
Loading image…
Loading image…
Loading image…
Чирмешәндә сайлау яңартылган мәдәният йортында уза👏

884нче номерлы сайлау участогы гөрләп тора.
Биредә халык өзелми, авылдашлар зур активлык һәм җаваплылык күрсәтеп, үзләренең гражданлык бурычын үтәргә ашыга.
Яңартылган бина, заманча, уңайлы шартлар, милли рух, сайлаучыларга күтәренке кәеф бирә, истәлекле итә.
Сайлау участогында һәркемне кайнар чәй һәм тәмле коймаклар көтә. Бу үз чиратында милли традицияләребезнең, татарча кунакчыллыкның гүзәл чагылышы. Тәмле ризыклар артында күршеләр белән аралашу, хәл-әхвәл белешү, фикер алышу мәдәният йортының фойесын чын-чынлап бәйрәм мәйданчыгына, җылы очрашу урынына әйләндерә.
Шулай итеп, 884нче сайлау участогында тавыш бирү күңелле аралашу, милли рух һәм бердәмлек бәйрәменә әверелә. Чирмешән халкы үзенең активлыгын, туган ягына һәм иленә булган мәхәббәтен тагын бер кат раслый.
Views: 111
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Loading image…
Loading image…
Loading image…
Loading image…
9 сентябрь көнне өлкәннәр белән саф һавада сызыклы биюләр үтте. Көзге җылы кичләрдә саф һавада шөгыльләнү өлкәннәрнең сәламәтлегендә уңай чагылыш таба.
#Апастовоинформ
#сызыклыбию
#ЛинейныеТанцы
#Волонтерыкультуры
Views: 57
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Loading image…
Loading image…
Loading image…
Loading image…
Loading image…
Loading image…
Бүген, 10 сентябрь көнне, Чирмешән мәдәният йортында район җитәкчеләре белән очрашу - җыен булды. Авыл халкы үзен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итте. Ә без җыенга килүчеләрне менә шундый матур күргәзмәләр, тәмле коймак, кайнар чәйләр белән каршы алдык.
#Апастовоинформ
#Чирмешәнмәдәниятйорты
#Авылҗыены
Views: 83
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
The full feed — after free sign-up
VKontakte Telegram Odnoklassniki
Favorites at datool.ru

Follow the channel in your account

Sign up at datool.ru to add the channel “Чирмешән мәдәният йорты” to favorites and track its metrics.

Sign up
For channel owners

Verify your channel

Sign in or sign up at datool.ru, then add our bot to the channel following the instructions in your account. Once ownership is verified, the lock disappears and channel management becomes available.

Sign in or sign up

Report an inaccuracy

Describe what needs fixing. If you have a source, add a link.

You are leaving datool.ru

The link leads to an external website. datool.ru is not responsible for its content — check the address before entering passwords or payment details.

Redirecting in 10 s

Go