Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость
Открытый канал ID 68819815757296

Татар халык ашлары

Россия
Открыть в MAX

Публикации за период

По реакциям

Поиск и вся лента — после бесплатной регистрации. Свои даты — по подписке; владелец канала видит их бесплатно. Сортировка по реакциям — по подписке. Зарегистрироваться

Загрузка…

Загружаем изображение…
Алма бәлеше пешердем, дуслар🙌🏻
Бик тәмле😋 тәмләп чәй эчәбез хәзер🙏🏻

Камыр өчен:
180 гр маргарин
1 йомырка
3 кашык шикәр комы
1 калак тоз
1 кап разрыхлитель
Ванилин
Җылымса су ~30-50 мл
Он

Эчлек өчен:
Алма
Шикәр комы
Сыер мае
Кукуруз крахмалы

Иң башта камырны ясадым. Аннан камыр ял иткән арада алманың кабыгыннан чистартып турыйбыз. Камырны җәеп камыр өстенә башта кукуруз крахмалы сибәбез, аннан алмаларны салабыз, өстенә шикәр комы сибәбез hәм сыер мае турап салабыз. Пирогыбызның өстен камыр белән каплап, ясап, кызган мичтә 35 минут пешереп алабыз.

Чәйләрегез тәмле булсын🍎🍏

Авт.alisa_fayzullina 😍❤
Просмотры: 5 287
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Загружаем изображение…
Кара карлыганнан "Пятиминутка" кайнатмасы.

Бу кайнатманы кайнату өчен бернинди үлчәү дә, бизмән дә кирәк түгел. Бар да стканалап үлчәнә. Кайнатма тәмле, хуш исле була һәм әчеми дә, күгәрми дә.

Зур табакка 6 стакан су, 10 стакан шикәр комы салып, кайнатырга куябыз.

Кайнап чыккач, утны киметеп, 20 минут буе ширбәтне кайнатабыз.

20 минуттан соң ширбәткә 15 стакан юылган кара карлыган салабыз.

Кайнап чыкканнан соң, нәкъ 5 минут кына утта тотабыз да, сүндерәбез. Өстенә чыккан күбеген җыеп алабыз.

Кайнатмага тагын 15 стакан шикәр комы кушып, эреп беткәнче болгатабыз.

Суынгач, банкаларга тутырабыз.

Мәрьям Миңнеголова.
Просмотры: 4 049
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Загружаем изображение…
Тәмле булочкалар.
250 мл.җылы сөт,
2 аш кашыгы песок,
0,5 чәй калагы тоз,
1 чәй калагы коры чүпрә,
30 гр.эретелгән ак май,
1 йомырка,
2 стакан он.
Камыр басып кабарырга куябыз,кабарып менгәч баскалап кире төшерәбез.
Әзер камырдан уртача зурлыктагы шарчыклар әвәлибез дә,җәябез,җәемнең кырыйларын кискәләп чыгып,очларын тоташтырабыз(чәчәк таҗлары килеп чыга).Уртасына варенье яисә джем,җиләк-җимеш куябыз.
Ясап 15 мин.тоткач пешерергә куябыз.
Тәмле булсын!
Просмотры: 3 520
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Загружаем изображение…
Бабушкин торты

4 шт йомырканы сытабыз.
Ана 200 гр шикэр комы салып яхшылап болгатабыз.
400 гр магазин каймагы салабыз. 10%ярый.
2аш кашыгы сыек май салып болгатабыз.
*** *** *** *** *** ***
400гр онга, 1 чэй калагы разрыхлитель салып болгатабыз.
Шушы онны теге массага экрен генэ салып, кертеп бетерэбез.
Шул массаны 4 кэ булеп духовкада 15 минут пешерэбез.

Ул коржлар пешкэн арада.
200 гр магазин каймагына.
100 гр шикэр комы салып купертэбез.

Крем эзер.
Суынган корж остенэ сортэбез.
Тезеп бетерэбез.
Остен эретелгэг шоколад белэн бизибез.

Чэйлэрегез тэмле булсын. 🙏🤗

Гузель Шагигараева
Просмотры: 3 166
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Загружаем изображение…
КОРОЛЕВСКАЯ ВАТРУШКА 😋😋😋

Алабыз 400 гр творог ,ванилин, 5 йомырка ,1 стакан песок ,тоз чеметем , 1 чэй калагы очында сода уксуста сундерелгэн ,блендер белэн бутап эчлек эзерлибез ,180 гр сливочный май алып ике стакан он белэн уалыйбыз бер чэй калагы разрыхлитель салып ,мин онга салдым ,чеметем тозда онытмадым ,уаланган онны топкэ салдым куп олешен ,агыздым эчлекне ,уаланган оннын икенче олешен остенэ сиптем ,180 градуста пеште ,мммм ,тэмле итеп ашаганнан сон бу пирог белэн чэй искиткеч..
Тэмле булсын чэйлэрегез!!!

Автор Тэския Вагизова 😍❤
Просмотры: 2 992
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Загружаем изображение…
❤ ЭРЕМЧЕКЛЕ-ҖИЛӘКЛЕ ПИРОГ 🥮

⬇️Крошка эчен :
🔸350 гр он
🔸250 гр сл май
🔸2 аш к шикәр комы
🔸1 ч. к разрыхлитель

⬇️Эчлеккэ:
🔸500 гр эремчек
🔸2 йомырка
🔸150-200 гр шикәр комы
🔸Җиләк 0,5 кг
🔸Ванилин чама белән

🔄Блендер белән изәргә мөмкин (мин болгаттым буген)

🥮Ярты өлеш крошканы табага салып, тигезлибез, бортлар ясыйбыз. Аннан соң эремчекле катнашманы салабыз һәм өстенә җиләк тезеп чыгабыз. Аннан калган крошканы тигезләп җәябез.
♨️170гр та 1 сәгать пешерәбез, суытып кына
кисәбез кызлар, кичтән пешереп иртәнгә киссәң тагын да бик яхшы була.
Җиләк-җимеш вакытында пешеренеп калыйк!
Ризык булсын 🙏🙏🙏

Автор tamle_tabyn
Просмотры: 2 928
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Загружаем изображение…
Җиләк пирогы😋🍓

Песочный камыр белән.
1пачка йомшак слив.май белән 3ст онны уабыз, кушабыз 1ст песок, 10гр разрыхлитель, 2 йомырка, камыр ясап кул белән табага җәябез, өстенә холодильникта катырылган җир жиләге җәябез. Пешкәч 200 гр сметанага 3 а.к.песок бутап өстенә ягабыз.

Авт. Рузалия Сиразева
Просмотры: 2 789
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Загружаем изображение…
Кыяр ябу

3 литрлы банкалар тобенэ ,гвоздика 4-5 шт,горошок борыч 5 шт ,душистый тугэрэк борыч 5 шт ,лавр ,укроп зонтигы берничэ шт ,сарымсак бер ничэ булем ,2-3 ачы борыч ,маринад ,бер оч литр банка расчетына ,4 кашык песок ,2 аш кашыгы тоз ,бер аш кашыгы лимон кислотасы ,литр ярым суга ,кемдер ике литр ала ,кайнатып чыгарырга ,кыярларны юып тутыргач беренче заливка ясыйбыз ,суынганчы тотабыз ,тугеп рассол салып боргычлап куябыз ,кетердек кыярлар ,элек савет заманында магазинда шундый кыярлар була иде ,проба ясап карагыз быел ,ошый икэн семьягызга ,килэсе елга куплэп ябарсыз ,бу рецепт атмый , агармый ,рецептны дорес кулланыгыз.

Рецепт авторы Таския Вагизова
Просмотры: 2 803
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Загружаем изображение…
Ничек тәмле итеп кыстыбый пешерергә? Рецепты бик гади - ялкаулыгыңны читкә куасың да, алъяпкычыңны билеңә бәйлисең, башыңа яулыгыңны ябасың һәм кухняда эшеңне башлап җибәрәсең. Пешергәч ник тәмле булмасын инде ул!
Ә сез яратасызмы кыстыбый? Мин дә бик яратам.
Камыр өчен: йомырка – 2 данә, сөт – 200–250 мл, үсемлек мае – 60 г, он – 600–700 г, тәменчә тоз. Бәрәңгедән эчлек: уртача зурлыктагы бәрәңге – 24 данә, атланмай – 150 г, сөт – 600 мл, тәменчә тоз. Тары ярмасыннан эчлек: тары ярмасы – 200 г, атланмай – 60 г, сөт – 1 л, тәменчә тоз, шикәр комы.
Эш барышы: савытка йомырка сытып, сөт, үсемлек мае, тоз кушып, барысын бергә болгатабыз. Он өстәп, камыр басабыз.

Камырны 12 кисәккә бүләбез дә һәркайсын десерт тәлинкәсе зурлыгында юка итеп җәябез. Кызган коры табада башта бер ягын, аннары икенче ягын пешереп алабыз. Җәймәнең яртысына эчлек салып, икенче ягы белән каплыйбыз.
Просмотры: 2 923
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Загружаем изображение…
ГӨБӘДИЯ 🥮🥮🥮

Камыр өчен кирәк :
Ак май - 180 грамм
Шикәр комы - ярты стакан
Йомырка - 2
Тоз - чеметеп
Көпшәкләндергеч - 1 чәй калагы
Он

Эчлек өчен кирәк :
Корт- 300 грамм
Дөге - 1 стаканнан әзрәк
Йөзем - 300 грамм
Пешкән йомырка - 3
Шикәр комы
Ак май (эретелгән) - 30 аш кашыгы

Өстенә сибәргә-он+шикәр комы +ак май

Эш барышы :
Бүлмә температурасында майга шикәр комын кушып күпертәбез
Йомырка, тоз салып болгатабыз
Он+көпшәкләндергечне кушып камыр басабыз
2 тигез булмаган өлешкә бүләбез
Зуррак өлешне табага җәябез
Камыр өстенә кортны җәябез, шикәр комы сибәбез
Бүрттерелгән дөге һәм йөземне җәябез
Йомырканы вак кыргычтан кырабыз
Эретелгән майны салып чыгабыз
Икенче кисәк камырны җәеп өстен каплыйбыз
Шикәр комы, май, онны болгатабыз һәм гөбәдиянең өстенә сибәбез
180дә 40 минут тирәсе пешә
Җылы килеш бигрәк тәмле була👍
Чәйләрегез тәмле булсын!

АВТОР mazitova16
Просмотры: 2 674
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Вся лента — после бесплатной регистрации
ВКонтакте Телеграм Одноклассники
Избранное в datool.ru

Следите за каналом в личном кабинете

Зарегистрируйтесь в datool.ru, чтобы добавить канал «Татар халык ашлары» в избранное и отслеживать его показатели.

Зарегистрироваться
Для владельцев каналов

Подтвердите свой канал

Войдите или зарегистрируйтесь в datool.ru, затем добавьте нашего бота в канал по инструкции в личном кабинете. После проверки владения замок исчезнет и вам станет доступно управление каналом.

Войти или зарегистрироваться

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти