Загружаем изображение…
Тәмле булочкалар.
250 мл.җылы сөт,
2 аш кашыгы песок,
0,5 чәй калагы тоз,
1 чәй калагы коры чүпрә,
30 гр.эретелгән ак май,
1 йомырка,
2 стакан он.
Камыр басып кабарырга куябыз,кабарып менгәч баскалап кире төшерәбез.
Әзер камырдан уртача зурлыктагы шарчыклар әвәлибез дә,җәябез,җәемнең кырыйларын кискәләп чыгып,очларын тоташтырабыз(чәчәк таҗлары килеп чыга).Уртасына варенье яисә джем,җиләк-җимеш куябыз.
Ясап 15 мин.тоткач пешерергә куябыз.
Тәмле булсын!