Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

Ничек тәмле итеп кыстыбый пешерергә? Рецепты бик гади - ялкаулыгыңны…

Загружаем изображение…
Ничек тәмле итеп кыстыбый пешерергә? Рецепты бик гади - ялкаулыгыңны читкә куасың да, алъяпкычыңны билеңә бәйлисең, башыңа яулыгыңны ябасың һәм кухняда эшеңне башлап җибәрәсең. Пешергәч ник тәмле булмасын инде ул!
Ә сез яратасызмы кыстыбый? Мин дә бик яратам.
Камыр өчен: йомырка – 2 данә, сөт – 200–250 мл, үсемлек мае – 60 г, он – 600–700 г, тәменчә тоз. Бәрәңгедән эчлек: уртача зурлыктагы бәрәңге – 24 данә, атланмай – 150 г, сөт – 600 мл, тәменчә тоз. Тары ярмасыннан эчлек: тары ярмасы – 200 г, атланмай – 60 г, сөт – 1 л, тәменчә тоз, шикәр комы.
Эш барышы: савытка йомырка сытып, сөт, үсемлек мае, тоз кушып, барысын бергә болгатабыз. Он өстәп, камыр басабыз.

Камырны 12 кисәккә бүләбез дә һәркайсын десерт тәлинкәсе зурлыгында юка итеп җәябез. Кызган коры табада башта бер ягын, аннары икенче ягын пешереп алабыз. Җәймәнең яртысына эчлек салып, икенче ягы белән каплыйбыз.
Просмотры: 2 923
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти