Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость
Открытый канал ID 68438828982330

Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan

Официальный канал газеты "Кызыл таң". Республиканың иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни басмасы.

Каналов в рубрике
10 361
Место этого канала
№ 3 288
Открыть рубрику →
Каналов в рубрике
13 324
Место этого канала
№ 3 789
Открыть рубрику →
Республика БашкортостанРоссия
Открыть в MAX

Публикации за период

По реакциям

Поиск и вся лента — после бесплатной регистрации. Свои даты — по подписке; владелец канала видит их бесплатно. Сортировка по реакциям — по подписке. Зарегистрироваться

Загрузка…

✅Бу иртәне кыска гына бер риваятьтән башлыйк әле.
“Оҗмахта ике фәрештә бар икән. Берсе һәрвакыт болыт өстендә ял итеп ята, икенчесе көне-төне җир белән күк арасында очып йөри, ди.
—Нигә син туктамыйча тегендә-монда очып йөрисең ул? – дип сораган ял итеп ятучы фәрештә икенчесеннән.
—Мин Ходайга “Ярдәм ит...” дип башланучы мөрәҗәгатьләр ташыйм. Ә син нигә гел ял итәсең? — дигән тегесе.
—Мин “Рәхмәт, Ходаем...” дип башланучы мөрәҗәгатьләр ташырга тиешмен...”
✅Шулай... Ә сезнең Ходайга мөрәҗәгатьләрегез нинди сүзләрдән башлана, дуслар?..
Хәерле җомга иртәсе белән!
Просмотры: 8
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
📉 Башкортстанда һәр унынчы муниципаль хезмәткәрне кыскартырга мөмкиннәр
Киләсе елда республика районнары һәм шәһәр округлары хакимиятләрендә хезмәткәрләр санын 10 процентка киметергә планлаштыралар. Проектны Башкортстан Финанс министрлыгы әзерләгән

Кыскартулар 54 районга һәм тугыз шәһәр округына кагылачак. Хакимият башлыкларын бу үзгәрешләр читләтеп үтәчәк

📊 Муниципаль хезмәткәрләрнең саны 5177дән 4656га кадәр кимиячәк. Уфада исә аларның саны 1139дан 1025кә төшәргә мөмкин. Шул ук вакытта шәһәр хакимиятендә башлыкның сигез урынбасары сакланачак

👉 Кызыл таң:  сайт |  ВК | ОК | MAX
Просмотры: 286
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
🥇«Салават Юлаев» капитаны КХЛда орден алды

🏒Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 40 яшьлек сакчы Григорий Панинны Салават Юлаев ордены белән бүләкләде. Тантана 25 октябрьдә «Уфа-Арена»да Казанның «Ак Барс» командасы белән матчтан соң булды.

🥇Бераз алдарак, 19 октябрьдә, Панин Континенталь хоккей лигасында үзенең меңенче матчын уздырды. Ул КХЛ тарихында мондый нәтиҗәгә ирешкән алтынчы хоккейчы булды.

🎁Юбилей хөрмәтенә капитанга алтын клюшка һәм истәлекле джерси бүләк иттеләр.

Мең матч — хөрмәткә лаек казаныш!🎉
Просмотры: 297
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
🚨 Стәрлетамак күгендә җиде БПЛА бәреп төшерелгән
Бу хакта шәһәр башлыгы Эмиль Шәймәрданов хәбәр итте

Аның сүзләренә караганда, Русия Оборона министрлыгы көчләре һәм «БАРС» бүлекчәсе җиде пилотсыз очкычны юк иткән. Ватыкларның берсе предприятие территориясенә төшкән. Завод штатлы режимда эшләвен дәвам итә.

👉 Кызыл таң:  сайт |  ВК | ОК | MAX
Просмотры: 399
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Русиядә агымдагы елда аюлар һөҗүменнән 29 кеше зыян күргән. Төбәк хакимиятләре хәбәрләре һәм ачык мәгълүматлар нигезендә ясалган исәпләүләргә таянып, аларның 9ы Красноярск төбәгенә туры килә, дип хәбәр итәләр.
Просмотры: 362
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
👍Уфада яңа "Балачак йолдызлыгы" скверын ачтылар. Ул 4 миллион сумга төшкән.

✅Сипайлово микрорайонында Юрий Гагарин урамындагы 25/1 санлы йорт янында җәяүлеләр юллары, яктырткычлар, эскәмияләр һәм чүп савытлары куелган, агачлар һәм куаклар утыртылган.
Просмотры: 393
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
☃️Кыш бабай поезды кайчан киләчәк?
 
❄️Русия тимер юллары агымдагы елга Кыш Бабай поезды маршрутын игълан итте. Бәйрәм составы 8 ноябрьдә Бөек Устюгтан сәяхәткә чыгачак. Ике ай эчендә поезд Русия шәһәрләрендә 66 тукталыш ясаячак.
❄️Әйтик, составны беренче булып Инта шәһәрендә каршы алачаклар.
Уфада поезд - 10 декабрьдә, 11 декабрь көнне Туймазыда туктый.
❄️Яңа елны Кыш Бабай поезды командасы — Ярославльдә, ә Раштуаны Санкт-Петербургта каршы алачак.
❄️Мәскәүдә тылсымлы состав гадәттәгечә ике көнгә – 2 һәм 3 гыйнварга тукталачак.
❄️Программа 9 гыйнварда старт ноктасында – Бөек Устюгта тәмамланачак.
❄️Бу елның төп яңалыгы — Урыс төньягы һәм поляр аръягы буйлап зур сәяхәт булачак. Бәйрәмне беренче мәртәбә Инта, Лабытнанга, Воркута, Усинск, Печора, Сыктывкар, шулай ук Яңа Уренгой һәм Ноябрьск шәһәрләренә алып киләчәкләр.
☃️Кыш Бабай поезды – ул бәйрәмчә бизәлгән күчмә резиденция. Гадәттәгечә, чаралар уздырыла торган шәһәрләргә ул паровоз белән килә. Теләгән һәркем паровоз кабинасына менеп, уникаль фотолар ясый ала.
Просмотры: 350
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
«Сәнгать төне» ничек узачак?
3 ноябрьдә Башкортстан Республикасы «Сәнгать төне» Бөтенрусия акциясенә кушылачак.

Быел акция «Мәдәниятләр бердәмлегендә — халык көче» девизы астында уза һәм Русия халыклары бердәмлеге елына багышлана.

Башкортстан гаиләләре, халкы һәм кунаклары өчен 18.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр республиканың 100дән артык дәүләт һәм муниципаль музее ишекләре ачылачак, анда алар Русия һәм Башкортстан халыкларының бердәмлегенә, тарихи-мәдәни мирасны популярлаштыруга багышланган чаралар, шул исәптән күргәзмәләр, экскурсияләр һәм остаханәләр программаларын тәкъдим итәчәк.
"Сәнгать төне" акциясе - музей киңлегенә яңача карау, Башкортстанның һәм бөтен Русиянең күпмилләтле мәдәни мирасы белән танышу, шулай ук үзеңне традицион һөнәрләрдә сынап карау мөмкинлеге ул, дип билгелиләр Мәдәният министрлыгында.

Башкортстан Республикасы музейлары чараларының җентекле программасы белән учреждениеләрнең рәсми сайтларында һәм аларның социаль челтәрдәге аккаунтларында танышырга мөмкин.

Фото: Зөһрә Исламова
Просмотры: 345
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Башкортстанда креатив проектлар авторларын бүләкләячәкләр — видео, канал «Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan» ▶ видео
🎨 Башкортстанда креатив проектлар авторларын бүләкләячәкләр
«Создатели» премиясенә 619 гариза килгән. Ул креатив идеяләрне тормышка ашырып, кызыклы проектлар булдыручы кешеләрне билгеләп үтә

🏆 Премия Радий Хәбиров башлангычы белән оештырылган. Җиңүчеләрне 3 ноябрьдә Уфадагы «Торатау» конгресс-холлында бүләкләячәкләр

📍 Тантана 2-4 ноябрьдә «Русия креатив атналыгы — Евразия» форумы кысаларында үтәчәк

👉 Кызыл таң:  сайт |  ВК | ОК | MAX
Просмотры: 329
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Вся лента — после бесплатной регистрации
ВКонтакте Телеграм Одноклассники
Избранное в datool.ru

Следите за каналом в личном кабинете

Зарегистрируйтесь в datool.ru, чтобы добавить канал «Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan» в избранное и отслеживать его показатели.

Зарегистрироваться
Для владельцев каналов

Подтвердите свой канал

Войдите или зарегистрируйтесь в datool.ru, затем добавьте нашего бота в канал по инструкции в личном кабинете. После проверки владения замок исчезнет и вам станет доступно управление каналом.

Войти или зарегистрироваться

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти