✅Бу иртәне кыска гына бер риваятьтән башлыйк әле.
“Оҗмахта ике фәрештә бар икән. Берсе һәрвакыт болыт өстендә ял итеп ята, икенчесе көне-төне җир белән күк арасында очып йөри, ди.
—Нигә син туктамыйча тегендә-монда очып йөрисең ул? – дип сораган ял итеп ятучы фәрештә икенчесеннән.
—Мин Ходайга “Ярдәм ит...” дип башланучы мөрәҗәгатьләр ташыйм. Ә син нигә гел ял итәсең? — дигән тегесе.
—Мин “Рәхмәт, Ходаем...” дип башланучы мөрәҗәгатьләр ташырга тиешмен...”
✅Шулай... Ә сезнең Ходайга мөрәҗәгатьләрегез нинди сүзләрдән башлана, дуслар?..
Хәерле җомга иртәсе белән!