🥇«Салават Юлаев» капитаны КХЛда орден алды
🏒Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 40 яшьлек сакчы Григорий Панинны Салават Юлаев ордены белән бүләкләде. Тантана 25 октябрьдә «Уфа-Арена»да Казанның «Ак Барс» командасы белән матчтан соң булды.
🥇Бераз алдарак, 19 октябрьдә, Панин Континенталь хоккей лигасында үзенең меңенче матчын уздырды. Ул КХЛ тарихында мондый нәтиҗәгә ирешкән алтынчы хоккейчы булды.
🎁Юбилей хөрмәтенә капитанга алтын клюшка һәм истәлекле джерси бүләк иттеләр.
Мең матч — хөрмәткә лаек казаныш!🎉