☃️Кыш бабай поезды кайчан киләчәк?
❄️Русия тимер юллары агымдагы елга Кыш Бабай поезды маршрутын игълан итте. Бәйрәм составы 8 ноябрьдә Бөек Устюгтан сәяхәткә чыгачак. Ике ай эчендә поезд Русия шәһәрләрендә 66 тукталыш ясаячак.
❄️Әйтик, составны беренче булып Инта шәһәрендә каршы алачаклар.
Уфада поезд - 10 декабрьдә, 11 декабрь көнне Туймазыда туктый.
❄️Яңа елны Кыш Бабай поезды командасы — Ярославльдә, ә Раштуаны Санкт-Петербургта каршы алачак.
❄️Мәскәүдә тылсымлы состав гадәттәгечә ике көнгә – 2 һәм 3 гыйнварга тукталачак.
❄️Программа 9 гыйнварда старт ноктасында – Бөек Устюгта тәмамланачак.
❄️Бу елның төп яңалыгы — Урыс төньягы һәм поляр аръягы буйлап зур сәяхәт булачак. Бәйрәмне беренче мәртәбә Инта, Лабытнанга, Воркута, Усинск, Печора, Сыктывкар, шулай ук Яңа Уренгой һәм Ноябрьск шәһәрләренә алып киләчәкләр.
☃️Кыш Бабай поезды – ул бәйрәмчә бизәлгән күчмә резиденция. Гадәттәгечә, чаралар уздырыла торган шәһәрләргә ул паровоз белән килә. Теләгән һәркем паровоз кабинасына менеп, уникаль фотолар ясый ала.