Бүгенге көндә районыбызда нигезсез рәвештә репрессиягә дучар ителгән биш кеше яши. Гөнаһсызга рәнҗетелеп яшәешләрендә бик күп авырлыклар күргән райондашларыбызның хәлләрен белдек, җылы теләкләребезне әйтеп һәркайсына районыбызның күчтәнәч-бүләкләрен тапшырдык. Алар барысы да тормышта үз урыннарын табып, гаилә корып , балалар үстергәннәр, әмма һәрвакыт курку хисе белән яшәгәннәр,йөрәкләрендәге яра гомер буе әрнетеп торган. Йөзләрендә аларның якыннарына карата ягылган яланы әле бүген дә күрергә мөмкин.
Тарихта мондый аяныч вакыйгалар башка кабатланмасын.Әрнү-газаплы елларның шаһиты булган райондашларыбызга сәламәтлек,җан тынычлыгы телим! Илебез тыныч, күкләребез аяз булсын!