Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость
Открытый канал ID 77008659527086

Рамиль Нутфуллин

Глава Балтасинского района РТ

https://max.ru/join/4t-bI9KpSdalP3ysXQ-SQUqQJWQLEigv2ZQE73nEseU

Каналов в рубрике
3 443
Место этого канала
№ 1 084
Открыть рубрику →
Открыть в MAX

Публикации за период

По реакциям

Поиск и вся лента — после бесплатной регистрации. Свои даты — по подписке; владелец канала видит их бесплатно. Сортировка по реакциям — по подписке. Зарегистрироваться

Загрузка…

Бүген, 29 октябрьдә, ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

38 ел дәвамында Балтач районы ведомстводан тыш сак бүлеге гражданнарыбызның тынычлыгын һәм милкен саклау сагында тора. Сезнең бүгенге казанышларыгыз — югары профессионализм нәтиҗәсе. 235 тән артык объектның, шул исәптән тарихи мирас һәм социаль учреждениеләрнең иминлеген тәэмин итү, заманча технологияләрне уңышлы куллану һәм урлау очракларының булмавы — болар барысы да сезнең зур осталыгыгыз турында сөйли.

Хәзер сакчылык бүлеге вазыйфасына физик һәм юридик затларның милкен шартнамәләр буенча саклау, тормыш-көнкүрешне тәэмин итү объектларының һәм гражданнар күп була торган урыннарда террорчылыкка каршы тору кебек мөһим бурычлар да өстәлде.

Хөрмәтле ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Хезмәтегез өчен рәхмәт! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм хезмәт юлыгызда уңышлар телим. Һәрвакыт уяу һәм сак булыгыз!
Просмотры: 94
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Бүген — истәлекле дата. ВЛКСМга 108 ел! Бу оешманың идеологиясе тарихта калса да, аның рухы, беренче төзелешләрнең дәрт-дәрманы һәм яшьлекнең кайнарлыгы күңелләребездә мәңгегә саклана.

Комсомол — ул безнең яшьлек, зур максатлар һәм һәрберебезнең ил язмышында катнашы булуын тою. Ул чорның иң матур традицияләре — хезмәткә тугрылык, бердәмлек, җаваплылык һәм туган якка мәхәббәт — бүген дә югалмады. Алар районның ирекле хәрәкәтләрендә, яшьләр советларында, волонтерлык отрядларында дәвам итә. Бу — буыннарның өзлексез бәйләнеше.

Районыбызда яшьләр сәясәте һәрвакыт өстенлектә. Без яшьләребезнең актив, сәләтле һәм максатчан булулары белән горурланабыз. Комсомолның күркәм традицияләре һичшиксез яшәячәк!

Гасырдан артык тарихлы оешманың туган көне һәркемгә яшьлек дәрте өстәсен! Ә өлкән буын вәкилләре — элекке комсомоллар — балаларының һәм оныкларының киләчәге өчен һәрвакыт тыныч булсын!
Просмотры: 265
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Бүген V чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Балтач шәһәр җирлеге советының утырышы уздырдык.

Көн тәртибендә Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Габдрахманов Илдар Дамир улы 2026 елда үзара салым акчасына башкарылган һәм 2027 елда башкарылачак эшләр белән таныштырды. Депутатларның фикерләре тыңланды, тиешле карарлар кабул ителде.
Просмотры: 285
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Отличная возможность представить наш район на всю страну: открыт прием заявок на IV Всероссийскую муниципальную премию «Служение»

Эта премия — главная награда для тех, кто каждый день решает задачи нашего района и всей России, делая жизнь земляков лучше. Она проводится по поручению Президента России Владимира Путина

Подать заявку на премию могут главы муниципальных образований, депутаты, муниципальные служащие, старосты и председатели ТОСов.

Главное условие — ваш проект должен быть реальным, работающим и приносить пользу людям. Заявки принимаются до 29 ноября 2026 года через личный кабинет на портале https://премияслужение.рф/

🏆 Уверен, что среди наших специалистов есть те, чей труд и преданность делу заслуживают высокой оценки. Давайте покажем всей стране, как работает наша малая родина!
Просмотры: 233
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Оныгым бар — егет минем, көчле терәгем,
Онык кызым — гүзәл кызым, җан бәйрәмем.
Икесе ике якта тормышның нуры,
Аларга багышланган бабайның җыры.
Берсе — уңган, берсе — сылу, бәхет кошкаем,
Сез барда мин дөньяда иң бай бабаем.
Сау-сәламәт, шатлык белән үсегез тизрәк,
Сез — бабайның йөрәгенә иң олы бүләк!

Бүген Россиядә Әби-бабайлар көне билгеләп үтелә – бу җылы гаилә бәйрәме кайгырту, игътибар һәм якыннар белән үткәрелгән вакытның никадәр мөһим булуын искә төшерә.
Мин бәхетле бабай, дәү әти! Барыгызны да матур бәйрәм белән, хөрмәтле райондашларым! Әби-бабайлар көне – якыннарыбызны кочаклау өчен сәбәп! Һәркемгә бәхет, балалар, оныклар игелеге телим!

День бабушек и дедушек — повод обнять родных!
Пусть у старшего поколения будет больше поводов для улыбок, душевных встреч и радостных моментов в кругу семьи. Желаем всем крепкого здоровья, благополучия и любви родных.
Просмотры: 317
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре, тармак ветераннары!

Халкыбызның иминлеге, тормышы һәм сәламәтлеге, районыбызның социаль- икътисади үсеше сезгә һәм һәлакәтләрсез эшегезгә нык бәйле. Авыр хезмәтегез, җаваплылык һәм югары һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт сүзләремне кабул итеп алыгыз.

Бүгенге тормышны транспортсыз күз алдына да китереп булмый. Машина йөртүне гомерлек юлдашы итеп сайлаганнар өчен ул, гомумән яшәү рәвеше. Ә андый кешеләр безнең арабызда аз түгел: җәмәгать транспортын йөртүчеләр, оешма-предприятиеләрдә шофер хезмәтен башкаручылар, ерак араларга, фронтка йөк ташучылар көннең күпчелек өлешен руль артында уздыра.

Юллардагы хәвефсезлек, иминлек руль артына утырган шофёрлар кулында. Һөнәри шофёрлардан тыш, машина йөртүче ир-атларны, хатын-кызларны, яшьләребезне дә бәйрәм белән котлыйм. Барыр юлларыбыз киң, иркен, җаннарыбыз тыныч булсын! Бәйрәм белән!
Тирән ихтирам белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин
Просмотры: 888
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Кукурузны бөртеккә алуда дүртенче атна нәтиҗәләре буенча 2 группада «Татарстан» хуҗалыгынннан «RSM-161» комбайнын иярләүче Рәфкать Саттаров җиңүче!

Тәҗрибәле игенчегә хезмәте өчен рәхмәтебезне белдереп, вымпелны тапшырып яхшы хезмәт кәефе, уңышлар һәм сәламәтлек теләдек
Просмотры: 451
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Бүген кукурузны бөртеккә сугуда дүртенче атна җиңүчеләрен бүләкләдек. Сосна» җәмгыятендә «Акрос 550» комбайнында хезмәт куючы Расил Зыятдинов кабат җиңүчеләр рәтендә.

Афәрин, Расил! Сезнең кебек тырыш хезмәтчәннәр районыбызның таянычы.
Просмотры: 419
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Хәерле иртә, хөрмәтле райондашлар!

Бүгенге иртәбезне «Ватаным Татарстан» газетасы
журналистлары белән эшлекле әңгәмәдә башлап җибәрдек, районыбызның төзелеш объектлары белән танышабыз.

"Ватаным Татарстан" газетасы яңа проект башлады, ул «Район башлыгы белән бер көн» дип атала. Хезмәт көнебез республикабызның иң көчле басма мәгълүмат чарасы хезмәткәрләре белән узачак. Хәерле сәгатьтә!
Просмотры: 405
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Вся лента — после бесплатной регистрации
ВКонтакте Телеграм Одноклассники
Избранное в datool.ru

Следите за каналом в личном кабинете

Зарегистрируйтесь в datool.ru, чтобы добавить канал «Рамиль Нутфуллин» в избранное и отслеживать его показатели.

Зарегистрироваться
Для владельцев каналов

Подтвердите свой канал

Войдите или зарегистрируйтесь в datool.ru, затем добавьте нашего бота в канал по инструкции в личном кабинете. После проверки владения замок исчезнет и вам станет доступно управление каналом.

Войти или зарегистрироваться

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти