Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре, тармак ветераннары!



Халкыбызның иминлеге, тормышы һәм сәламәтлеге, районыбызның социаль- икътисади үсеше сезгә һәм һәлакәтләрсез эшегезгә нык бәйле. Авыр хезмәтегез, җаваплылык һәм югары һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт сүзләремне кабул итеп алыгыз.

Бүгенге тормышны транспортсыз күз алдына да китереп булмый. Машина йөртүне гомерлек юлдашы итеп сайлаганнар өчен ул, гомумән яшәү рәвеше. Ә андый кешеләр безнең арабызда аз түгел: җәмәгать транспортын йөртүчеләр, оешма-предприятиеләрдә шофер хезмәтен башкаручылар, ерак араларга, фронтка йөк ташучылар көннең күпчелек өлешен руль артында уздыра.

Юллардагы хәвефсезлек, иминлек руль артына утырган шофёрлар кулында. Һөнәри шофёрлардан тыш, машина йөртүче ир-атларны, хатын-кызларны, яшьләребезне дә бәйрәм белән котлыйм. Барыр юлларыбыз киң, иркен, җаннарыбыз тыныч булсын! Бәйрәм белән!
Тирән ихтирам белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин
Просмотры: 909
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти