Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

Бүген, 29 октябрьдә, ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.



38 ел дәвамында Балтач районы ведомстводан тыш сак бүлеге гражданнарыбызның тынычлыгын һәм милкен саклау сагында тора. Сезнең бүгенге казанышларыгыз — югары профессионализм нәтиҗәсе. 235 тән артык объектның, шул исәптән тарихи мирас һәм социаль учреждениеләрнең иминлеген тәэмин итү, заманча технологияләрне уңышлы куллану һәм урлау очракларының булмавы — болар барысы да сезнең зур осталыгыгыз турында сөйли.

Хәзер сакчылык бүлеге вазыйфасына физик һәм юридик затларның милкен шартнамәләр буенча саклау, тормыш-көнкүрешне тәэмин итү объектларының һәм гражданнар күп була торган урыннарда террорчылыкка каршы тору кебек мөһим бурычлар да өстәлде.

Хөрмәтле ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Хезмәтегез өчен рәхмәт! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм хезмәт юлыгызда уңышлар телим. Һәрвакыт уяу һәм сак булыгыз!
Просмотры: 94
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти