New We are sorting MAX channels into categories and territories. Read the news

Моннан йөз еллар элек төзелеп, 1950 нче елларга кадәр хезмәт иткән, Казанның Подлужный бистәсеннән (хәзерге Толстой урамы тирәсе) елганың икенче ягына алып чыгучы күпер булганын


#белә_идегезме ?
СЫЕР КҮПЕРЕ дип йөрткәннәр аны.

❓Ни өчен сыер күпере?

🐄Сере бик гади: бу күпер аша Казансуның икенче ягындагы көтүлекләргә сыерлар куганнар. Куйбышев сусаклагычы төзелгәннән соң Казансу бик нык җәелә, бу күпер тирәләре дә, көтүлекләр дә су астында кала. Хәзер бу җирләрдә, белгәнебезчә, Яңа Савин районы калкып чыккан.

🌱Көтүлек җирләреннән тыш монда сугыш вакытында бәрәңге җирләре булган. Кешеләр бүлеп биргән кишәрлекләрдә бәрәңге үстергәннәр.

🌁Хәтерләсәгез - монысы инде безнең буын тарихы - якынча шушы тирәләрдә берникадәр вакыт понтонлы күпер эшләп торды.
Views: 90
Open in MAX Report an inaccuracy

Report an inaccuracy

Describe what needs fixing. If you have a source, add a link.

You are leaving datool.ru

The link leads to an external website. datool.ru is not responsible for its content — check the address before entering passwords or payment details.

Redirecting in 10 s

Go