New We are sorting MAX channels into categories and territories. Read the news

🔔Яшьлекләрен комсомол булып үткәргән буынны бүгенге КОМСОМОЛ КӨНЕ белән котлыйбыз!



Комсомол оешмалары эшчәнлеге - яшьлекләрен СССР да уздырганнарның барысына да диярлек кагылган тарихи чынбарлык.
Комсомол булган һәркемнең әлеге оешмалар эшчәнлеге белән бәйле үз истәлекләре, хатирәләре бар.
Алар комсомолга керүгә, членлык взносларын түләүгә, комсомол оешмасы җитәкчеләрен сайлауга, утырышларында катнашуга, төрле чаралар уздыруга, илкүләм зур төзелешләрдә катнашуга, тагын әллә ниләргә бәйле.
Шуларның кайсыларына бәйле кемдә нинди истәлек бар, безнең белән уртаклашырга чакырабыз.
Хәтирәләрегезне яңарту башында исегезгә комсомолга керер алдыннан ВЛКСМ аббревиатурасын хәтердә калдырыр өчен халкыбыз уйлап тапкан супер "Вәли лапаста кәҗә савып маташа" җөмләсен искә төшерәбез.
Views: 163
Open in MAX Report an inaccuracy

Report an inaccuracy

Describe what needs fixing. If you have a source, add a link.

You are leaving datool.ru

The link leads to an external website. datool.ru is not responsible for its content — check the address before entering passwords or payment details.

Redirecting in 10 s

Go