New We are sorting MAX channels into categories and territories. Read the news
Эльвира Фазлиева (АИДА) белән интервьюдан өзек — video, channel “Татар Эстрада” ▶ video

Эльвира Фазлиева (АИДА) белән интервьюдан өзек 👇



— Тәкъдим ясаганда күңелдә нинди хисләр булды? Хәзер инде туй йә никах турында уйланасыздыр?

— Тәкъдим ясагач, әлбәттә, бик сөендем. «Шаккаттым, көтелмәгән хәл иде», — дип әйтә алмыйм, чөнки без гаилә кору турында сөйләшә идек. Ресторанга кичке ашка кердек, менә шул мизгелдә сөйгәнем тәкъдим ясады. Туй турында уйлыйбыз, сөйләшәбез. Хәзер инде планлаштыру этабына күчәбез. Ирем рус кешесе булгач, никах үткәрмибез. Туйга Мәскәүдәге дус-туганнарыбызны җыясы килә.

Минем туганнарга Мәскәүгә килергә кыенрак була. Әни дә соңгы арада авырды, аңа озын юлга чыгарга ярамый әле. Шуңа мөмкинлек булгач, Әлмәткә кайтып, тагын бер кат якыннарыбыз белән мәҗлес үткәрергә исәп бар. Беркемне игътибарсыз калдырасы килми. Моңа өстәп, әнинең дә мине туй күлмәгендә күрәсе киләдер. Мин бер тапкыр да кияүгә чыкмадым әле. Туй күлмәген кигәнем дә, рәсми язылышканым да булмады.
Views: 3 008
Open in MAX Report an inaccuracy

Report an inaccuracy

Describe what needs fixing. If you have a source, add a link.

You are leaving datool.ru

The link leads to an external website. datool.ru is not responsible for its content — check the address before entering passwords or payment details.

Redirecting in 10 s

Go