New We are sorting MAX channels into categories and territories. Read the news
Аксубай районыннан автор - башкаручы Җәлил Насибуллинның махсус хәрби… — video 1 of 2, channel “Татар Эстрада” ▶ video
Аксубай районыннан автор - башкаручы Җәлил Насибуллинның махсус хәрби… — video 2 of 2, channel “Татар Эстрада” ▶ video
Аксубай районыннан автор - башкаручы Җәлил Насибуллинның махсус хәрби… — photo, channel “Татар Эстрада”

Аксубай районыннан автор - башкаручы Җәлил Насибуллинның махсус хәрби операциядә һәлак булуы турында хәбәр килде 😢



"Композитор" позывноен алган Җәлил, Аксубай районы Иске Ибрай авылыннан. Җыр аның яраткан шөгеле була. Хәрби операция башлангач җырчының малае мобилизациягә эләгә. Җәлил, озак уйламыйча, килешү төзеп, малае артыннан шул ук частькә китә.

Массакүләм тамашачыга ул 2023 елның башында танылды. Ул вакытта интернет челтәрендә, аның блиндажда, солдатлар белән "Мин яратам сине шашынып" дигән җыры киң таралып өлгерде.

Ялга кайткач, 8 март бәйрәме уңаеннан, авылдашлары өчен соңгы зур концертын куя. Күңеле сизенгән кебек : "Әллә тагын кайтып була, әллә юк. Баргач, зур сугышка керәбез", - дигән сүзләре була.

Авыр туфракларыгыз җиңел булсын диеп, башын ия татар дөньясы.
Урыныгыз җәннәттә булсын!
🤲
Views: 5 936
Open in MAX Report an inaccuracy

Report an inaccuracy

Describe what needs fixing. If you have a source, add a link.

You are leaving datool.ru

The link leads to an external website. datool.ru is not responsible for its content — check the address before entering passwords or payment details.

Redirecting in 10 s

Go