ВЛКСМ сафларында тәрбияләнгән миллионнарның бәйрәме бүген!
Коммунистик яшьләр союзының романтика, хыял, фидакарьлек, батырлык белән язылган биографиясен бүген дә горурлану катыш соклану белән искә төшерәбез. Данлы комсомол традицияләрен бүген дә сакларга тырышабыз. Патриотизм, батырлык, дуслык, энтузиазм, чын оештыру мәктәбе булган данлы оешмабыз әллә никадәр эшләргә илһамландырган, бөек башлангычларга юл ачкан!
Комсомоллар – Бөек Ватан сугышы геройлары, комсомоллар – чирәм җирләрне үзләштерүчеләр, комсомоллар – космонавтлар... Бөтенсоюз комсомол төзелешләре БАМ, КАМАЗлар, Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивальләре... Һәм, әлбәттә, җырларыбыз! «Комсомольцы-добровольцы», «Главное, ребята, сердцем не стареть!..», «Любовь, комсомол и весна», «Мой адрес – Советский Союз»лар...
Без бүген шулар турында сөйләштек.