New We are sorting MAX channels into categories and territories. Read the news

Шамил Маннапов



* * *
Рәхмәт сиңа матур итеп көлгән өчен,
Көтмәгәндә башым әйләндергән өчен,
Әлегәчә гади булган бар нәрсәне
Әллә нниди сихри ямьгә төргән өчен.

Рәхмәт сиңа төшләремә кергән өчен,
Көтеп алган яңгыр булып килгән өчен,
Күңлемдәге сулып барган гөлләремә
Яшәртүле яшәү көче биргән өчен.

Рәхмәт сиңа иң бәхетле көннәр өчен,
Кавыштырган сихри айлы төннәр өчен,
Рәхмәтемнең иң олысы: мәхәббәтне
Гомер буе саклап кала белгән өчен.

#Хәерлеиртә
Views: 112
Open in MAX Report an inaccuracy

Report an inaccuracy

Describe what needs fixing. If you have a source, add a link.

You are leaving datool.ru

The link leads to an external website. datool.ru is not responsible for its content — check the address before entering passwords or payment details.

Redirecting in 10 s

Go