ВКонтакте төркемендә #рәхмәтсиңаәти марафонын игълан иткән идек. Әлеге пост марафонда катнашкан Рузалия ханымның истәлекләре:
«18 октябрь Әтиләр көне ❤️
Әтием турында истәлекләр...
... Әти-әнине сайлап алмыйлар, диләр... Әгәр дә сайлау мөмкинлеге бирелсә, мин икенче, йөзенче, меңенче тапкыр да үз әтиемне сайлар идем! Әтиемне - Фәнис Әхмәзакир улын... Вакыты белән кырыс, гомере буе гадел, таләпчән, шул ук вакытта җор телле һәм киң күңелле әтиемне...
Әтием, без инде биш ел синсез…»
Укырга
Марафон дәвам итә. Кушылыгыз.