New We are sorting MAX channels into categories and territories. Read the news

Каенкаем! Син яшь кыздай,


Сылусың һәм назлысың.
Карашымны җәлеп итми,
Яныңнан уздырмыйсың!
Салкын кышта бөркәнәсең
Ак челтәр нәфис шәлең,
Энҗе сипкәндәй янасың,
Карамый юктыр хәлем...

Язларында алкаларның,
Иң матурын тагасың.
Зифа буеңа килешле
Яшел күлмәк ябасың.
Җәй көнендә яфрак - яфрак,
Толымнарың җиргәчә.
Таң атканда сиңа кунып,
Сандугачлар серләшә.

Ә көзләрдә син сарыдан,
Әлләме соң алтыннан?
Яфракларың коясыңдыр,
Күңелең моң - зарыннан.
Сылу, зифа каенкаем,
Таң нурында коен син!
Ак каеным - каенкаем —
Туган җирнең яме син!

Раушания Сафина
Views: 3 354
Open in MAX Report an inaccuracy

Report an inaccuracy

Describe what needs fixing. If you have a source, add a link.

You are leaving datool.ru

The link leads to an external website. datool.ru is not responsible for its content — check the address before entering passwords or payment details.

Redirecting in 10 s

Go