New We are sorting MAX channels into categories and territories. Read the news

🍗Тавык итеннән колбаса эшлибез👍

🍗Тавык итеннән колбаса эшлибез👍
(Рецепт)


Сатып алынган колбасаның нәрсәдән эшләнгәнен белмибез, шуңа күрә аны үзебез ясыйбыз.🔥🔥

👉Әзерләү өчен кирәк:

- Бер тавык
- 1 баш суган
- 3 дәфнә яфрагы
- Бөртекле борыч,тоз - тәменә карап
- 1 кишер
- 2 аш кашыгы чи чөгендер суты
- 40 г желатин.


👉Эш барышы:

✅ Башта тавыкны пешерергә куябыз. Янына кишер һәм суган салабыз.
Аннан барсын бергә 2 сәгать тирәсе кайнатабыз.
🍃Пешеп җитәрәк дәфнә (лавр) яфрагы, борыч һәм тоз өстибез.

✅ Суынгач, сөякләреннән һәм тиресеннән аерабыз.

✅ Шулпаны сөзәбез. Колбаса өчен 300 мл шулпа кирәк булачак. 🥄Аңа 40 г. желатин салып, яхшылап бутыйбыз.

✅Колбасага матур алсу төс бирсен өчен чи чөгендерне🌰 кыргыч аша чыгарып, 🥄2 аш кашыгы сутын алабыз.

✅Тавык итен, кишер һәм суганны желатинлы шулпага салабыз, чөгендер сутын да шунда кушабыз.

✅ Тозын тәмләп карыйбыз, җитмәсә – өстибез.
Тәмләткечләр салабыз. Блендерда яхшылап әйләндерәбез.

✅Әзер массаны пластик шешәгә тутырып, суыткычка куябыз.

😋Бик тәмле ризык килеп чыга. Кибеттән алган колбасаның составында зыянлы матдәләр дә булырга мөмкин, шуңа күрә, иренмәгез, үзегез эшләгез.😉
Views: 3 928
Open in MAX Report an inaccuracy

Report an inaccuracy

Describe what needs fixing. If you have a source, add a link.

You are leaving datool.ru

The link leads to an external website. datool.ru is not responsible for its content — check the address before entering passwords or payment details.

Redirecting in 10 s

Go