New We are sorting MAX channels into categories and territories. Read the news

2026 елда Татарстанда махсус операция катнашучысы булган…

Loading image…
2026 елда Татарстанда махсус операция катнашучысы булган эшмәкәрләргә, аларның гаилә әгъзаларына, шулай ук хезмәткәрләре махсус операция зонасында хезмәттә булган эшмәкәрләргә эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме программалары буенча бизнес-проектларны гамәлгә ашыру өчен 705 миллион сум юнәлдерелгән. Ярдәм «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләте икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Икътисад министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы үсеш институтлары тарафыннан күрсәтелгән.

Иң зур ихтыяҗ «СВОга ярдәм» махсус микрофинанс продуктына булган: аның буенча 92 кече һәм урта бизнес субъектына 412 млн сум микрозаем бирелгән. 86 эшмәкәргә микрозаемнар буенча поручитель сыйфатында өстәмә 253 млн сум тәкъдим ителгән. Тагын якынча 40 млн сум «СВОга лизинг ярдәме» ташламалы лизинг программасы кысаларында җәлеп ителгән – акчалар җиһазларны һәм транспорт чараларын яңартуга яки сатып алуга юнәлдерелгән.

Тулырак: https://muslumirc.ru/news/statit/2026-elda-tatarstanda-xarbi-operaciia-katnasucysy-bulgan-esmakarlar-700-mln-iardam-algan
Views: 280
Open in MAX Report an inaccuracy

Report an inaccuracy

Describe what needs fixing. If you have a source, add a link.

You are leaving datool.ru

The link leads to an external website. datool.ru is not responsible for its content — check the address before entering passwords or payment details.

Redirecting in 10 s

Go