ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ.
1️⃣1️⃣5️⃣дәрес: бер тамчы дегет, бер мичкә балны бозмасын...
Бервакыт пәйгамбәрдән (с.г.в.): “Аллаһының илчесе! Фәлән хатын төне буе намаз укый, көндез ураза тота, шундый-шундый изге гамәлләр кыла, садака бирә, ләкин теле белән күршеләренә зыян китерә — аның хакында ни әйтерсең?” - дип сораганнар.
Ул: *“Ул хатында изгелек юк, ул — ут әһеленнән!”* - дигән.
Кешеләр янә: “Ә фәлән хатын исә фәрыз намазларны гына укый, кипкән эремчек белән бераз садака бирә, ләкин беркемгә дә зыян китерми?”- дип сораганнар.
Аллаһының илчесе (с.г.в.): *“Ул — җәннәт әһеленнән!”*- дигән (Бохариның "Әдәб әл-Мөфрәд"ендә килә).
Хатыннарның беренчесе төнләрен намазлар укый, көндезләрен уразасын тота, садакасын мулдан бирә, изгелеге шактый, әмма күршесенә ТЕЛЕ белән генә (гайбәт, тавыш күтәрү... ) зыян салып, бөтен изгелекләрен юкка чыгарган. Бабайларыбыз: "Мең сум садака биргәнче, бер сум харам малдан саклан", - дип заяга гына әйтмәгәннәр.
Кайвакыт, үзебез дә сизмәстән, сүзебез, гамәлебез белән кемнеңдер хакына кереп, кемнедер рәнҗетеп, күпме изге эшләребезне юкка чыгарабыз.
🤲 Йә, Раббым, үзебезнең күркәм холкыбыз, җылы сүзебез, мөләем йөзебез белән хак динебезнең матурлыгын кешеләргә күрсәтергә насыйп әйлә.