Кайбер төннәре йокысыз үтә Сәриянең. Ни өчен дигән сорауга җавап эзли ул. Кайчан Хәмите рәхимсезгә әйләнде? Кайчан аның күңеленә кара корт керде? Шундый матур тормыш алып барып ни өчен ят кешегә әйләнде? Хәмитенең саранлыгы аларны шушындый тормышка дучар иттеме? Бу сорауларга җавапны Сәрия әле дә таба алмый...
ХИКӘЯЛӘР (РАССКАЗЫ)
Китап укысаң, белемең артыр,
Укымасаң, белгәнең дә онытылыр.
Һәркем үз юлында:
Сатучы – хисап сөйли,
Укытучы – китап сөйли.
Китапның белмәгәне юк.
- Channels in category
- 3 943
- This channel's rank
- № 127
The section failed to load.
The data did not refresh — the previous period is still shown.
Dashboard
23 October — 29 October 2026
Loading…
Audience growth
+251subscribers in the period
+109 biggest gain · 23 Oct 2026
Quality index
Views and reach
Subscriber engagement
Citation index
0.2citation index
Place among similar channels — higher than 51 %. To reach the “high” level, the channel needs to overtake 28 more channels.
#25 868 in MAX · More — the “Mentions” tab
When and how much it posts
Post formats
Every post is a dot
Higher means more views, bigger means more reactions. Click a dot to open the post.
Period totals
Click a metric to see it across the period below
Ads in the channel
Top posts
By views for the period
Posts by day
Pale bars are days, the line is the 7-day average: you can see whether the channel is speeding up or slowing down
Data updated at 09:55 Moscow time. Views are the current counts of posts published on those days; average reach counts posts older than two days. How the quality index is calculated
Posts for the period
Loading…
Кайбер төннәре йокысыз үтә Сәриянең. Ни өчен дигән сорауга җавап эзли ул. Кайчан Хәмите рәхимсезгә әйләнде? Кайчан аның күңеленә кара корт керде? Шундый матур тормыш алып барып ни өчен ят кешегә әйләнде? Хәмитенең саранлыгы аларны шушындый тормышка дучар иттеме? Бу сорауларга җавапны Сәрия әле дә таба алмый...
Галия ӘХМӘТОВА
Тормышындагы авыр вакытларны Сәрия әле дә тыныч кына исенә төшерә алмый. Ни өчен дигән сорауга ул һаман да җавап таба алмый интегә.
Сәрия Хәмит белән дусларының туган көнендә таныша. Киң җилкәле, һәрвакыт уйнап-көлеп сөйләшүче иргә хатын игътибар итми калмый. Мәҗлестәге һәркемгә игътибар итеп, барысы белән дә уртак тел тапкан Хәмит нигәдер Сәрия янына озакка туктала. Алар диванга утырган килеш кич буе дөнья хәлләре турында сөйләшә. Ирнең назлы карашы ошый хатынга. «Сиңа елмаю килешә. Һәрвакыт елмаеп кына йөр», – дип, комплиментлар яудыра ул. Ә Сәрия, оялып, кызлар кебек кызарып чыга. Хуҗаларның беркемгә бармаган мәчеләре Хәмитнең тезләренә менеп утыра. Чынлап та бик изге күңелле кешедер бу, хайваннар, бигрәк тә мәчеләр сизә, диләр, дип уйлый Сәрия. Ирнең озатырга теләвенә дә риза була.
Җылы җәйге кич. Сәрия әкрен генә Хәмит белән янәшә атлый. «Нинди рәхәт мизгел. Күптән мондый рәхәт халәт кичергәнем булмаган, төнге урамнан йөргәнем юк икән бит», – дип уйлый ул. Сәриянең урам буйлап һава сулап ял итеп йөрергә вакыты юк. Бигрәк тә ир-атлар белән. Өч ел элек ире белән аерылышалар. Гаиләне бик саклап калырга теләсә дә, башкага гашыйк булган ирен үз янында көчләп тотуның мәгънәсез булуын аңлый. Яраткан кешесенең хыянәтеннән соң башка ирләргә ышанычы бетә аның. Аларга борылып карау түгел, уйламый да. Вакыты да җитми. Ике үсмер баласын аякка бастырырга, картаеп барган әнисен дә тәрбияләргә кирәк.
Әмма бу кич Сәриянең күңелен иләсләндерә. Аның янәшәсендә барган иргә сыенасы килә. Хисләргә биреләсе иде дә беразга гына башны югалтасы иде. Яратасы, яратыласы, ышанырга өйрәнәсе иде... Хәмит белән кабат очрашырга ризалыгын бирә...
Ир Сәриянең генә түгел, балаларның да ышанычын бик тиз яулый. Инде күптән ирләр кулын күрмәгән йортка килеп керүгә үк кулына балта-чүкеч ала. Ә кулы эш белә аның. Сәрия Хәмитнең өйләрендә үз кешегә әйләнүен сизми дә кала. Соңыннан гына ирнең өйләнгән булуын, хатынының бик каты авырып ятканын белә. Ул бит инде хатынына хыянәт итә, мин дә гаепле дигән уйларны куарга тырыша. Хәмиттән аерыла алмавын, бик яратуын аңлый. Ярты елдан соң Хәмитнең хатыны үлә.
Башта никах укытып кына яшиләр, аннан никахларын рәсмиләштерәләр. Ул кызы белән Хәмит фатирына күченә. Укуын тәмамлап эшли башлаган улы әбисе йортында кала. Хәмитнең үз тормышларын корган ике баласы да Сәрияне җылы кабул итә. Ял саен кунакка киләләр. Соңыннан оныклар барлыкка килә. Хәмит белән Сәриянең фатиры балалар тавышыннан гөрләп тора. Сәрия дә оныклар өчен үлеп тора. Үзенеке, үгигә бүлми ул балаларны да, оныкларны да. Ул елга якын әнә шулай бәхетле яши алар. Өйгә тавыш көтмәгәндә керә...
Сәриянең кызы күкрәк баласы белән тол кала. Ире юл фаҗигасендә һәлак була. Терәген югалткан бала әни яшәгән фатирга кайта. Менә шуннан гаиләгә тавыш керә. Хәмит үги кызының үзләре белән яшәвен яратмый. Нигә әле мин аларны ашатырга тиеш, ди ул. Югыйсә баш хисапчы булып эшләгән Сәрия Хәмиткә караганда ике тапкыр күбрәк акча алып кайта. Болай да аңлаша алмый яшәгән гаиләгә яңа машина сатып алу янган утка май салу була. Сәриянең җыйган акчасына сатып алган машинаны, билгеле, хатын үз исеменә рәсмиләштерә. Машинада Хәмит йөриячәк, ә аның кем исемендә булуы мөһим дә булмаска тиеш... Әмма һәрвакыт баш булырга яраткан Хәмит кара тавыш чыгара. Кызы белән оныгын алып, Сәрия өйдән чыгып китә, ул көнне улында куналар.
Икенче көнне иртән Хәмит килеп тә җитә. Гафу үтенә. «Синсез яши алмыйм», – ди ул. Матур итеп яшәгән еллар хакына Сәрия аны гафу итә. Тормышлары элекке кебек түгәрәк булыр, балалар, оныклар белән мәш килеп яшәрбез дип өметләнә ул. Әмма Хәмитнең күңеленә кергән корт бәхетле яшәргә ирек бирми. Берничә атнадан кабат тавыш чыга. Бу юлы Хәмит: «Йә мин, йә кызың», – дип шарт куя. «Кызың фатир арендалап яшәсен», – ди ул. Ирен ничек кенә яратса да, Сәрия китәргә карар кыла. Бала бавыр ите, иң авыр вакытында кызына терәк булырга кирәк. Ул кызын, оныгын алып кабат өйдән чыгып китә. Инде бөтенләйгә!
— Ну, үзең уйлап кара, мин аны, сасыган авыл картын, кая куйыйм? Синеңчә, нәрсә, Мәскәүгә алып килеп, башкаланы сасытыйммы? Кайтмыйм да, йөрмим дә, күрәсем, ишетәсем дә килми, если честно... Пойми меня правильно. Надеюсь үз проблемаларыгызны без меня хәл итәрсез... Пока... — булды җавап.
Ә Мансур карт иртән дә, кичен дә улын көтте. "Менә кайтыр, мине алып китәр. Шәһәр фатирында рәхәттә яшәрмен мин дә", — дип хыялланды. Зиһене буталганда да, баласына бәхет, саулык теләде. Малларын да карый алмый башлап, аларны сатып бетергәч, бөтенләй бетереште.
— Кая әле, Мансур абый, ачып укып карыйк әле, нәрсә язды икән Ролан? — Ирек, күршесе кулыннан телефон трубкасын алып, анда язылганнарга күз йөгертте. "Батя, башкача мине борчып шалтыратма. Прошу тебя. Ненавижу авылны. Ә син мине прости. Миңа син кирәкмисең. Миндә сиңа урын юк. Калганын үзең кара. Прощай..." — дип язылган иде анда.
— Ник укымыйсың, улым, Ирек? Әллә, бер-бер хәл булганмы балама, Роланыма? — Мансур, борчылып, Ирекнең җиңен тарткалады.
— Юк, Мансур абый, бар да әйбәт. "Әти, хәлләрең әйбәтме? Ризыгың бармы? Минем өчен борчылма. Минем бар да әйбәт. Эшкә чит илгә җибәрәләр. Пока шалтыратмый тор. Үзем бәйләнешкә чыгармын", — дигән. Син, Мансур абый, булмаса, Ролан кайтканчы бездә генә торып тор инде. Ул чит илдән кайтканчы гына, — дигән булды Ирек, картның күзләренә туры карамый гына, балачак дустының әтисе турында кайгыртучанлык күрсәтеп.
— Балакаем, бәхетле булгыры! Анда да мине кайгырткан бит, балам. Чит илгә диң, ә? Исән йөрсен балам. Бәхетле булсын! Рәхмәт, улым, Ирек... — диде Мансур, канәгать булып.
Аида ХӘЙРТДИНОВА
Мансур хатыннан уңмады. Улы Роланга ике яшь тулган елда хәләле суга батып үлде. Шул эчкечелеккә бирелүе алга илтмәде инде аны. Мансур эштә вакытта урам буйлап эзләнеп эчте, бала караусыз булды. Ярый күршеләре мәрхәмәтле бәндәләр. Үзләренең дә Ирекләре Ролан белән бер яшьтә. Аралары ике генә ай. Атасы эштә вакытта гел аларда булды сабый. Игез балалар кебек үстеләр.
Колхозда механизатор Мансур үзен тулысынча баласына багышлады. Алдынгы булгач, акчаны мулдан алды. Абзар тулы сыер малы асрады. Савым сыерлары дүрт баштан ким булмады. Берсен савып эчсәләр, өчесен бозауларына имезде. Сөт имеп үскән үгез бозауларны яшь ярымга кадәр симертте дә, иткә сатты.
Ихата тирәсен карамады. Атасыннан калган, узган гасырның илленче елларында төзелгән йорт шактый тузган булса да, яңартырга ашыкмады. Купшаклаган буяулы, сәләмә түбәле, тәрәзә сыланган йорт, буралары кыйшайган абзар читтән бик фәкыйрь күренсә дә, хуҗаның исе китмәде.
Роланы бик бәләкәй чагыннан эшләп үсте. Печән чапты, җыйды, өйде, төяде, бушатты. Утын кисте, сыер сауды, бозауларның астын алды, бакча казыды, кәтмәнләде, утады...
Исеменә күпләр гаҗәпләнә егетнең. Атасы үзе белән бергә хезмәт иткән егетнең, исемен куштырган аңа. "Бик башлы егет иде. Минем улым да башлы булсын, зур кеше булсын дип, Ролан исемен кушам", — дип сөйләгән, диләр, улы тугач.
Ролан бик акыллы, тыныч, басынкы малай булып үсте. Унөч яшендә классташы Зилә кимсеткәч, авыл тормышыннан күңеле сүрелде.
— Синнән гел абзар исе килә, читкәрәк кит әле, Ролан... – диде, мыек чиртә башлаган үсмергә язгы өмә көнендә тезелешеп басып шаярышып ял иткәндә.
Бу сүзләрне шул елны гына Роланнар мәктәбенә укытырга килгән физика, математика, информатика укытучысы Билал Ялалович та ишетте. Әллә тырыш егетнең төгәл фәннәргә омтылышын сизде, шул укытучы Ролан белән аерым шөгыльләнә башлады. "Мин синнән кеше ясыйм, син тырыш кына", — диде ул егеткә. Ролан чыннан да математика, физика фәннәрен бик ярата иде, укытучысының сүзе аңа канатлар куеп җибәрде. Өстәмә рәвештә шөгыльләнүләр үз җимешләрен бирде. Егет төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда беренчелекне алып, мәктәпне бик яхшы билгеләргә тәмамлады.
— Укы, балам, укы, зур кеше бул. Үсеп, кеше булгач, мине дә үзеңнең, янга алырсың, — дип әйтә торган иде Мансур.
Укырга да зур җиргә керде Ролан. Мәскәүнең, үзендәге вузга. Белгечлеге авыл җирендә эшли торган түгел. Сөенде Мансур. Елына бер, ике генә авылга кайткан баласына акчаны йөзәр мең сумлап биреп барды. Тырышты инде, минем кебек тирес корты булмасын дип тырышты. "Бәхетле бул, балам! Рәхәттә яшәргә язсын", — дип әйтә килде. Югары уку йортында да яхшы укыды Ролан. Укуын тәмамлагач, шәһәрдә эшкә калды. Мансур улының нинди җирдә, кем булып эшләвен сорашмады да, сораса да, төшенә алмады. Үзе эшләгән МТЗ тракторын колхоз җитәкчелеге пенсиягә чыкканда бүләк итеп биргәч, тагын бер сөенде. Язларын күрше авылларга чыгып та бакча сөрде, җәйләрен печән чапты, кесәсен калынайтты. Тамагы җылы аш, өс-башы тәрбия күрмәгән ир, күбрәк кешедә тукланып хушланды. Баласыннан яхшы хәбәр килсә, тамагы ач икәнлеген дә "онытып" түшәгенә ауды.
Ә күрше малае Ирек агрономга укып, авылга кайтты, өйләнеп җибәрде, өй яңартты. Бер-бер артлы әти-әнисен җирләргә туры килде үзенә. Күрше абзыйсын да онытмады. Классташының атасын үз атасы кебек якын күрде. Хатыны Ләйлә дә акыллы, шәфкатьле булып чыкты. Пешкән җылы ашыннан Мансурга да өлеш чыгара, өс-башын юа, мунчага чакыралар. Ә Ролан... укуын бетергәч, сирәк, бик сирәк кайтты авылга. Атасы улына акчаны картага гына күчереп барды. Монысына Ирек ярдәм итә иде.
Мансурның картлыгы чире белән килде. Дөрес, җитмеш яшенә кадәр сыер малыннан аерылмады. Тик менә соңгы вакытта кинәт хәле бетә, сусый башлады. Йөрәгеннән зарланды. Ирек белән Ләйлә аны дәваханәгә алып барып, табибка күрсәтеп карадылар. Анда Мансурның бик күп чирләре ачыкланды. Дарулар яздылар, тәрбия кирәклеге хакында әйттеләр. Аларны ялгызы яшәгән ир еш кына вакытында эчәргә оныткалады. Улына шалтыратып, хәлен сөйләгәч, анысы артык
🌸🌸 🌸
Сезне минем каналга кушылырга чакырам!😍
Дусларыгыз һәм туганнарыгыз белән уртаклашыгыз🤗
Сылтама буенча каналга кушылыгыз:
👇
https://max.ru/channel_otkrytki_asraz
Язилә АБДРӘХИМОВА
2. (Ахыры.)
Кодрәт кухняда ут булмавына, хатынының каршы алмавына, ашарга пешмәвенә бик гаҗәпләнде. «Мине уятма» дигән язуны укыгач, иңбашларын сикертеп куйды. Аяк очларына гына басып, йокы бүлмәсенә узды: Хәдичәсе җәелеп-таралып йоклап ята. Ир залдагы диванга «кунаклады». Икенче көнне тагын язуга тап булды: «Мин – театрда, соң кайтам». Язулар көн үткән саен арта бит! «Мине көтеп торма, үзең генә аша». «Мин соңрак кайтам». Хатынын күреп сөйләшер өчен, Кодрәт төшке ашка кайта башлады. Хәләле белән берни дә булмагандай, гөрләшеп, сөйләшеп утыралар. Хәдичәсенә сиздерми генә карап-карап алгалый: яшәреп киткәндәйме соң? Битендәге җыерчыклары да кимегән түгелме? Миңа ачу итеп, хатын да сөяркә таптымы икән әллә, дип уйлап куюга, йөрәге күкрәк сөякләрен бәреп-сындырып чыгарлык булып дөп-дөп тибәргә тотынды.
Соңгы очрашу
Көннәрдән бер көнне Кодрәт эшкә бармады: хатынын күзәтергә булды, хәйлә корды – авырый, янәсе... Көзге каршына утырып, Хәдичәсе бизәнә-төзәтенә башлады. Менә сиңа мә! Гомер булмаган хәл! Аннан ире янына килде дә:
– Кодрәт, киттем, мине көтеп торучы бар, – диде.
Ир авызын ачып сорарга да өлгермәде – хатыннан җилләр исте. Ул да тиз генә киенде һәм Хәдичә артыннан чыгып йөгерде. Хатыны каршына әкрен генә атлап килүче берәүне кочаклап ике битеннән үбеп алды. Урам буйлап әкрен генә атлап китте болар. Култыклашып... Хәдичәдән дүрт-биш сантиметрга гына озынрак ирне күреп, Кодрәтнең эчендә бүреләр улый башлады.
– Сөяркәләр артыннан чабып, балачактан ук яраткан хатынымны ятларга калдырдым микәнни! – дип үзалдына сөйләнеп, Кодрәт урамның теге ягына чыгып җитүен сизми дә калды.
Йөгерә-чаба урам буйлап шактый ара баргач, бу якка атылып чыкты. Менә, менә хәзер каршыларына килеп баса да башта хатынына сугып җибәрә, аннары теге «хайван»га бер-икене «соса». Куллар йодрыкланган, аяклар машиналарны узып атлый, йөрәк бугазга менеп тибә...
Иренең изүләрен ачып, борын тишекләрен киңәйтеп, чабышка чыккан ат сыман пошкыра-пошкыра, җәлт-җәлт атлап килүен күреп, Хәдичә белән теге ир-ат туктап калдылар. Кодрәт, мышный-мышный, болар каршына килеп басты. Йа Аллаһым, теге ир дигәне авылдашы Сафуан хатыны икән бит! Вәт сиңа могҗиза! Йомарланган йодрыклар җәелде, йөзендә гаепле кеше елмаюы чагылды. Хәдичәнең: «Ни булды?» – дигән соравына:
– Син чыгып киткәч, йокымсыраганмын, куркыныч төш күреп уянып киттем. Шул күргән шомлы хәлләрдән арыныйм дип урамга йөрергә чыгуым иде, – дигән булды.
Хәдичә, башын иеп, иренә белгертми генә елмайды.
Газимәне, икесе ике яктан култыклап, фатирына кайтарып куйдылар: ул бик хәлсезләнгән иде.
Хәдичә иренә Газимә белән очраклы гына очрашудан соң кичергән, ишеткән хәлләрне тәфсилләп сөйләде.
– Йөрәге авыртуы турында ишеткәч, үләм дип йөргән кешегә Газимә яңа сулыш өреп, рухын күтәреп, һәр туган көнгә сөенеп яшәргә өйрәтте. «Югалган акча табыла, югалган вакыт табылмый» диләр. Без дә шактый вакытыбызны әрәмгә уздырдык: син сөяркәләр кочагында иркәләндең, мин үләргә җыендым. Газимәгә мең-мең рәхмәт яусын: мине яктылыкка чыгарды, – диде Хәдичә.
Ике ай Газимә урын өстендә ятты. Кызы, килене, Хәдичә янында кизү тордылар. Бакыйлыкка күчкәч, зурлап, барлык йола-гадәтләрне җиренә җиткереп, ире Сафуан янына – Казаннан ерак булмаган татар зиратына күмделәр.
Ә «Үләм» дип йөргән Хәдичәбезнең, 86 яшендә вафат булган Кодрәтен каен төбенә ипләп кенә урнаштырып, намаз карчыгы булып, барысына да дога кылып, 92не тутырып ятышы.
ТӘМАМ.
– Матурлык салонына матурлык өстәп бармыйм: аркам-җилкәм бик сызлый, хезмәттәшләрем чиратлашып, җайлап кына массаж ясыйлар; минем күңелем булсын диптер инде, битемне дә «сыпырып» куялар. Матурайталар, янәсе... Мең-мең рәхмәт, алар белән аралашып кайткач, күңел үсеп китә, һаваларда, канат кагып, җилпенеп очардай булам. Сафуан үлгәч, бик еладым: караңгы базда калгандай булдым, сүндем-сүрелдем, тирә-ягымны әйтерсең куе томан каплады. Тора-бара караңгылык арасыннан сүрән генә яктылык күренде. Һәр сәгатеңә, көнеңә, кул-аякларың хәрәкәтләнүенә, җир йөзендә булуыңа куанып яшәргә кирәклеген аңладым. Кара уйлардан арыну өчен, кешеләр арасында булырга тырышам. Үлем турында уйламыйм. Беребез дә мәңгелек түгел. Ярар, күңелсез хәлләр турында күп сөйләштек, җитеп торсын. Иртәгә без синең белән театрга барабыз. Билетлар алынган.
Хәдичә, арып-талып, фатирына кайтып керде дә кухня өстәлендә иренә язу калдырып, тирән йокыга талды.
(Ахыры бар.)
– Мин ике көн эшлим, ике көн ял итәм, – диде Хәдичә. – Иртәгә өйдә булам.
– Алайса, бүгенге кебек йөрергә чык. Очрашырбыз... Сиңа сөйлисе сүзләрем калды әле...
Икенче очрашу
Язгы җил, үзенә кояш нурларын ияртеп, урамда йөргән кешеләрнең битләреннән, иңнәреннән сыйпады, иркәләде, йөзләренә – алсу-кызыл төс, иреннәренә елмаю иңдерде. Газимә белән Хәдичә, өч тукталыш арасын үткәч, бер-берсенең кыяфәтенә карап кычкырып көлеп җибәрделәр: битләр менә-менә өзелеп төшәм дип торган кып-кызыл алма кебек!
– Безгә кереп чәй эчеп алыйк. Сөйләшеп тә утырырбыз, – диде Газимә, еш-еш тын алып. – Мин ә-әнә теге биш катлы йортта яшим.
Җәяү йөрү аларга ару-талулар белән бергә күңел көрлеген-күтәренкелеген, тормыш гамен, яшәү ямен тоюны да өстәгән иде.
...Өнме соң бу, әллә төшме?! Өс-башын алыштырырга җыенган Газимә башыннан нидер алып ташлагандай булды. Әстәгъфируллаһи! Башы тап-такыр! Бер генә чәч бөртеге дә юк! Йа Раббым, нинди хәл бу?! Ә Газимә башына яулык бәйләде дә, көлә-көлә, кунагын диванга утыртты.
– Гаҗәпләндеңме? Куркып та киттең бугай... Әйдә, чәй эчә-эчә ял итеп, сөйләшеп утырыйк әле...
– Кичә очраклы гына очрашуыбызга мин бик шатландым, – дип сүзен башлады хуҗабикә, өстәлгә тәм-томнар тезә-тезә. – Чит-ят җирдә авылдашыңны очрату – бәхет икән ул. Күңелеңдә сыкрап-елап яткан, иркенлеккә чыгарга теләгән сер-хисләреңне сөйләрдәй кешең табылуы сөендерә. Сагыш-хәсрәтләремне сөйләргә яратмасам да, бүген «чишелеп-таралып» китәрмен, ахры... Беләсең инде, Сафуан гомере буе авылда электрик булып эшләде. Колхоз таралды, эш бетте, ә көн саен ашарга-эчәргә, ватылган-җимерелгәнне төзәтергә кирәк. Мин – чәчтараш, аена ике-өч кеше килсә килә, килмәсә юк. Авыл бит... Почта йортына идән юучы булып урнаштым. Берничә ай эшләгәч, почта башлыгы хезмәт хакымның яртыга гына калуын һәм... бу эшне үзе башкарачагын әйтте. Киңәштек тә шәһәргә күчәргә булдык. Йорт-җирне, өйдәге җиһазларны саттык. Казанда менә шушы ике бүлмәле фатирны алдык, әҗәткә баттык. Сафуан эшкә урнашты. Мин кичә синең белән кергән салонда чәчтараш булып эшли башладым. Тормышыбыз көйләнеп, бер эзгә салынып, тигез юлдан бара башлаган сыман иде... Сафуан электр баганасы башына менгәч, черек багана белән бергә ауган. Хастаханәдә өч көн аңына килә алмыйча, безне калдырып китеп барды җанкисәгем... Мин ялгыз... Көтәр газиз кешем юк... «Юк» дип әйтү бик үк дөрес булмас... Кызым белән улым бар, икесе дә гаиләле, аларның үз тормышлары, үз көннәре... Рәхмәт яусын, киләләр, хәлемне беләләр. Күңелсез, хәсрәтле үткәннәрем турында сөйләп, сине хафага салдым бугай... Кая әле, суынган чәеңне түгеп, кайнарын ясыйк. Ризыкларны аша инде, авызыңа бер тәгам капмыйча утырасың бит, бәгырем... Әйтә башлагач, әйтеп бетерим инде. Бала вакытта күргәннәр, үги әтинең кылга сыймас кыланышлары, әнинең кырын караулары, ирең белән бер дәрәҗәдә тормыш дилбегәсен көчәнеп тартулар, ялгызлык – болар эзсез узмаганнар, сәламәтлегемә әйбәт тамга-мөһер суктылар. Хәлсезләнәм, ятам, эшкә көчкә генә барып кайтам. Хастаханәләр юлын таптый торгач, яман чир таптылар. Үпкәдә... Эштән киттем. «Инвалид» дигән яңа исем белән яшәп ятам. Химия терапиясе алдым. Чәчләр юклыгы – шуның нәтиҗәсе. Парик киеп йөрим. Менә, бәгырем, минем хәлләр шулай...
– Минем шунда килеш иде, әйдә, – дип, авылдашын җитәкләп алып кереп китте.
Хәдичә «Салон красоты» дигән язуны күреп калды. Салонда Газимә, «дилбегә»не үз кулына алып, Хәдичәне кәнәфигә утыртты да янында басып торган кызга ниләр эшләргә кирәклеген аңлатты. Хәдичә ул әйткән сүзләрнең күбесен аңламады да: һәр һөнәрнең үз сүзләре-терминнары бар шул, ә аның матурлык артыннан куганы булмады, Ходай биргәненә риза иде. Хәзер... хәзер авыру, үләргә торган кешегә матурлык, бизәнү шайтаныма кирәкме? Шулай да ул Газимә әмеренә буйсынды. Салондагы чибәр кыз аның чәчләрен тарады, таратты, үргәндәй-сүткәндәй итте, битләрен сыйпады, йомшак кына чәбәкләде. Хәдичә, күзләрен йомып, наз, иркәләнү, ләззәт дулкыннарында йокымсырады, йөзде. Карашы көзгегә төште: йөзе нур чәчеп торган ханым белән күзләре очрашты. Әстәгъфируллаһи! Үзе түгелме соң бу?
– Киттек, – дигәнне ишетеп, ул сикереп торды.
Газимә аны, җитәкләп, салоннан алып чыкты да тагын каядыр алып керде. Исенә-хушына караганда, кафе булырга тиеш. Әйе, кафе икән. Түрдәрәк буш өстәл күреп, ханымнар шунда юнәлде.
– Йә, сөйлә, ник болай боектың? Нинди хәсрәтең бар?
Ике ел буе берәүгә дә сөйләнмәгән сере чишмә улагына куелган чиләктән ташыган су сыман ага башлады.
– Мин авырыйм, Газимә җаныем. Бүген, иртәгә үләм дип кенә йөрим. Тирә-юнемдәге бер генә әйбер дә күземә күренми. Иремнең сөяркәсе бар, кайбер төннәрдә кунарга да кайтмый – аңа да исем китми. Дөньяда гамем юк. Кайсы вакытта кайтса да, көтеп алам. Көтәр кешемнең булуы гына мине яшәтә бугай... Авыруым турында әйтеп, иремне борчыйсым килми. Бик яратам мин аны... Беренче һәм соңгы мәхәббәтем ул минем... «Дөнья – куласа, гел басмаса да, бер баса», – диләрме әле картлар?... Мине авыру басты...
– Нинди авыру соң синдә?
– ИБС...
Хәдичәнең җавабын ишеткәч, Газимә, башкалар ишетмәсен дигәндәй, авызын уң кулы белән каплап, иңбашларын селкетә-селкетә, авылдашына карап көлде дә, җитди итеп:
– Мине тыңла хәзер, – дип, сүзен башлады. – Без – авылдашлар, бер-беребезнең тормышын әзме-күпме беләбез. Соңгы елларда гына аралашу бетте. Әти безне ташлап китте. «Атасыз баланың таянган тавы булмас» диләр. Әйе, таяныр терәк калмады. Әни икенче иргә кияүгә чыкты. Миңа 12 яшь: озын муен, такта кебек буй-сын, кигән күлмәгем себерке сабына элеп куйган чүпрәкмени, тегеннән-моннан тырпаеп чыгып торган чәчләр – кыскасы, кешеләрнең төшләренә кереп куркытырлык, сөйкемсез-шыксыз кыз... Сигезенче-тугызынчы классларда укыганда, түгәрәкләнеп, җыйнакланып киттем. Миңа егетләр күз төшергәли, озаткалый башладылар. Булачак ирем Сафуан да. Үги әти дә... Җәйге көннәрнең берсе. Әни фермага кичке савымга китте. Җырлый-мырлый өйдә ниләрдер эшләп йөрим. Үги әти дә өйдә, телевизор каршында утыра, башын бора-бора мине күзәтүен сизәм. Тәрәзә төбендәге гөлләрнең саргайган, шиңгән яфракларын җыеп алыйм дип яныннан үтеп барганда, мине тотып алды бу. Кысып кочаклады. Ычкынырга тырышам. Булмый. Сугышабыз. Күлмәгемнең итәге, күкрәк турысы ертылды. Кулларыннан ычкынып булмый, бик көчле. Башым моның иңбашы турысында. Ничек башыма килгәндер, бөтен көчемә умырып-умырып тешләргә ябыштым. Хәтта авызымда кан тәмен тойдым. Ычкындым. Кая барырга? Ишеккә таба барсам, тотып алачак: ишек турысына баскан. Йөгереп барып, тәрәзәгә типтем, рамы-ние белән коелып-ватылып төште – чыгып качтым. Күрше Сабира апайларга кереп егылдым, аңымны җуйганмын. Шәфкать туташы уколлар кадагач, күземне ачтым. Шушы хәлдән соң мин курка торганга әйләндем. Бигрәк тә ир затларыннан... Әни булганда гына өйдә тордым. Калган вакытым Сабира апайларда үтә иде. «Ятим ярасының ямавы өстендә» диләр. Куркулы көннәрне җиңә-җиңә, урта мәктәпне тәмамладым. Казанда чәчтарашлар-парикмахерлар әзерли торган курсларда укырга теләгем бар иде. Белешмәләр җыя башладым. Табибә апаң «ИБС» дип язылган белешмә тоттырмасынмы? 17 яшемнән ИБС белән «яшим». Хәзер безгә 54ме? Исәпләп
Язилә АБДРӘХИМОВА
1.
«Дөнья – куласа, гел басмаса да, бер баса» диләр. Шулай, ахры... Гомер иткән ирең сине күрми-белми, синең белән исәпләшми башласа, башыңа авыру төшсә, хәлләр хөртиләнә икән шул...
Хәдичә төнге сәгать икегә кадәр ирен – Кодрәтен көтте. Ниһаять, ишек тишегендә ачкычның чылтыр-мылтыр килгән тавышы ишетелде. Ир дигән кеше әкрен генә керде, чишенде. Кухняда ут яна – димәк, хатыны аны көтә.
– Кайттыңмы? Песи адымнары белән генә атлап кермә, курыкмыйча кер. Үз фатирың бит... Әйдә, ашап ал...
– Төнге икедә нинди ашау инде ул! – ачу белән җавап кайтарган ир йокы бүлмәсенә кереп китте.
Хатынының көннең, төннең кайсы вакыты булуына карамастан һәрвакыт йокламыйча көтеп алуы Кодрәтне чыгырдан чыгара. «Мин соң кайтам, көтеп утырма, йокла», – дисә дә, Хәдичә көтә. «Көтәр кешең булса, көтәсең инде», – ди. Кодрәт аның үзгәрүенә шакката. Элек башкачарак каршы ала, сораулары да бүтәнрәк иде. «Кайда йөрдең? Сөяркә таптың, ахры? Чибәрме? Аны бик яратасыңмы? Кайда эшли?» кебек сораулар белән аптыратып бетерә иде. Ә хәзер, Кодрәт үзе әйтмешли, «прәме аптыраш».
Хәдичә йөрәгенең кайсы якта икәнен белми яшәде. Соңгы вакытларда үлек җыйган сызлавык кебек сулкылдавы, ара-тирә чәнчеп-чәнчеп алулары, еш-еш тибүләре эчен пошыра башлады. Хатын хастаханәгә юл тотты. Кан анализы ясадылар, кан басымын үлчәделәр, йөрәген тыңладылар, яздырып та алдылар – кыскасы, төрле яклап тикшерделәр, тикшерделәр дә кенәгәгә «ИБС» дип яздылар. Моңа кадәр бер генә мәртәбә дә авырып карамаган ханым куркуга төште. Исеме дә хәтәр, нинди авыру икән? Табибәдән сорашты:
– ИБС – русча әйтсәк, ишемическая болезнь сердца. Гади итеп аңлатсак, йөрәк тамырлары тарая, тозлар утыра, төерләр барлыкка килә. Йөрәкне тукландырырга, дәваларга кирәк. Дәваланмасаң, инфаркт булырга мөмкин.
Хәдичәнең башында бер уй баш калкытты һәм һич тынгылык бирмәде: инфаркт була да үлә икән. Үзенчә нәтиҗә ясады: иремә кирәкмәгән сораулар бирмәскә, аны тәрбияләргә; соң кайтса да, дәшмәскә, сабыр гына көтеп утырырга, мин үлгәч, сагынып искә алсын. Хатынның дөньяда гаме калмады: бүген үләм, иртәгә үләм, дип яши башлады; җыйнаксызланды, йөзен-битен җыерчык басты, ә авыруы турында беркемгә дә әйтмәде, яшерде, эчтән генә янды-көйде. Хатынындагы үзгәрешләрне сизеп-күреп, Кодрәт сөйләшергә-аңлашырга теләде – файдасыз. Үзе янында эшләүче бер ханым белән күбрәк аралаша, кичләрен, тора-бара төннәрен дә аның белән үткәрә башлады. Ә Хәдичәнең бу хәлгә һич тә исе китмәде кебек: көтәр кешем бар, дип, көтте дә көтте. Ир дә үзенчә нәтиҗә ясады: 30 елдан артык бергә яшәгән хәләлең синең кайда нишләп йөрүең белән кызыксынмагач, елмаеп-балкып каршы алмагач, хәл-әхвәлеңне сорашмагач, рәхәтләнеп сөйләшмәгәч, барлык ихтирам-хөрмәт дигәне ашау-эчү әзерләүгә кайтып калгач, нишләргә инде?!
...Яз. Табигатьнең күзгә күренеп уянуы, үзгәрүе күңелне дәртләндерә, ашкындыра. Төннәрен салкын булса да, көндез кояш нурларының җылысын тоясың. Хәдичә, киеме аша үткән кояш җылысына изрәп-иркәләнеп, урам буйлап әкрен генә атлый. Кая бара – үзе дә белми. Кичә кич Кодрәте аны бик хурландырды.
– Көзгегә караганың бармы? Нинди кыяфәттә син? Җитмеш-сиксән яшьлек карчыкка әйләндең бит инде! Мескен син!
Үләсе кешегә көзгегә карау нигә кирәк?! Көзгедән кыяфәтен карамаган дип, җир кабул итмәсмени аны? Шундый уйлар белән атлады да атлады...
Беренче очрашу
– Нихәл, авылдаш? – дип, кемнеңдер дәшүенә, кочаклап алуына Хәдичә сискәнеп-чәчрәп китте. И-и-и, карасана, классташы Газимә икән ләбаса! Укыган чаклардагы кебек, йөзе кояштай балкып тора, иреннәрендә – елмаю. Казанда нишләп йөреше икән моның? Авылда яшиләр иде бит. Сораулы-гаҗәпләнүле күзләре белән, ул Газимәгә төбәлде. Газимә урамны тутырып-яңгыратып көлеп җибәрде: – Ник бу кадәр гаҗәпләндең? Авыл хатыны нишләп йөри дисеңме? Мин дә шәһәр кешесе хәзер. Биш ел элек Казанга килеп төпләндек. Кара әле, Хәдичә җаным, бик боек син, берәр хәсрәтең бармы әллә?
Loading…
Loading…
Loading…
Loading…
Loading…
Loading…
Loading…
Loading…