Бүген Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының 60 еллык юбилеена багышланган тантаналы кичә узды. Бу зур вакыйгада Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Ильсур Гәрәй уоы Хадиуллин, республикабызның рәсми вәкилләре, шулай ук башка бик күп абруйлы кунаклар катнашты.
Техникум үз тарихын 1966 елда, ТАССР Министрлар Шурасы карары белән зоотехниклар әзерләүче уку йорты буларак башлап җибәргән . Бүгенге көндә ул республика авыл хуҗалыгы өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләүче мөһим ресурс үзәгенә әверелде. Техникумда ветеринария, авыл хуҗалыгын механикалаштыру, бухгалтер исәбе һәм пешекче-кондитер кебек кирәкле һөнәрләр буенча белем бирелә .
Юбилей кичәсендә кунаклар уку йортының матди-техник базасы белән таныштылар, укыту процессында ирешелгән уңышларны югары бәяләделәр. Тантана барышында техникумның күпьеллык тарихында зур өлеш керткән ветеран-укытучыларга һәм хезмәткәрләргә рәхмәт сүзләре әйтелде, ә иң яхшы студентлар һәм педагоглар ведомство бүләкләре һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелделәр.
Район башлыгы буларак, мин чын күңелдән техникум коллективын бу истәлекле юбилей белән котлыйм. Сезнең хезмәтегез — туган ягыбызның авыл хуҗалыгы үсешенә керткән зур өлеш. Алдагы көннәрдә дә уку йортыбызның ныклы традицияләрен дәвам итеп, яңа буыннар тәрбияләвен телим.