New We are sorting MAX channels into categories and territories. Read the news

Эльмира Хамматова: Туры эфир ярты чәчне агарта


Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор, сәхнә теле укытучысы, данлыклы телевидение дикторы Эльмира Хамматова бүген дә тынгысыз, көр күңелле, матур, ягымлы тавышлы ханым.
–Кызыгыз Айсылу шактый ерак яши, аның белән күбрәк телефон аша аралашасызмы?
–Әйе, хәзер заманча технологияләр заманы бит. Ерак араларны да якынайтырга мөмкинлек бирә. Кызым гел: “Әни, прогресстан артта калма”, дип тукып тора. Үзе IT белгеч. Оныкларым да зур инде. Алисә аниматор- рәссам, Даяна –микробиолог.
–Күпләр сезне “Бер күрешү - үзе бер гомер”, “Әйләнә сәхнә, әйләнә”, “Зәлидә”, “Җомга көн кич белән”һ.б. тапшырулар аша хәтерли. Туры эфирлар алып барганда нинди көтелмәгән хәлләр белән очрашканыгыз булды?
–Берсендә эфир вакытында лампа шартлады. Куркуымнан сүз дә әйтә алмадым, йөрәгемне генә тотып куйдым. Берсендә яңалыклар сөйләгәндә катлаулы сүзтезмәне әйтә алмый телем көрмәкләнде. Үч иткәндәй текстта берничә тапкыр кабатлана әле ул. Авырлы чагым. Йөрәгем сикерә башлады, тыным кысылды, тапшыруны иртәрәк тәмамларга туры килде. Нерв киеренкелегеннән хәлем китеп егылдым. Ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыртырга туры килде. Туры эфир ярты чәчне агарта ул.
– Кием- салымга таләпләр бар идеме?
– Бер- беребез белән ярыша- ярыша киенә идек. Кофтаның бер көнне алдын, икенче көнне артын әйләндереп киябез. Аны бусы, яулыклар белән бизибез. “Ильдан” театр мода студиясе нык ярдәм итә иде безгә. Берара телевидение алып баручылар өчен киемнәр тектерде. Алар әле дә шкафымда эленеп тора. Экранга чыкканда зәңгәр, ап-ак, кап-кара киемнәр кияргә кушмыйлар иде. Операторлар шакмаклы, түгәрәкләр төшерелгән блузкалар да рөхсәт итмәде.
– Эльмира ханым, 80 яшь тулуга карамастан матурлыгыгызны югалмыйсыз, сөбханалла. Моның сере нәрсәдә?
–Һәркем матурлыкны үзенчә аңлый. Көн саен физик күнегүләр ясыйм. Җәяү йөрергә тырышам. Элек чаңгыда чыга идем. Ит ашамыйм, чәйне шикәр белән эчмим. Борычлы, тозлы ризыкларны чикләдем. Балык, тавык итенә өстенлек бирәм.

Эльмира Хамматова көндәлегеннән:
Туры әйткән туганына ярамый. Хәзер тәнкыйтьне кабул итә белмиләр, мактаганны гына яраталар. Йә мактыйсың, йә бер сүз дәшмичә, үз эчеңдә калдырасың.

Көчле кешеләргә генә сынаулар бирелә.

Тормышта билгеләр бик күп, аларны күрә белергә кирәк. Бер бәхет ишеге ябылганда, икенчесе ачылганны күрми калма.
Views: 647
Open in MAX Report an inaccuracy

Report an inaccuracy

Describe what needs fixing. If you have a source, add a link.

You are leaving datool.ru

The link leads to an external website. datool.ru is not responsible for its content — check the address before entering passwords or payment details.

Redirecting in 10 s

Go