🌙Җомга иртәсендә Исәнбай шагыйрәсе Әлфирә апа Низамовадан шигъри күчтәнәч.
☕️Коймак – әнкәйнеке (архив)
🖍️Их ул җомга коймаклары,
Кайнар ипи, гөлчэсе. . .
Сагындырып искә төшә,
Әти- әни, барчасы. . .
Ялкынланып янган мичлэр. . .
Ә өйдә коймак исе! . . .
Алсуланган әни йөзе,
Безне уята үзе:
"Торыгыз, тор, кайнар килеш,
Коймаклап чәй эчегез!
Дилбегәдәй тезелеп,
Көтеп тора эшегез!
Шулай үстек барчабыз да,
Шөкер, эшләп үлмәдек.
Инде сагынып яшибез
Коймак, гөлчә көннәрен. . .
Юксынып гомер итәбез,
Әнкәйнең нурлы йөзен. . .
Әй лә инде, бик күп яздым!
"Хәерле җомга иртәсе! иде
Әйтәсе килгән сүзем!