New We are sorting MAX channels into categories and territories. Read the news

🎤“Талантлы якташлар” сәхифәсе


 
🖍️Менә бу игезәк кызлар – Гөлназ–Гөлчәчәк Хәмидуллиналар – Иж-Бубый авылында туып-үстеләр.
 
Бик кечкенә вакытларыннан ук район сәхнәләренең бизәге булдылар.
 
🎤Җырчы кызлар алар!
 
🖍️Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының музыка сәнгате факультетында бакалавр һәм магистратураны тәмамлаганнар.
 
🖍️Хәзер Казанда балалар иҗат үзәгендә, өстәмә белем бирү өлкәсендә вокал укытучысы булып эшлиләр.
 
🖍️"Гөлләр" вокаль дуэты буларак  иҗат итәләр. Бик күп фестиваль-конкурсларда катнашалар. Татар халык җырлары, классик әсәрләр, ретро, эстрада җырларын башкаралар.
 
🖍️Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова төркемендәге "Хәят" вокаль ансамбле составында күп чараларда чыгыш ясыйлар.
 
🧐Алар япон телен дә беләләр
 
🖍️Тагын бер үзенчәлекле яклары: "Duet HanaKo" исеме астында япон телендә Рәсәйкүләм азия фестивальләрендә җырлыйлар.
Views: 756
Open in MAX Report an inaccuracy

Report an inaccuracy

Describe what needs fixing. If you have a source, add a link.

You are leaving datool.ru

The link leads to an external website. datool.ru is not responsible for its content — check the address before entering passwords or payment details.

Redirecting in 10 s

Go