❓Әгерҗедәге ярминкәләрне яратасызмы, дуслар?
🖍️Бүген дә узды ярминкә.
Авыл халкы шәһәрнекеләрне сыйлый инде!
Ниләр генә тәкъдим итмиләр авыл уңганнары!
✅Бу юлы Тәбәрле, Кодаш, Шаршады, Кырынды, Тирсә, Үтәгән уңганнары килгән иде.
☘Үтәгәннән Миргалим-Галина Әминовларның сөт ризыкларын, Кырындыдан Фирая Солтанованың кош түшкәләрен, Тәбәрле, Кодаш, Шаршады җирлекләре тәкъдим иткән яшелчәләрне халык яратып алды.
🤝Тирсәдән Хавиз абый белән Венера апа, җәмәгате белән Лениза Мөхитова һәр ярминкәдә катнашалар. Җәй буе урман нигъмәтләрен җыеп эшкәртәләр, бакчаларында яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Үзләреннән артканын рәхәтләнеп саталар.
💯Тырышсаң, акча эшләргә була дип әйтүем.