Банкада саклыйк
Яхшы саклансын өчен, сарымсакны казыганнан соң яхшылап киптерергә кирәк. Тамыр ягын 5-7 секунд кына утта тотып алганда, ул яхшырак саклана, черүгә бирешми.
Сарымсакны 3 литрлы банкаларга тутырып куярга була. Капкачын япмагыз, банкада ул череми, кипми, киләсе уңышка кадәр торачак.
Сентябрьдә бакча эшләре
Бакчаларда түтәлләр бушап бара. Сентябрьдә эш җитәрлек. Җәй буе бил бөгеп үстергән уңышны җыясы, сакларга саласы, бакчаны кышка әзерлисе бар.
✔ Җиләк-җимеш агачларының кәүсәләренә куелган ябышкак тозакларны яңага алыштырыгыз. Бу вакытта корткычлар кәүсә буйлап яфрак эзләп, өскә үрмәли башлый.
✔ Сентябрьнең беренче яртысында ачык грунттагы кыяр, помидор, кабак, ташкабак җыюны төгәллиләр.
✔ Теплицадагы уңыш җыелганнан соң, өске 5 см калынлыктагы туфракны кырып алырга (анда чир чыгара торган гөмбәчекләр һәм корткычлар кышлый) һәм ул туфракны минераль ашлама белән катнаштырып, компостка салырга кирәк.
✔ Сентябрь азагында күпьеллык чәчәкләрнең (чалма чәчәк, астильба, ирис) яфракларын чабарга.
✔ Кура җиләге бакчага җәелмәсен өчен, тирәсенә 50 см тирәнлектә канау казырга, анда шифер, калай яки рубероид кисәкләре салырга. Аннан канауны күмәргә кирәк.
✔ Тамыразыклардан иң беренче кызыл чөгендерне казыйлар. Ул 0 °С-тан түбән температурага түзми.
✔ Бакчадагы барлык үсемлек калдыкларын җыярга һәм яндырырга.
✔ Соң чәчәк ата торган чәчәкләр (мәсәлән, хризантема) беренче кыраулардан ук үлмәсен өчен төнгә кәгазь “башлык’ капларга мөмкин.
✔ Сентябрь — җиләк-җимеш үсентеләрен күченергә яхшы вакыт. Язын утырту өчен аларны чокырга күмеп калдырырга да мөмкин.
✔ Гладиолус, дәлия, бегониянең суганча һәм бәрәңгеләрен казырга.
✔ Петрушка, базилик, сельдерей-ны казып алып, чүлмәккә утыртырга мөмкин. Алар кышка кадәр тәрәзә төбендә үсә ала.
Диван чистартабыз
Йомшак җиһазларны чистарта башлаганчы, иң элек аларның тукымасын белергә кирәк. Чөнки һәркайсының үз таләпләре.
Ясалма күн химия һәм каты щетканы яратмый. Аны сабынлы суга манылган юеш чүпрәк белән сөртеп алу да җитә. Тапларны бер үк күләмдәге нашатырь спирты һәм глицерин катнашмасы белән бетерергә була.
Күн, велюрны юеш чүпрәк белән сөртәләр, тапларын спиртка манылган салфетка белән ышкыйлар.
Замш һәм нубукны юешләргә ярамый. Аларны коры ысул, әйтик, махсус күбек белән чистарталар.
Флок спирт тидергәнне яратмый.
Винил тукыманы чистарту өчен теләсә нинди юу чарасын кулланырга була.
Гобелен тукымага су тидерергә ярамый. Аны коры ысул белән генә чистарталар.
Ак җиһазларны чистарту өчен төсле губка кулланмагыз. Химик юу чаралары тәэсирендә аларның төсе уңып, җиһазны пычратырга мөмкин.
Киңәшләр
✔ Киемнәр сузылмасын, төймәләре өзелмәсен дисәгез, кер юу машинасына төймәләп салыгыз.
✔ Карт тавыкны тизрәк пешерү өчен, 20 минут кайнатканнан соң, 5 минутка салкын суга тыгып алырга кирәк. Аннан шулпага салып пешереп бетерергә.
✔ Кәтлитне беренче минутларда көчле утта кыздырырга кирәк. Кызган элпә итнең согын эчтә калдыра, агып чыкмый, шуңа кәтлит сусыл була.
Физалисны нишләтәләр?
Физалис — помидорның туганы. Аның җимешләре фонарьлар кебек, тышча эченә яшеренгән. Атамасы да шуннан алынган, физалис — грекчадан “куык” дигәнне аңлата. Аның декоратив төрләре дә бар, аларын ашарга ярамый. Мондыеның фонарьлары кызгылт сары төстә, ут кебек янып тора. Аны кышкы букетлар ясаганда кулланалар.
Физалисның черри помидорына охшаган вак җимешләре С, В витамины, тимер, башка микроэлементларга бай. Ашарга ярый торган төрләренең дә сортлары күп. Ул яшелчә яки җиләкле була. Соңгысы баллырак, аннан кайнатма, джем әзерлиләр. Физалис-та пектин күп, шуңа шикәр комын башка җиләкләргә караганда азрак кушканда да, кайнатма куера. Әче тәме һәм ябышкак элпәсен бетерү өчен, әзерләр алдыннан кайнар суда пешекләгез.
1 нче ысул. 4 стакан җимешне ит-тарткычтан чыгарырга. 4 стакан шикәр комы кушарга. Сүрән утта 15 минут кайнатырга. Куерак булса, азрак су өстәргә ярый.
2 нче ысул. 1 кг физалис, 1,2 кг шикәр комы, 0,5 л су.
Физалисны тышчасыннан чистартырга һәм тешчистарткыч белән тишкәләргә.
0,5 кг шикәр комын 1 стакан кайнар суга салып, ширбәт ясарга. Җимешләрне шунда салырга. Суынгач, тагын 0,5 кг шикәр комы өстәргә һәм 5 минут кайнатырга. 6 сәгатьтән 200 г шикәр комы, 1 стакан су өстәп, әзер булганчы сүрән утта кайнатырга.
Торба тыгылса
3 стакан чәй содасына 1,5 стакан исәбеннән тоз кушарга. Бу катнашманы торбага салырга. Өстенә җылы аш серкәсе агызырга. Ул чыжылдап “кайный” башлый. Аннан кайнар су белән юдыртырга кирәк. Химик реакция торбаны чистартырга тиеш.