New We are sorting MAX channels into categories and territories. Read the news

Бүген көн розалар белән сугышып узды. Алар синең исемеңне сорап, адаш…

Бүген көн розалар белән сугышып узды. Алар синең исемеңне сорап, адаш дип тормый, тырнавын белә. "Фламментанц"ның урыны тарайды, бер якта - "Джон Кэбот (соңгы фото), ул да зур инде, уртасында - древовидная гортензия. Кайсын күбрәк кырырга икән, дип уйлап тордым да, өчесенә дә секатор эләкте. Үрмәләп үсә торган розаларның 6-7 ботагын калдырам, нигездә 1-2 еллык ботаклар. Барлык карт, зәгыйфь ботакларын төптән үк кистем, җылы чакта аударып бәйләп куйдым. "Джон Кэбот" - канада розасы. Аны да каплыйм, даими минуска киткәч өсләренә 100 ле спанбонд ябачакмын. Былтыр капламадым канада розасын, ошатмады, юрган астында яхшырак йоклый.
"Ясминә" дә кышны каршы алырга әзер. Үрмәләп үсә торганнардан тагын "Аллоха"ны кисәсе калды. Ул клаймбер, ботаклары озын, калын, беседка янында, урын иркен бөгеп була аны.
Views: 1 914
Open in MAX Report an inaccuracy

Report an inaccuracy

Describe what needs fixing. If you have a source, add a link.

You are leaving datool.ru

The link leads to an external website. datool.ru is not responsible for its content — check the address before entering passwords or payment details.

Redirecting in 10 s

Go